Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаевка маршрут кәгазе бүләк иткәннәр

Җырчының Стәрлетамактагы концертына бер ханым махсус бланкта маршрут кәгазе ясап алып килгән.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаевка маршрут кәгазе бүләк иткәннәр
https://www.instagram.com/firdustyamaev_official/

Фирдүс Тямаевның апрель башында Башкортстанда узачак концертларының күчерелүе турында хәбәр иткән иде. Шуңа да карамастан, җырчы музыкаль программасын Стәрлетамакта куя алган — подвалны су басмаган, утны да сүндермәгәннәр. Ә маршрут кәгазен җырчыга тамашачылар бүләк иткән.

«Иртән торып, торт пешереп алып килдем», — дип башлый сүзен маршрут кәгазе тапшырырга сәхнәгә менгән ханым.

«И, җаным, белгән булсам, хатынны алып килми идем бит», — дип шаярта Фирдүс.

«Узган ел килеп булмады, карантин башланды. Февральдә шалтыраткан идем, „билет юк“ дип алдадылар. Аллаһка шөкер, бүген насыйп булды күрешергә. Алай да алдан кайгырттым, карантин башланыр яки су басар дип… Маршрут кәгазе алып килдем», — ди әлеге ханым. Ул маршрут кәгазенең эчтәлеген кычкырып укыгач, кулын кысып, Тямаевка тапшыра.

Видеодан Стәрлетамак халкының Тямаевны бик җылы кабул иткәнен күзәтәбез. Тамашачы сәхнәгә кочак-кочак чәчәк, тәм-том ташый. «Мин бүген үземне «Поле Чудес“тагы кебек хис итәм», — дип көлдерә Фирдүс халыкны.

«Иң мөһиме — Фирдүс башкорт халкының үзен яратуын аңлады», «Салават Уфага барып, бөтен проблемаларны чишеп, маршрут кәгазьләрен пыран-заран итеп кайтты бит», «Бик әйбәт булган, бу заманның проблемаларын шушылай итеп ерып чыксаң гына», — дип язган инстачылар да.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100