Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фердинанд Фәтхи: «Интервью чыкканнан соң миңа хатын-кызлар күп шалтыратты»

Ул әле бер ханым белән дә очрашмаган, тик бу көннәрдә күрешергә исәбе бар.

news_top_970_100
Фердинанд Фәтхи: «Интервью чыкканнан соң миңа хатын-кызлар күп шалтыратты»
Рамил Гали

Интертат сайтында Фердинанд Фәтхинең Алинә Айдаровага биргән интервьюсы чыккан иде. «Сәнгатьне аңлаучы, минем сәхнәдә эшләвемә аркылы төшмәүче табылса, мин бүген үк өйләнергә әзер», — дигән иде ул. Менә шул сүзләрдән соң аңа хатын-кызлардан күп шалтыратулар килгән икән.

«Шул интервью чыкканнан соң миңа хатын-кызлар күп шалтыратты. Берсе кибетче булып эшлим, ди, икенчесе авылда фермада эшли, бер баласы бар, ди. Ике баласы булган хатыннар да, укытучылар да шалтыратты.

Бер хатын: «Мин намаз укыйм. Син каршы килмисеңме?» — дип сорады. «Юк, мин каршы килмим, намаз укыганнарны хөрмәт итәм», — дидем. Шулай итеп языштык-языштык та, ул: «Мин сиңа кияүгә чыгарга риза, ә син ризамы?» — дип сорады. Мин безгә очрашып сөйләшеп утырырга кирәклеген әйттем», — дип сөйләде Фердинанд Фәтхи.

Ул әле бер ханым белән дә очрашмаган, тик бу көннәрдә күрешергә исәбе бар.

Казан филармониясе артистлары куйган ретро концертта да Фердинанд абый «Тальян гармун» җырын ике ханымны култыклап башкарды, соңыннан хәтта икесен дә пәп итеп куйды.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100