Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ирен көнләштермәкче булган хатын-кызга Фирдүс Тямаев: «Сугышыгыз ирегез белән рәхәтләнеп»

news_top_970_100
Ирен көнләштермәкче булган хатын-кызга Фирдүс Тямаев: «Сугышыгыз ирегез белән рәхәтләнеп»
"Татар-информ" архивы

Фирдүс Тямаевның Уфа шәһәрендәге гастрольләре бик күңелле узганга охшап тора. Җырчы үз иҗатын яратучы хатын-кызлар игътибарында «коенган». Күптән түгел генә бар хатын-кызның җырчыны әвәли-әвәли үпкәне турында язган идек. Чираттагы тамашачысы да алдагысыннан ким түгел – бу юлы Фирдүсне кочакларга кушып йөдәткәннәр.

«Сез безгә адреналин бүләк иттегез! Минем өйдәге иремә дә адреналин алып кайтасым килә. Хәзер син мине яраткан кыяфәт чыгарасың, мин сиңа чәчәк бирәм, син мине кочаклыйсың. Бәлки, ирем, 60ка якынлашканда булса да, мине яратуын аңлар», – ди бу апа.

Куркып кына үзенә таба якынлашкан җырчыны бу ханым: «Куркып кочаклама инде, анаңның баш баласы», – дип җилтерәтеп тә алган.

«Гомер үтә инде пенсионерларны кочаклап», – дип шаярта Фирдүс һәм: «Сугышыгыз ирегез белән рәхәтләнеп», – дип озатып кала.

Әлеге видеоны «Татарлар дөньясында» телеграм-каналына куйганнар. «Уфа халкының Фирдүскә аерым мәхәббәт. Ашап кына карамыйлар инде! Фирдүсне хатыны өйгә кертерме икән?» – дип тә язганнар.

«Фирдүс үзе яхшы булганга, аны халык та ярата. Беркемгә дә бирми»;

«Кертә инде. Ник кертмәсен! Ул бит бөтен кеше алдында кочаклаша, качып-посып йөрми»;

«Гинекологларны да хатыннары өйгә кертә бит», – дигән җаваплар килгән әлеге сорауга.

«Тәрбиясез хатыннар, өч тиенлек чәчкә тотып чыккан булалар да, бөтен тамашачының вакытын алып торалар. Кеше, акча түләп, мондый тоссыз хатыннарны карарга килми бит»; «Алар өчен мин оялып утырам...» – дип, мондый артык үткен ханымнарны ачуланучылар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100