«Фермерлар саны кимергә мөмкин» - санкцияләр авыл хуҗалыгын нишләтә?
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXII съезды узды. Хәзерге вазгыятьтә фермерлар ничек эшли? Нинди ярдәмгә өмет итәләр? Авыл хуҗалыгы продукциясенә бәя артырмы?
Илдәге вазгыять фермерларны да читләтеп үтми. Читтән кайтарыла торган техника, запчасть, орлык, ашлама, препаратларга үзебездә җитештерелә торган алмашны эзләргә кирәк булачак.
«Базарда авыл хуҗалыгы техникасы, запчастьлар җитмәве күзәтелә»
Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров санкцияләр аркасында фермерларга һәм аграрийларга үзебезнең ил җитештерүчеләре белән элемтәләрне ныгытырга киңәш итте.
«Россиягә мөнәсәбәттә санкцияләр кертелү белән бәйле рәвештә, базарда авыл хуҗалыгы техникасы, запчастьлар җитмәве күзәтелә. Авыл хуҗалыгы секторына чикләүләрнең тискәре йогынтысын киметү өчен, министрлык тарафыннан машиналар һәм җиһазларга үзебезнең илдә җитештерелгән запчастьлар турында әйтеп киләбез», — диде министр.
Марат Җәббаров әйтүенчә, министрлык фермерлардан проблемалар турында мәгълүмат кабул итә. «Көн саен штаб уздырабыз, анда запчасть, орлыклар, төрле җиһазлар белән тәэминат проблемалары турында мәгълүмат җыябыз. Федераль министрлыклар белән эш бара. Әле бик тыгыз, барысы да көтү режимында», — дип белдерде ул.
Министр шикәр чөгендере белән шөгыльләнүчеләр аз булмавын, орлыкларга бәяләр артканын искәртте, өстәвенә, поставщиклар 100 процент аванс кертү шартын куя. «Щелково Агрохим» шикәр чөгендере орлыклары булганын әйтте. «Без сыйфаты чит ил орлыкларыныкы кебек үк булмавын беләбез, ләкин бу вазгыятьтән чыгу юлы. Кирәк булса, очраштырырбыз. Сузарга кирәкми», — ди министр.
Марат Җәббаров доллар курсы аркасында терлек азыгына, ашламага, препарат, техникага бәяләр артканын әйтте. «Үз килешүләрегезне карагыз, нәрсә язылганын анализлагыз, көтү режимын кулланырга ярамый, бу сораулар белән шөгыльләнергә кирәк», — диде ул. Аның сүзләренчә, нәселле терлек буенча запаслар яхшы, аның өчен борчылу юк. Инкубатор йомыркалары һәм чебешләр буенча сораулар кала. «Көндәлек режимда безгә җиткереп барыгыз», — дип мөрәҗәгать итте ул фермерларга.
«Кооперативлар тулы көчкә эшләми»
Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров авыл хуҗалыгы тармагындагы былтыргы күрсәткечләрне искәртте. Хуҗалыкларның кече формалары 121,8 млрд сумлык тулай төбәк продукты җитештергән (крестьян-фермер хуҗалыклары — 23,6 млрд сум, шәхси хуҗалыклар — 98,2 млрд сум, кулланучылар кооперативлары — 8 млрд сум).
Фермерлар ассоциациясе җитәкчесе кооперативларның эшчәнлегенә басым ясады. Ул аларның тулы көчкә эшләмәвен һәм керемнең күбрәк була алуын әйтте.
«2021 ел дәвамында кооперативларның эшен тикшердек. Кооперативларның бер өлеше эшләми, кайберләре хисап тотмый. Кайбер кооперативлар пайчыларның мәнфәгатьләрен исәпкә алмыйча, бизнес буларак кына эшли. Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары барлык мөмкинлекләрнең 35-40 процентын гына куллана», — ди ул.
Бу күренешне ул кооперативларның продукциясен сату буенча инфраструктураның тиешле дәрәҗәдә эшләнмәве белән аңлата. Байтемиров фикеренчә, тулы көчкә эшләгән очракта, керем 20 млрд сумга җитәргә мөмкин.
Ул уңышлы эш алып барган кооперативларны атап үтте. Биектауның «Елмай» кооперативы, Мөслимнең «Фаиза», Яшел Үзәннең «Индейка», Лаешның «Кәүсәр», Лаешның «Заготовитель», Кукмараның «Монокорм», Мөслимнең «Агролидер» кооперативы — алдынгылар рәтендә.
«Кайбер районнарда КФХ үсешен махсус тоткарлыйлар»
Татарстанның кайбер районнарында крестьян-фермер хуҗалыклары үсешен тоткарлау күренеше дә бар икән.
