Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу хатын-кыз шулкадәр тыйнаксыз» – Сәхнәдә үбешкән Фирдүс Тямаевны тәнкыйтьлиләр

news_top_970_100
«Бу хатын-кыз шулкадәр тыйнаксыз» – Сәхнәдә үбешкән Фирдүс Тямаевны тәнкыйтьлиләр
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Татар эстрадасының иң дәртле җырчысы Фирдүс Тямаев социаль челтәрдә бик тә «мәхәббәтле» видеолар урнаштырган. Видеода бик тә дәртле бер ханым җырчыны сәхнәдә әвәли-әвәли үбә, мәхәббәт аңлата. Башка хатын-кызлар Тямаевның кочагында эри, «бу җиремнән, теге җиремнән кочакла» дия-дия, җырчы белән фотога төшә.

Бу видеолар астына Фирдүс Тямаев үзе: «Минем сүзем юк. Бу – просто полный п… Ничек йокларга инде хәзер», – дип тә язган.

Бу күренешләрне күреп, үз фикерләрен язып калдыручылар икегә бүленгән.

«Бер дә матур түгел. Сәхнәдә шулай кыланырга, җитмәсә, өйләнгән ир белән. Концертларда шундый кешеләр ачуны чыгара. Концерт карап, ял итәр өчен билет сатып аласың, нәтиҗәдә, шушы циркны карарга мәҗбүр буласың»;

«Җырчының хатынына Ходай сабырлык бирсен. Популяр артистның хатыны булу җиңел түгел»;

«Мондый хәлгә юл куймаска кирәк. Чик булырга тиеш. Ул бит үзен шулай үбәргә рөхсәт итә, сәбәп тә шул»;

«Энәдән дөя ясамагыз инде. «Минем концертка нормальный кеше йөрми. Тәмле коньяк исе килә», – диде бит. Шулай булгач, җавабы аңлашыла инде. Нишләсен, сәхнәдән бәреп төшерә алмый бит инде»;

«Болай кыланырга ярамый инде. Ул бит – өйләнгән, гаиләле кеше. Үбә алам дигәч тә инде»;

«Үләм, бу хатын-кыз шулкадәр тыйнаксыз. Ул кадәр иркенләп үптереп торма инде, Фирдүс»;

«Молодец, чын фанат»;

«Ирененнән үк үбә, ул ханым, бу видеоны карап, оялуыннан кызаргандыр дип өметләнәм», – дигән комментарийлар калдырганнар.

«Ашап бетерә язды», – дип комментарий калдыручыга икенчесе: «Мин дә ашап бетерер идем», – дип җавап биргән.

Комментарийлар (5)
Калган символлар:
  • 18 ноябрь 2023
    Исемсез
    Бик ямьсез теге хатынга да Фирдуска тоже Артыгвн кылана башлады Фирдуста Ниндидер чик булыргс тиеш Эллэ нинди заман кучтэнэчкэ хэтле сэхнэгэ мендереп бирэлэрБу минем фикеоем конечно
  • 18 ноябрь 2023
    Кунак
    Бик тотнаксыз хатын-кыз. Бер дә килешми. Бүгенге көндә яраткан татар җырчыларым юк. Ә рус артистларыннан Дмитрий Хворостовскийны яратам. Урыны җәннәттә булсын! Әле ярый ютубта язмалары күп. Менә ичмасам бөтен дөнья халкын авызына каратып тоткан җырчы! Бер артык сүз, артык хәрәкәт юк. Залга килеп чыгышы, үз-үзен тотышыннан интеллигентлылык, зыялык күренеп тора. Тышкы кыяфәте дә күз явын алырлык. Тик шулай да тамашачы сәхнәгә менеп болай кыланмый, ә мөкиббән китеп утыра. Димәк һәр җырчының үз фанаты. Җырламас идем шырдыйны, тыңлаучысы шыр тиле. Әлмәндәр карт әйткәнчә.
  • 18 ноябрь 2023
    Исемсез
    Бу эдэм бик куркыч хатын.Шул чаклы халык карышында булай кылангач.Купме семьяны бозгандыр.
  • 18 ноябрь 2023
    Исемсез
    Фирдус , узенне, семьянны хормэт итсэн, мондый тэрбиясезлеккэ юл куймас иден. Концерт барышына син узен хужа булу гына житми. Андый ,,кызлар,, ботен жирдэ дэ бар. Юл куймагыз юньсезлеккэ, бу бары тик узегезлэр тора. БИК ямьсез куренеш.
  • 15 ноябрь 2023
    Исемсез
    Бу тәртипсез хатын өчен бөтен хатын - кызларны яманлавы минемчә дөрес түгел....Тәрбиясе шул тиклем күрәсең.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100