Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Уфага җыенган: «Хәзер проблеманы хәл итеп кайта»

Җырчының гастрольләр белән күрше республикага җыенуын инстачылар башкача аңлаган.

news_top_970_100
Салават Уфага җыенган: «Хәзер проблеманы хәл итеп кайта»
Рамил Гали

Салават Фәтхетдинов яңа тамаша белән Башкортстанга җыенган. «Ниһаять, ике ел көттергәннән соң аларга ашкынып-талпынып Салават үзе килә», — дип тәкъдим иткәннәр артистның концертын инстаграмда. Ә интернетта утыручылар Салаватның Уфа якларына баруын, Фирдүс Тямаевның Кыргыз Миякәдәге концерты өзелүгә бәйле гауга белән бәйләп, комментарийлар калдырганнар. Күбесе шаярту характерында язылган.

«Салават абый барып, проблеманы хәл итеп кайта», — дип язган берсе.

«Маршрут кәгазе бармы икән?», «Маршрут кәгазен оныта күрмәгез», — дигән кайберәүләре.

«Салават үзе маршрут кәгазен алыштыра! Көч!», «Иң мөһиме — электр утын сүндермәсеннәр», — дип тә язганнар.

Икенче инстачы Салаватка: «Подвалларын су баса күрмәсен, алдан белешеп барыгыз», — дип киңәш иткән. «Салаватка маршрут кәгазе дә булыр, ут та булыр. Булмый гына карасын концерт, абзый башсыз да, эшсез дә калыр», — дип җавап язганнар аңа.

«Беләсезме, Салават Зәкиевич татар һәм башкорт мәдәниятенең мэтры. Ике халыкның мәдәнияте чәчәк атсын өчен бик күп көч һәм хезмәт куйган кеше. Тамашачы яраткан артистын ничек бар — шулай кабул итә ул. Ә менә артистларга тамашачыдан үрнәк алырга өйрәнергә иде. Безнең җырчылар бөтен пычракны халыкка үзләре чыгара. Бу эш белән узган елдан бирле актив рәвештә шөгыльләнәләр. Хәзер Салават белән «Тикток“та бер видео йөри. Аны бит тамашачы түгел, бер-берсенә кунакка килгәч астан гына фото-видеога төшереп, интернет киңлекләренә шул ук артистлар чыгара», — дип социаль челтәрләрдә яшәүче җырчыларга шелтә белдерүче дә бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100