«Крестьян-фермер хуҗалыкларына, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, кооперативларга үз потенциалын тулысынча кулланырга комачаулаган проблемалар аз түгел», — диде ассоциация рәисе.
Бу проблемалар арасында ул җир мөнәсәбәтләре камил булмавын, күп кенә КФХ һәм авыл хуҗалыгы кооперативларына кредит ресурслары җитмәвен, җитештерелгән продукция белән сәүдә итү, бигрәк тә авыл җирлегендә сату белән бәйле кыенлыкларны атады.
«Кайбер районнарда бүлеп бирелгән җирләрне бирми торып, КФХ үсешен махсус тоткарлыйлар. Элегрәк арендага бирелгән җирләрне сәбәпләр табып кире алалар, анда хуҗалык эше барышында кертелгән чыгымнарны да исәпкә алмыйлар», — диде Камияр Байтемиров.
Аның сүзләренчә, әйтик, 10-15 ел дәвамында фермер хуҗалыгы җирне арендага ала, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә. Ә арендага алынган җирне сатып алу турында гариза язгач, кире кагалар. Әле ул җирләргә алга таба да аренда турында килешүләр дә төземиләр.
Камияр Байтемиров авылда кече һәм урта бизнесны үстерү мөһимлеген әйтте. «Ә кайбер администрация башлыклары кушуы буенча башбаштаклык күзәтелә. Без моны болай гына калдырмыйбыз. Юристларны җәлеп итеп, алынмый калган табышны кайтарттырачакбыз», — дип белдерде.
Җиләк-җимеш агачларын клонлаштыру буенча проект
Тәтеш районында җиләк-җимеш үсентеләрен җитештерүче «КФХ Кучумов» җитәкчелеге район башлыгы белән җир мәсьәләсендә низаг булуын әйтте. Алар җиләк-җимеш агачлары һәм җимеш куаклары үсентеләрен клонлаштыру ысулы ярдәмендә җитештерергә тели. Аның өчен аерым биоүзәк ачарга ниятләре бар, әмма ул Яшел Үзәндә булачак.
«Без заманча биоүзәкнең пилот проектын эшлибез. Анда җиләк-җимеш культуралары үсентеләрен җитештерүнең тулы циклы булачак. Югары сыйфатлы, сәламәт үсентеләр ясарга телибез. Биоүзәк микроклонлаштыру лабораториясе, җылытыла торган теплицалар, питомник һәм үстерү мәйданнарыннан торачак», — дип сөйләде хуҗалык әгъзасы Екатерина Кучумова.
Аның сүзләренчә, җитештерелгән үсентеләр импорт товарларын алмаштыра алачак. Биоүзәк Яшел Үзәндә булачак, биш агрозонада да бүлекләр булуы каралган. Ул шулай ук эшче көчләрнең булуын да ассызыклады.
«Үсенте кисеме сәламәтләндерү процессын уза, аннан соң клонлаштырыла. Ул пробиркада үсә, аннан соң җылытыла торган теплицага чыгарабыз, соңыннан ачык грунтка утыртабыз. Без бик күп күләмдә үсенте ясый алабыз. Әлегә 50 гектарда җиләк, 400 гектарда җиләк-җимеш куаклары, 700 гектарда җимеш агачлары булыр дип уйлыйбыз», — дип аңлатты ул.
Алар дәүләт ярдәмен көтә, чөнки кредит алып эшләгән очракта продукциянең бәясе сизелерлек дәрәҗәдә артачак. Аның сүзләренчә, бу проект өчен бернәрсәне дә читтән сатып алырга кирәкми.
Авылда калырга теләми торган яшьләр - мөһим проблема
Җыелышта күтәрелгән тагын бер мөһим проблема — авылда калырга теләмәгән яшьләр. Министр фикеренчә, яхшы хезмәт хакы кирәк. Ул студентларны предприятиеләргә беркетү мәсьәләсенә тукталды. Авыл хуҗалыгы юнәлешендәге уку йортларында белем алган студентларга түләүләр арттырырга мөмкинлеген әйтте.
Чүпрәле районының фермерлар ассоциациясе рәисе Равил Бикчуров эшче профессияне сайлаган балаларны имтиханнардан азат итәргә тәкъдим итте.
«Авылга кайту турында сөйләү модага керде, әмма яшәргә калу турында сүз бармый. Бүген авылда кадрлар кытлыгы. Ата-аналарның күбесе баласының киләчәген авылда күз алдына китерми. Авыл хуҗалыгы тармагында белем алган яшьләрнең күбесе үз белгечлеге буенча эшләми», — дип сөйләде ул. Ул шулай ук мәктәпләрдә терлекчелек һәм авыл хуҗалыгы техникасы турындагы фәннәрне укытуны да кирәк дип саный.
