Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фигуралы шуучы Александра Трусова чыгышыннан соң: «Мин спортны күралмыйм!»

Олимпия уеннарында хатын-кызлар арасында ялгыз шуу буенча ярышлар тәмамланганнан соң Камилә Вәлиева белән Александра Трусованың хис-кичерешләрен күрсәткән видеолары таралды.

news_top_970_100
Фигуралы шуучы Александра Трусова чыгышыннан соң: «Мин спортны күралмыйм!»
Абдул Фархан

Пекиндагы 2022 елгы Олимпия уеннарында хатын-кызлар арасында фигуралы шуу буенча ярышлар тәмамланды. Алтын һәм көмеш медальләрне безнең ил спортчылары яулады. 255,95 балл җыеп, алтын медаль һәм Олимпия чемпионы исеменә Анна Щербакова лаек булды. Александра Трусовага көмеш медаль тапшырылды. Өченче урынны Япония спортчысы Каори Сакамото алды. 

Кыска программадан соң барысыннан да алда барган Камилә Вәлиева ярышларда иң соңгы булып чыгыш ясады. Тик, кызганычка каршы, соңгы көннәрдә Камиләгә карата барган гаделсез гаепләүләр эзсез узмады. 15 яшьлек татар кызы, искиткеч талантлы спортчы хәлиткеч программада бик күп хаталар җибәрде, берничә тапкыр егылды. Нәтиҗәдә, Камиләгә нибары дүртенче урынны бирделәр һәм ул медальсез калды. 

«Профессиональ спорт — рәхимсез дөнья» дигән сүзләргә Камилә Вәлиеваның чыгышын караганнан соң тагын бер кат инандык. Телеграм каналларда Камилә Вәлиева белән Александра Трусованың сәхнә артындагы хис-кичерешләрен күрсәткән видеолары да пәйда булды. 17 яшьлек Александра Трусова: «Мин беркайчан да бозга аяк басмаячакмын. Мин спортны күрәлмыйм. Мин бүләкләүгә чыкмаячакмын. Барысының да алтын медале бар», — дип кычкыра.

 Камиләнең дә хис-кичерешләре аңлашыла инде. Ул бу ярышларда беренче урында булырга тиеш иде. Кереп китәргә теләгән Камиләне тренерлар штабы әгъзасы туктатып: «Бу синең җиңелү түгел. Бу синең тормышыңдагы иң начар әйбер булып калсын. Иң мөһиме — моннан да начаррагы булмасын», — дип, кочаклап тынычландыра.

Без дә Камиләгә бу авырлыкны җиңеп чыгарга көч телик. Алда барлык спорт сөючеләрне иң матур чыгышлары, яңа җиңүләре белән сөендерергә язсын.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100