Татар җыры: «Фабрика звезд» режиссеры, дуслашкан Элвин&Уразова, «буш башак» Тямаев

«Татар җыры» — ел саен үткәрелә торган халыкара эстрада фестивале, татар җыры өлкәсендә халык премиясен тапшыру тантанасы булып санала. XX Халыкара «Татар җыры» фестивалендә нинди яңалыклар көтелә? Болар хакында тулырак матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Элвин Грей: «Татар җыры бар дип, горурлык белән әйтеп була»

«Барс-Медиа» компаниясенең директорлар советы рәисе Камил Гәрәев фестивальдә ел дәвамында иң популяр җырлар булачагын әйтте

— «Татар җырын»да егерме ел дәвамында иң популяр җырлар башкарылачак. Безнең фестиваль аркылы 200дән артык җырлар яңгырады, татар эстрадасындагы күп җырчы безнең компания белән эшли. Без чын күңелдән халкыбыз өчен, татар телен, мәдәниятен, җыр сәнгатен алга күтәрү һәм саклау өчен өлешебезне кертүгә бик шатбыз.

Камил Гәрәев матбугат конференциясенә чакырылган Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны «безнең артистларыбыз өчен остаз» булуын, ә Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованы «Барс-медиа»ның иң танылган җырчысы, «горурлыгыбыз» дип атады.

— Гүзәл беренче адымнарын безнең белән башлады, без әле дә бергә-бергә эшлибез. Гүзәл, сиңа моның өчен рәхмәт кенә әйтәм, — диде Камил Гәрәев.

Гүзәл Уразова «Татар җыры»н фестивален татар эстрадасы сәнгатендә егерме ел дәвамында бердәнбер зур фестиваль булуын искәртте.

— Беренче адымнарым, чыннан да, «Татар җыры» сәхнәсендә 2002 елда булды. «Татар җыры» киләчәктә дә масштаблы фестиваль булсын иде, без шундый өмет белән алга атлыйбыз. Хәмдүнә апабыз да, яшь буын да һәрвакыт шушы сәхнәдә чыгыш ясый алды, мөмкинлек бирделәр, күп йолдызлар таныттылар. Алла бирсә, быел унсигезенче тапкыр чыгыш ясаячакмын.

Камил Гәрәев матбугат конференциясендә утырган тагын бер кунак — Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грейга (Радик Юльякшин) игътибарын юнәлтте. Аны татар эстрадасына үзенчә аерым яңа стиль алып килүен билгеләп узды.

— Элек мин «Татар җыры»н гел күзәтеп бара идем, хәтта Россия эстрадасына күрсәтергә оят та түгел. Татар җыры бар дип, горурлык белән әйтеп була.

«Фестивальне вакыт ягыннан озакка сузмаска тырышачакбыз»

«ТЭФИ», «Овация» премиясе иясе, фестивальнең режиссеры Лина Арифуллина татар милләте белән бәйле булган һәр әйберне яратуын белдерде. Камил Гәрәев Лина ханымны журналистларга тәкъдим иткәндә рус теленә күчте. «Нишләп әле Сез рус телендә сөйли башладыгыз? Мин барысын да аңладым», — дип аңлатты үзенчә Лина Арифуллина. Камил Гәрәев әлеге режиссер белән эшләүне үзләре өчен зур тәҗрибә булуын белдерде.

— «Татар җыры»н оештырырга ярдәм итә алмассызмы дигән шалтырату килеп ирешкәч, бер дә уйламыйча ризалаштым. Мин милләтем белән бәйле булган бөтен әйберне дә яратам, горурланам. «Татар җыры» — балачагым мохитен тудыручы, хатирәләремне искә төшерүче фестиваль. Берсүзсез, зур җаваплылык йөкләнгән. Минем карашымча, ул легендар фестиваль.

Минемчә, фестиваль концерт форматында узарга тиеш түгел. Икенче яктан, минем аны музыкаль спектакль буларак тәкъдим итәсем килә. Шуңа күрә дә программада тирән мәгънә салынган төрле номерлар булачак. Телевизион эфир вакытында кечкенә генә «революция» булачак, бар серне дә чишмим. «Татар җыры» фестивален тамашачыга багышлыйбыз.

Фестивальне вакыт ягыннан озакка сузмаска тырышачакбыз. Мин озак барган тамашаны яратмыйм. Тамашачының кабул итүен беренче унбиш минутта белеп була. Шуңа да унбиш минутта тырышырга кирәк, ул йә «әйе», йә «юк» диячәк. Монда команда булып эшләү мөһим.

«Болгар радиосы Милли премиясе» һәм «Үзгәреш җиле» белән көндәш түгелбез

— «Барс-Медиа»дагы үзгәрешләр фестивальне оештыруда йогынты ясамадымы, «Болгар радиосы Милли премиясе»н дә «Татар җыры»на охшаш дип табам, үткәрелү урыны да — «Пирамида», матбугат конференциясенең үткәрү урыны да бер. Көндәшлек сизеләме, — дип сорады журналист Данил Сәфәров.

