Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камилә Вәлиева Олимпиадада кала, әмма бар да әйбәт тәмамланачагы турында әйтергә иртә

Камилә Вәлиева Пекиндагы Олимпия уеннарында катнашуын дәвам итә ала. CAS — Спорт арбитраж суды шундый карар чыгарды. 15 яшьлек Олимпия чемпионы инде иртәгә - 15 февральдә, Олимпиадада шәхси зачетның кыска программасында катнашачак. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы суд карарының барлык нечкәлекләрен барлады.

news_top_970_100
Камилә Вәлиева Олимпиадада кала, әмма бар да әйбәт тәмамланачагы турында әйтергә иртә
архив/Абдул Фархан

«Камилә Вәлиева эше» буенча Спорт арбитраж судының (CAS) махсус панеле җиде сәгать буе эшләде. Озакка сузылган суд тикшерүе Халыкара Олимпия комитеты (МОК), халыкара тимераякта узышучылар берлеге (ISU) һәм Бөтендөнья допингка каршы агентлык (WADA) апелляциясе белән, Камилә Вәлиеваны Пекиндагы Олимпия уеннарында катнашу өчен вакытлыча читләштерүне гамәлдә чыгарырга дигән карар кабул итте. Спортчы Кытайдагы Олимпия уеннарыннан Россиянең допингка каршы милли оешмасы (РУСАДА) карары белән читләштерелгән иде.

Баштарак, озакка сузылган пауза булу CAS карарына зур сәясәт тыкшынырга мөмкин дигән шик уяткан иде. Мондый хәл булмады. РУСАДАның карары легитим, ягъни законлы дип табылды. Ә иртәгә Камилә Вәлиева Олимпиадада ялгыз шууу буенча шәхси ярышларның кыска программасында чыгыш ясаячак.

  • Камилә Вәлиеваның фигуралы шуу буенча Россия чемпионатыннан соң декабрь аенда ясалган допинг-тесты уңай нәтиҗә күрсәтте. Нәкъ менә шул сәбәпле әлеге мәсьәлә башта ук WADA яки МОК оешмалары карамагында түгел, ә РУСАДА оешмасыда каралды.

CAS-Спорт арбитраж судының сәяси йогынты ясалмаган карары нәкъ менә шундый булыр дип көтелгән иде һәм ул бүген шулай яңгырады да.

 «Якланган шәхес»: Вәлиеваның яше төп рольне уйнады

Судта Россия спортчысы файдасына төп момент — Камилә Вәлиеваның балигъ булган яшькә җитмәве мөһим роль уйнады. МОК кагыйдәләре буенча, бу яшьтәге зат үзенең барлык гамәлләре өчен дә җавап бирә алмый. Ул «якланган шәхес» статусына ия.

«Бөтендөнья допингка каршы кодекс (WADC) нигезендә, Камилә Вәлиева якланган зат булып кала. РУСАДА һәм WADСның допингка каршы кагыйдәләрендә якланган затларны вакытлыча читләштерү турында берни дә әйтелмәгән, шул ук вакытта кагыйдәләрдә якланган затларга карата түбәнрәк санкцияләр турында нигезләмәләр бар», — диелә Спорт арбитраж судының йомгаклау карары буенча рәсми аңлатмасында.

Бу момент исәпкә алынган. Әмма көтелмәгән һәм җитдирәк үзенчәлек ачыкланган. Спорт арбитраж суды җитди проблема буларак, Вәлиеваның допинг-тест нәтиҗәләре турында хәбәр итү вакытында өзеклекләр булуын ассызыклаган. Бу Россия вәкилләре өчен уйлануга сәбәп бирде. Тест нәтиҗәләренең махсус җибәрелми торуы команда турнирында алтын медаль яулаганнан соң ук Россия җыелма командасына проблемалар чыгару өчен кирәк булган дигән фикер уятты.

«Уңай допинг-тест турында Пекинда соңлап белүе аның гаебе түгел»

Камиләне допинг куллануда гаепләү тактикасы бик гади кебек. Әгәр допинг турында алданрак кисәткән булсалар, Вәлиеваны Александра Трусова яки Анна Щербакова алыштырган булыр иде. Олимпиаданың «алтын»ы Россия җыелма командасыннан алыну куркынычы янамас иде. Күрәсең, Россия спортына битараф булмаучыларның төп максаты шушы булгандыр да. Вәлиеваны яклау аларны соңгы чиратта кызыксындыра.

«Гаделлекнең, төгәллекнең, төзәлмәслек зыянның һәм, Пекиндагы Олимпия уеннары вакытында уңай допинг-пробалар тапшырмаган спортчы белән шикаять белдерүче арасындагы мәнфәгатьләр балансының төп принциплары каралды. Комиссия спортчы кызның Олимпиадада катнашуына юл куймавы аңа бу шартларда төзәтеп булмаслык зыян китерәчәк, дигән фикердә.

Моннан тыш, күчмә панель Валиеваның допингка каршы тест нәтиҗәләре турында вакытында хәбәр итмәве белән бәйле җитди проблемаларны ассызыклый, ул декабрьдә тапшырылган. Допинг-тестның уңай булуы турындагы хәбәр Пекиндагы Олимпия уеннары вакытында гына соңарып килүе — аның гаебе түгел», — диелә CAS белдерүендә.

Вәлиеваны җәзага тартырга һәм алтыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр

Камилә Вәлиева Пекинда бара торган Олимпия уеннарында шәхси ярышларда чыгыш ясаячак, ләкин бу хәлнең күңелле төгәлләнүе турында сөйләргә иртәрәк. CAS — Спорт арбитраж суды карары 15 яшьлек Камилә Вәлиевага Олимпиадада катнашуны дәвам итәргә генә рөхсәт бирә. Әмма команда зачетында Олимпия алтынының язмышы аерым тикшерү предметы булачак. Башта МОК һәм WADA оешмалары тикшерәчәк, ә соңыннан эш янә CAS га кадәр барып җитәргә мөмкин.

Әгәр Камилә Вәлиева, нәтиҗәдә, гаепсез дип табылса, WADA спортчының тирә-юнендәге кешеләрне, беренче чиратта, Этери Тутеридзе һәм аның штабын тикшерәчәк. Вакыйгаларның мондый үсеше массакүләм мәгълүмат чараларында анонсланган иде инде. WADA оешмасы Вәлиеваның үзенә, тренерларына, табибларына һәм башка өлкәннәргә карата тикшерерү башларга ниятли. Тикшерүгә 15 яшьлек спортчының тренеры Этери Тутберидзе да эләгәчәк.

Вакыйгаларның мондый үсеше алуы көтелгән булырга мөмкин. Асылда, Россия хакимияте дә, үз тикшерү эшләрен башлап җибәрергә тиеш. Хәтта җинаять эше дә кузгатылырга мөмкин, чөнки сүз 15 яшьлек баланың канында тыелган препаратлар табылу турында бара.

Гаеплеләрне эзләү һәм җәзага тарту кирәклеге турында «Татар-информ» ның спорт редакциясе язган иде инде. Кабатлануның мәгънәсе юк. Өстәвенә, безнең позиция үзгәрмәде.

Камилә Вәлиева иртәгә — 15 фераль көнне Мәскәү вакыты белән 13:00 сәгатьтә Пекиндагы Олимпиаданың ялгыз шуу буенча кыска программасында шуачак. Татар кызы өчен бергәләп җан атыйк!

Спорт арбитраж судының карарын җәза вакытын күчереп тора торган гамәл түгел, ә күңелле чишелешнең башы булуына ышанасы гына кала.

Алена Низамова тәрҗемәсе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100