Бәрәңге утыртырга!
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов күпьеллык үләнгә күчерелгән бакчаларда яшелчә, бәрәңге утыртырга киңәш итә.
Ул бәрәңге һәм яшелчә мәйданнарын 20 процентка арттыру күздә тотылганын һәм моның өчен субсидия биреләчәген әйтте. «Бу безгә, уңыш җыйганнан соң, азык-төлек белән халыкны тәэмин итүгә гарантия бирәчәк. Ул продукцияне кооперативлар, райпо системасы аша сатып алыр идек», — диде министр урынбасары.
Ришат Хәбипов авылларда ташландык, эшкәртелмәгән бакчалар булганын искәртте. «Кемдер бәрәңге бакчасын күпьеллык үләнгә күчергән иде. Яшелчә, бәрәңге утыртсак, үзебезгә дә күңелле булыр, кышкылыкка яшелчә һәм бәрәңге әзерләп куйсак, гарантия булыр», — диде.
Ул Татарстанда бер генә гектар җир дә чәчелми калмаячак, орлыклар җитәрлек дип ышандырды.
«Татарстан халкы ышана ала: азык-төлек куркынычсызлыгы тулысынча тәэмин ителәчәк», — диде ул. Ышаныйк, иптәшләр.
«Иң чыгымлы материалларга бәя күтәрелергә мөмкин дип куркып торабыз»
Фермерлар үзләре бүгенге вазгыять турында ни уйлый, киләчәкне ничек күзаллый һәм нәрсәгә өметләнә?
Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылыннан «КФХ Ибәтуллин» башлыгы Харис Ибәтуллин җир белән шөгыльләнә, үгезләр симертә.
— 30 баш үгез, 100 гектар җирем бар. 1999 елда башлаган идем бу эшне. Яхшы фермер булу өчен белдекле авыл хуҗалыгы белгече булу зарур. Башлап җибәрер өчен әзрәк өстәрәк утырган, таныш кешеләрең булу кирәк.
Яшьләргә хәзер башлап җибәрергә ансатрак, чөнки программалар бар. Элек безгә 85 гектар җир һәм эш хакы хисабыннан бер карт сыер бирделәр. Үз акчам хисабына үстем. Илкүләм проект буенча кредитлар алып, аннары бераз үсешкә ирештем.
Авыл кешеләренә, хуҗалыкларга арпа, бодай сатам, калганын хайваннарга ашатам. Былтыр уңыш начар булды. Арпа 11 центнер, бодай 20 центнер чыкты. Люцернаны гектарыннан өч центнер алдым. Әлегә шуңа риза булып яшәп торабыз. Акча табып, бәяләр күтәрелгәнче алдан алып куярга иде. Ашлама салып куйдым инде, соляркасын да алып куясы бар. Безнең өчен иң чыгымлы материалларга бәяләр күтәрелергә мөмкин дип куркып торабыз.
Чәчүгә әзерләнәбез, симәнә, техниканы чистартып әзерләп куйдык. Дизель ягулыгы аласы бар. Ашлама кыйммәтләнде бит. Әз генә органик ашлама — тирес кертеп карамакчы идем, горчица чәчәргә исәбем бар, калганы арпа, бодай. Терлеккә ризык кирәк була бит, пенсионерларга да сатасы булачак.
«Фермерларга хәзер бик авыр»
Мөслим районы Тойгелде авылыннан «КФХ Ситдыйков» гаилә фермасы хуҗасы Лениза Ситдыйкова кошчылык белән шөгыльләнүе турында сөйләде.
— 2010 елдан кошчылык белән шөгыльләнәбез. Йомырка салучы 16 мең тавыгыбыз бар. Төрле өлкәләрдән килеп алалар.
Фермерларга хәзер бик авыр. Бөтен нәрсә кыйммәтләнде. Нәрсә ала башласаң да, бермә-бер артты: бодай 20 сумга менде, бөтен катнашмалар бермә-бер артты. Былтыр зыянга эшләдек, сатылмады. Бик авыр ел булды. Быел ничек булыр инде. Яхшыга өмет бар. Тик тикшерүләр белән аптыраталар.
Кичә «Россельхознадзор» килде. Карап торган бер ферма, югыйсә. Нәрсә эшләтергәдер инде, алар кушкан бөтен әйберне эшләргә тырышабыз. Барыбер гаеп табалар. Юынып керергә душ кабинагызның суы ялганмаган, диләр. Аларның бөтенесен эшләргә дә акча кирәк, бушка килми.
