Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев «Татар җыры» матбугат конференциясенә пародия ясаган

«Татар җыры» матбугат конференциясендә Тямаевны борын күтәрүдә гаепләп, буш башак белән чагыштырганнар иде.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев «Татар җыры» матбугат конференциясенә пародия ясаган
https://www.instagram.com/firdustyamaev_official/

«Барс Медиа» матбугат конференциясендә Фирдүс Тямаевны «Татар җыры» нда катнашмавы өчен тәнкыйтьләгәннәр иде. Хәмдүнә Тимергалиева, аның турында сөйләгәндә «буш башак» дигән чагыштыру кулланды. Тямаев, моңа җавап итеп, «Барс Медиа» матбугат конференциясенә пародия ясаган.

Фирдүс Тямаев «Татар җыры» фестиваленең матбугат конференциясенә охшаткан рәвеш булдырган. Үзенең алдына «буш башак» дип язылган табличка куйган. Биш кеше, бер-бер артлы чыгыш ясап, Фирдүс турында сөйлиләр.

Фирдүс, сезнең матбугат конференциясендә катнашмавыгызның сәбәбе нәрсәдә? — дип сорыйлар аннан.

Мин чыннан да үстем, йолдызландым, миңа ул кызык түгел. Мин акча эшлим, — ди җырчы.

Фирдүснең «крышасы» на сүз бирәбез, — ди алып баручы.

«Татар җыры» минем өчен показуха. Ул анда катнашырга тиеш түгел, — ди «крыша Фәндүс».

Сүзне авылда яшәгән Альберт хәзрәткә бирәбез.

Әссәләмәгаләйкүм, ватандашларыбыз! Гомерем буе авылда эшләдем. Хәзер мин авыл мулласы. «Татар җыры» на ник колхозчыларны чакырмыйлар? Нишләп башка җырлый белми торган кешеләрне чакыралар соң анда? Шунысы гаҗәп. Сезне чакырмауларның сәбәбе — сездән көнләшәләр. Залларыгыз тулы, — ди «Альберт мулла».

Рәхмәт сезгә! — ди Фирдүс.

Сүзне «спонсор Равил"гә бирәләр.

Фирдүс «Гафу итегез, Равил татарча белми» ди. Бу «Татар җыры» матбугат конференциясенә татарча сөйләшә белмәгән кешеләрне чакырганга ирония булса кирәк. «Спонсор Равил» русча «аның чыгуы кирәк түгел, аның концертына кешеләр күбрәк килә» дип сөйли.

Журналистлар сүз алып, «Татар җыры» «Мишәр җыры» дип аталса, катнашыр идегезме? — дип сорый.

Фирдүс:

Сүз дә юк, болай да киләчәктә планнар бар. Илсөя Бәдретдинова, Рифат Зарипов, Фазлыевлар, Рамазановлар белән сүз алып бардык. Мишәр җыры ясамасак та, аерым проект ясарга исәп бар. Чөнки «Татар җыры» нда мин әйткән артистларның акчасы да җитмәде, поддержкасы да җитмәде. Без рәнҗетелгән артистлар түгел, шуңа күрә, насыйп булса, яңа проект эшлибез.

«Туган тел» дә катнашабыз. Башкортстанда «Туган тел» белән әңгәмә бара. ТНВ белән уртак тел таптык. Конференцияне җыйган һәммәгезгә зур рәхмәт! Яшәсен «Татар җыры, эшләсен Фирдүс һәм безнең Тямай төркеме гел алда! — дип тәмамлый Фирдүс.

Фирдүснең мондый җавабы кемгәдер ошаган, кемгәдер юк.

«Сатира көчле!»

«Маладис, манчыдыгыз».

«Тәнкыйтьне яратмыйсыз?»

«Сине түбәнсетеп күтәрәләр генә».

«Сөйләсеннәр, барыбер гулять итәм дигән кебек килеп чыккан».

«Дурдом, сүз юк. Сез бит тәрбияле, нигә шулай төшәсез, иҗат итегез, үзегезне яратканнарга иҗат итегез».

«Үртәлде ахыры, сүзне күтәмәде».

«Өлкәннәрчә түгел».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100