— «Барс-Медиа» компаниясе бүген эшли, барысы да әйбәт. Компаниядә үзгәрешләр юк, берничә ай элек генераль директорыбыз гына алмашынды. Алга таба компаниядә дә, концертлар оештыруда да зур үзгәрешләр булачак. «Болгар радиосы Милли премиясе», «Үзгәреш җиле», «Татар җыры» кебек милли проектларның максаты бер — татар халкына эшләү. Шуңа күрә без аларны үзебезгә көндәш итеп куймыйбыз, киресенчә, без — фикердәшләр кебек, татар халкына хезмәт итәбез, татар җырын күтәрәбез.

Фирдүс Тямаевка бер көн «тәрәзә» ясарга була иде

Татар Малай нигы белән танылган блогер (Ринат Галиәхмәтов):

Яшерен-батырын түгел, премияне Сезнең белән дуслыкта булган җырчылар ала. Фирдүс Тямаевны алыйк. Ул быел бармавын әйтте.

Әлеге сорауга Камил Гәрәев җавап бирде.

— Фирдүс — танылган җырчы. Без аңа бик әйбәт карашта, аны быел да фестивалебезгә чакырдык. Әмма аңлыйбыз, һәр кешенең дә үз сайлау юлы бар. Шуңа күрә ул безгә килмәү мөмкинлеген тапты. Аңа без уңышлар гына телибез. Алга таба да бергәлектә эшләрбез дип уйлыйм.

Бу мизгелдә Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева да кушылды:

— «Татар җыры”ның булуы инде әллә кайчан билгеле иде. Җырчы алдан үзенең шәхси концертларын планлаштыра. Аны чакырганнар. Шушы көнне ул ни өчен концертын куярга тиеш?

Безнең артистлар әзрәк популярлаша башласа, югары менәләр, беләсезме.

Аның 21 декабрьдә буласы билгеле иде бит. Маршрутында бер көн пауза ясасын. Нигә аңа читтән торып премия бирергә? Фән Вәлиәхмәтовка: «Бигрәк бу артистлар, таныла башласа, зур булып китәләр, димен».

«Буш башак өскә карап тора инде ул», — ди.

Аңладыгызмы? Тулысы аның аска карап тора. Шуңа күрә Фирдүс Тямаевка бер көн «тәрәзә» ясарга була иде. Әзрәк кенә халыкка күренә башласалар, кеше танылмас дәрәҗәгә җитәләр. Алай ярамый. Без алар өчен генә популяр булдыкмыни? Без халык белән яшәдек. Җиргә төшсеннәр, матур гына итеп йөрсеннәр.

Безнең иң мәшһүр җырчыларыбыз — Илһам абый Шакиров, Әлфия апа Авзалова. Әнә шулардан үрнәк алырга кирәк. Алар безнең классик җырчыларыбыз. Мәшһүрлек — халык яратуында ул. Халыкка кирәкмәсәң, син беркемгә дә кирәк түгелсең. Классика да бар. Ул — икенче юнәлеш. Классик башкаручылар, опера җырчылары безгә уку әсбаплары шикелле. Ә безнең эстрада икенче юнәлештә.

«Без татар җыр тарихына йомгаклау ясаячакбыз»

«Татар җыры» фестиваленең башкарма директоры Талия Арсланова фестивальдә бекстейдж (сәхнә артында булган вакыйгалар) дигән яңалык кертеләчәген, аны Байбулат алып барачагын әйтеп үтте.

— Катнашучыларга килгәндә, Сез аларны афишадан карап беләсез. «Интрига» ясыйсыбыз килми. Нинди «популяр» җырлар яңгыраячагын үзегез дә күз алдына китерә алачаксыз. Гомумән, «Татар җыры»ның Казандагы программасы Мәскәү һәм Уфа шәһәрләрендә куелган концертлардан аерылып торачак. Без татар җыр тарихына йомгаклау ясаячакбыз.

Билет бәясенә килгәндә, ул узган елгыдан артмады. Дүрт мең ярымнан сигез-тугыз меңгә кадәр билетлар. Алар инде сатуга көздән куелды. Хәзерге көндә бер дистә билет сатылмыйча калган, кемнәр тели, сатып ала ала.

Бел да миллионлаган тамашачы туры эфирны карый алачак, трансляция кичке 18:00 сәгатьтә башланачак. Кичәне Татарстанның халык артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Искәндәр Хәйруллин һәм Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова алып барачак.

«Көчегез булса, Сез дә „Татар җыры“ фестивален оештырыгыз…»

«Татар җыры» сүзен кулланып, башка фестиваль үткәреп буламы, «татар җыры» сүзе Сездә патентланганмы, — дип сорады журналист Рөстәм Исхакый.

— Бүгенге көндә күп фестивальләр «татар җыры» исемен куллана. Шул ук «Үзгәреш җиле» дә татар җыры фестивале дип атый, без моңа каршы түгел. Монда бернинди дә каршылык күрмим. Көчегез булса, Сез дә «Татар җыры» фестивален оештырыгыз. Бездән рөхсәт сорарга кирәкми, без Сезгә ярдәм итәргә әзер, — дип җавап бирде Камил Гәрәев.