Күңелгә тия инде тикшерүләре. Нахакка килеп, тиресеңә бәйләнеп йөриләр. Югыйсә, без шәһәрне ашатучылар бит. Эшли башлаганда 500 мең җитә иде әйләнешкә, хәзер 2,5 млн сум кирәк. Елдан-ел авырая. Өстәвенә, шушы тикшерүләре нык комачаулый. Бәяләр бераз төшсә, эшләргә ирек бирсәләр, борчымасалар, штрафлар салмасалар, без эшлибез дә эшлибез инде. Моңарчы ун елдан артык эшләдек бит.
«Кем белә, бәлки, армия өчен дә җибәрәсе булыр»
Минзәләдән «КФХ Дәүләтов» башлыгы Нәсим Дәүләтов 1997 елдан бирле бәрәңге һәм яшелчә үстерү белән шөгыльләнгәннәрен әйтте.
— Нинди генә авырлыклар килсә дә, фермерның бүтән варианты юк — эшләргә, эшләргә, эшләргә. Бүген Чаллы шәһәренең сәүдә нокталарын туендырабыз. Товар үтә, төрле авырлыкларны җиңеп чыгарга тырышабыз. Әгәр илләр тыныч торса, бөтен авырлыкны да җиңеп була.
Бәрәңге мәйданнарын арттырган очракта, складларын, техникасын да арттырырга кирәк. Үзебезнең көч белән бәрәңге комбайны алабыз, дүрт рәтле комбайн. Быел илкүләм программа килеп чыгу белән хәл итәргә уйлыйбыз. Яхшы товар үстерергә ният. Илләрдә тынычлык түгел, кем белә, бәлки, армия өчен дә җибәрәсе булыр. Ил башлыкларыннан нинди наказ килә, шуны үтисе була. Рухи яктан без моңа әзер.
Сату бәяләре бүген бик әйбәт. Бүген 50 процент рентабельлек белән чыктык. Бәяләр арту да, сыйфат та, сәүдә нокталары белән эшләүнең файдасы да бу, — диде ул.
«Хәзер кредитлар алып булмас»
Чирмешәндәге «Чирмешән» авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Әлфрит Хәйрисламов кредитлар алып булмас дигән фаразын әйтте.
Бүгенге көндә бәяләр күтәрелә, ә авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләрне күтәреп булмый. Без сатып ала торган малларга да бәя артты. Икенчедән, электр энергиясе кыйммәтләнде. Ашлама, техника, запчасть… Уңышлар ничек булыр, анысы Аллаһы Тәгалә кулында. Бәяләр күтәрелеп торса, хуҗалыклар тискәре нәтиҗәгә (убытокка) эшләячәк.
Фермерларга мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк. Электр энергияснә дотацияләр кертелсә әйбәт булыр иде. Ничә ел сөйлиләр аны. Бәя тиз күтәрелә, ә төшерергә дигәндә, еллар узса да эшләнелми. Логистик үзәкләр төзелсә дә әйбәт булыр иде.
Хәзер кредитларны алып булмас. Ставкасы нык артты. Субсидияне алу да бик авыр. Калганын алудан мәгънә юк шундый ставка булганда. Аны кире кайтаруны да уйларга кирәк бит, - дип сөйләде ул.
«Бу вазгыять фермерлар саны кимүгә китерергә мөмкин»
Балык Бистәсе районы Олы Елга авылыннан фермер Минзөфәр Исмәгыйлев сөт эшкәртү белән шөгыльләнә. Шулай ук кулланучылар кооперативы рәисе дә ул.
Бу вазгыятьнең тәэсире сизелә. Ничә көн эчкендә бәяләр арта. Продукция ташый торган йөк машинасын алу өчен ике атна элек аванс күчергән идек. Безгә ул акчаны кире кайтардылар. Машина юк, диделәр. Чит илдән кергән орлыкларны чәчеп булмас. Германиядә эшләнелгән орлык чәчә идем, хәзер аларны кертеп булмый, үзебездә булганыннан файдаланырга туры килә.
Запчастьләр булмагач, тракторлар сатып алып булмый. Техникага бәя 1,5 тапкыр артты. Гаризаларны август–сентябрь аена гына кабул итәләр. Ул вакытка кемнәр исән калыр, кемнәр юк дигән сорау да тора. Чәчүләр әйбәт узар, ашламалар алабыз. Хәле авыр булган хуҗалыкларга ярдәм булыр дип уйлыйм.
Бу вазгыять фермерлар саны кимүгә китерергә мөмкин. Атнасына җиде көн, тәүлегенә 14 сәгать эшлибез. Хәзер бәяләр белән авырлыклар тугач, кешедә кызыксыну кимер дип уйлыйм. Торыш җиңелләрдән түгел, — дип сөйләде ул.