Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев:«Хәмдүнә апа киткәч, миңа акыл бирүче, тәнкыйтьләүче легендар кеше юк»

Җырчылар Хәмдүнә Тимергалиева белән бәйле истәлекләрне барлый.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев:«Хәмдүнә апа киткәч, миңа акыл бирүче, тәнкыйтьләүче легендар кеше юк»
Рамил Гали

Инстаграм социаль челтәрендә җырчылар Хәмдүнә апа белән төшкән фотоларын куя һәм аның белән бәйле истәлекләрне барлый. Фирдүс Тямаев «Шоубез» тапшыруы өчен Хәмдүнә ападан алган интервьюдан өзекнең видеосын куйган.

«Үзем чыгарган, репертуардан төшмәгән җырларым бар. Шуларны сорамыйча, рөхсәтсез сәхнәгә алып чыгып җырлыйлар. Җиренә җиткереп башкара алмыйлар. Җырчы булып сәхнәгә менгәнсең икән, синең үз репертуарың булырга тиеш. Кеше репертуары белән чыга икән, халык алдында беркайчан да үсә алмый», — дип сөйли Хәмдүнә апа.

«Хәмдүнә апа, җырчы сезнең репертуар белән чыкса, сезнең өчен горурлык түгелме ул?» — дип сорый Фирдүс Тямаев.

«Җиренә җиткереп җырласалар, горурланырлык булыр иде. Җырны бозалар. Сүзнең мәгънәсен аңламыйлар. Хатын-кыз авызыннан җырлана торган сүзләрне ир-атлар җырлый. Бернинди логика юк», — ди легендар җырчы.

Видео янына: «Хәмдүнә апа! Хәзер миңа киңәш бирүче, мине сүгүче, акыл бирүче, туры әйтүче, тәнкыйтьләүче легендар кешем юк. Һәр концертымда сезне искә төшереп, шаярып йөри идем. «Энем, синең энергияң көчле, халык өчен ат кебек ярсып торасың, сәхнәдә өстеңә таш атучылар күп булыр, бирешмә!» — диде Хәмдүнә апа, мине беренче тапкыр күргәч! Сагынабыз, юксынабыз! Синең «Җенле Хәдичәң», — дип язган ул.

Агуын чәчәргә әзер инстачылар беренчеләрдән булып комментарий калдырган:

«Башта мыскыл итеп сөйләдең „буш башак“ сүзен ишеткәч. Буш башак шул инде, ни көең, ни җырың юк. Хәмдүнә апа бик дөрес, турысын әйтте. Бөек артистларыбыз кими, бик кызганыч. Кычкырып йөреп, халык артисты исемен яулаучылар гына арта»;

«Арчада концертта: „Хәмдүнә апаны күрсәм, буш башак түгел, ә… дип әйтәм әле“, — дигән идегез. Өлгермәдегез инде менә»;

«Кешенең вафат булган көнендә үзегезнең аңгыра икәнегезне күрсәтмәгез зинһар!» — дип җавап язган аларга Фирдүс Тямаев.

«Сабыр ит, Фирдүс энем. Әрләшмә. Безнең Тямай булып кал. Этләр дә бит эткә генә түгел, йолдызга да өрә. Сине нәкъ Хәмдүнәне яраткан кебек яратабыз. Хәмдүнә йөрәкләрне телем-телем кискәләп китте»;

«Фирдүснең иҗатыннан көнләшүчеләр олы югалту кичергәндә дә үзләренең агуларын чәчмичә кала алмый. Алардан өстен бул, безнең Тямай», — дип тынычландырырга тырышкан тугры тамашачы.

Хәмдүнә Тимергалиева Фирдүс турында сөйләгәндә «буш башак» дигән чагыштыру кулланды, дип язган идек.

Тямаев, моңа җавап итеп, «Барс Медиа» матбугат конференциясенә пародия ясаган иде.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Эйййй Хэмдунэ апа !!!! Хэзер мина кинэш бируче , мине сугуче , акыл бируче , туры эйтуче, тэнкыйтлэуче легендар кешем юк ?? Хэр концертымда сезне искэ тошереп шаярып йори дием ??? «Энем синен энергиян кочле , халык очен ат кебек ярсып торасын , остенэ таш атучылар куп булыр сэхнэдэ бирешмэ» диде беренче мине кургэч !!! Сагынабыз , юксынабыз , !!!! Синен «ЖЕННЕ ХЭДИЧЭН»??????? Урынын ожмахта булсын????

Публикация от Фирдус Тямаев (@firdustyamaev_official)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100