«Быел елмаеп кына, шым гына сәхнәгә чыгып җырларбыз»

Татар эстрадасында әледән-әле бәхәсләшүләр, сүз төрттерүләр булып торды. Кемдер үпкәләде, кемдер елап та күрсәтте! Элвин Грей моңа җавап итеп, «Татар җыры”нда бәхәсләшүләр булмаячак дип белдерде.

— Быел без тыныч кына яшибез. Ул (гаугалар турында сүз бара) уйланып табылмаган бит. Нәрсә дип әйтим? Быел елмаеп кына, шым гына сәхнәгә чыгып җырларбыз.

— Өчегез бергә? Салават абый, Гүзәл Уразова, Элвин Грей? — дип сорадылар аннан.

— Бик шәп булыр иде! — ди Элвин Грей.

— Сценарийда андый номер юкмы?

— Чыннан да ул махсус уйлап чыгарылган әйберләр түгел, очраклы рәвештә килеп чыккан очраклар булды. Һәм инде онытылгандыр инде ул. «Татар җыры» — дәрәҗәле фестиваль, ул шау-шу куптара торган урын түгел. Тамашачылар матурлыкны, татар җырын ишетеп, кайтып китәргә тиеш. Шуңа күрә, миңа калганда, һәрбер артист үз урынында һәм үзенең иң популяр җырын башкарса, шуннан да зур бүләк булмас алар өчен, — диде Гүзәл Уразова.

Хәмдүнә Тимергалиева илле бер ел сәхнәдә эшләү дәверендә бу өлкәне яхшы белүен әйтте.

— Гүзәлләрнең Кремль сарайларында халык җыеп эшләүләре — «Барс-Медиа»ның нәтиҗәсе, хезмәт җимеше. Коммерцияле компанияләр дәүләтнекенә караганда күбрәк эш алып бара! «Коммерческий» дип карарга кирәкми, туган йорт итеп карарга кирәк.

«Барлык алып барган хезмәтебез татар җыры, татар тамашачысы өчен»

«Барс-Медиа» компаниясенең директорлар советы рәисе шәхси компания булуларына басым ясап, дәүләт белән эшләмәүләрен ассызыклады. Шуңа да фестивальне чит илгә чыгару мәсьәләсенә карата ачык җавап бирмәде. «Алла бирса» дип кенә әйтелде.

— Эшләребезне яңартасыбыз килә. Яңалыклар алга таба да булачак. Фестивальне дә яңалыктан башлыйсыбыз килә. 2020 елга «Татар җыры”н Россиянең башка шәһәрләрендә күрсәтү турында зур планнарыбыз бар. Барлык алып барган хезмәтебез татар җыры, татар тамашачысы өчен. Шушы егерме ел эчендә без татар эстрадасының үзгәреш кичерүе турында әйтә алабыз. 1990 елларда ничек башланганны, күпме артист булганын хәтерлим. Бүген инде чын-чынлап әйтеп була, без башлаган эш сыйфатка күчте. Бик күп төркемнәр, коллективлар бар. Алар үз тормышларын үзләре күрә.

«Татар җыры”н «Татнефть-Арена»да да үткәрергә уйларыбыз бар иде. Киләчәктә моны истә тотачакбыз, концертларыбызны күрерсез әле!

«Татар җыры» акча эшләү өчен оештырылмый

— «Татар җыры»на үз тамашачысын тапкан иң матур җырлар эләгә. Популярлыкны без җырларны никадәр күпме кеше караса, шулкадәр яхшы дәрәҗәдә булуы белән билгелибез. Бюджетка килгәндә, «Татар җыры» беркайчан да коммерция проекты булмады, ул акча эшләү өчен оештырылмый, без ярдәм күрсәткән иганәчеләребезгә, үз акчалары белән өлеш керткән тамашачыларга рәхмәтлебез.

Берничә ел безгә чит ил катнашучылар булды, хәзер дә без аларны күз уңында тотабыз. Ни өчен фестиваль Халыкара исемен йөртә? Чөнки ул бөтен дөньяда яшәгән халык өчен. «Татар җыры»ннан радио, телевидение туры эфир алып бара. Фестивальне карарга бөтен дөньядан киләләр. Без моңа бик шатбыз. Елдан-ел килә торган үзебезнең тамашачыбыз бар. Шуңа күрә без, чыннан да, халыкара фестиваль дип санала алабыз дип уйлыйм. Кичәгә Татарстан Президентын Рөстәм Миңнеханов, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев һәм Татарстан җитәкчелеген көтәбез.

«Татар җыры»н оештыруда гына да меңләп кеше катнаша. Меңгә якын тамашачы килә. Безнең кебек зур, дәрәҗәле фестивальләрне башкалар да үткәрә алса без шат кына, бердәм, ярдәм булырга әзер. «Ни өчен халык җырларын, Илһам абый җырлары гына башкарылмый» кебек сораулар булды, шул вакытта Минтимер Шәймиев: «Бусы да, икенчесе дә, өченчесе дә кирәк», — дип әйтте.