Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фердинанд Фәтхи: «Мин бүген үк өйләнергә әзер»

Фердинанд Фәтхи белән сөйләшкәч, каршыңда алтмыш яшен тутырып килүче абый дип уйламассың да. Ул вакыты әзәйгәннән-әзәя барган бер яшь егет кебек. Сөйләгән сүзе урынлы, фатиры да бар, машина алырга акчасы да. Әле өстәвенә халык та үзен хөрмәт итә. Үзем хатыны булып куяр идем, билләһи! Яше генә бара шул...

news_top_970_100
Фердинанд Фәтхи: «Мин бүген үк өйләнергә әзер»
Рамил Гали

«Аерылуыбызда хатынымны гаепләмим»

Берсендә сез Тукайның «Киңәш» шигырен сөйләгән идегез. Әлеге шигырьдә Тукай укучысына «сереңне сөйләмә», дип киңәш бирә. Сезнеңчә, нинди серне кешегә сөйләргә ярамый?

Туры эфирдан сөйләдем бу шигырьне, әйе. Сер һәр кешедә дә була. Нинди серне сөйләргә ярамый? Ул сер кешене рәнҗетергә, аның күңелен төшерергә тиеш түгел. Кешене рәнҗетсәң, аның рәнҗеше сиңа төшәргә мөмкин. Кайчак кешегә үзеңнең авыр хәлдә булуыңны әйтергә кирәкми.

Миңа сөйләгезче, Фердинанд абый. Мин сезнең серегезне беркемгә дә әйтмәм, вәгъдә.

Серне сөйләргә ярамый, шуңа да ул сер. Шушы яшемә җитеп, җинаять юлына басканым, кеше кыйнап, сугышып йөргәнем юк.

Белүемчә, сез еш Арча районына әниегез янына кайтып йөрисез. Аңа хәзер ничә яшь инде?

Әнигә июль аенда 92 яшь тула, Аллаһ боерса. Гастрольләр булмаганда, мин гел әнием янында. Булдыра алганча аңа хөрмәтемне, игътибарымны күрсәтергә тырышам. Әле өстәвенә әнием авырып та тора. Шулай да, Аллаһка шөкер, үз аягында йөри.

Әтиегез күптән үлдеме?

Филармониядә эшләгән елларда әти китеп барды. 2008 ел иде ул. Әти озак авырып ятмады. Йөрәк белән китеп барды. Аны никадәр генә үлем афәтеннән саклап калырга тырышсак та, булдыра алмадык. Табиблар үләчәген әйткәч, томанда кебек йөрдем. Әти белән әнигә белдертмәдем. Бергә гомер иткән кешесенең үләчәген белсә, әни акылдан шашар иде. Әнием чыпчык үлсә дә еларга мөмкин. Әтине югалткач, әни үзгәрде. «Почмакта гына утырсын иде», — ди, елый иде. (Бу сүзләрне сөйләгәндә, Фердинанд абый үзе дә елады).

Ирләр еларга тиеш түгел, дигән сүз белән килешмисезме?

Әтине үз кулларым белән кабергә төшердем… Мин үзем сытык инде, дөресен әйтсәм. Ничек еламыйсың, ди. Гафу ит, яме?! Синең яныңда елап утыру да дөрес түгелдер. Әнгам Атнабаев та: «Еласыннар ирләр, еласыннар. Бер дә юкка ирләр еламас», — дип язган. Минемчә, һәр кешенең күңеле үзгә. Кырыс кешеләр бар, алар еламый.

Әтиегезнең үлгәнен сезгә кем хәбәр итте? Ул вакытта сез кайда идегез?

Әти җан биргәндә мин авылда идем. Әти күз алдымда үлде. Аны җирләгәч, миңа сәхнәгә чыгу бик авыр бирелә иде.

Серегезне чишеп карыйм әле. Сезне бер тапкыр да өйләнмәгән, диләр.

Һәр кешедә сер бар, Алинә, әйттем бит. Яшь чакта барыбыз да планнар корабыз, төрледән-төрле максатлар куябыз. Максатларымның барысына да ирештем кебек, әмма берсе генә үтәлми калды.

Кайсы максат? Гаилә кора алмадыгызмы?

Әйе.

Бер тапкыр да өйләнмәдегез әллә?

Бер тапкыр өйләнеп карадым. Әмма без аерылдык. Беренче хатыным Арча районы Кенәр авылыннан.

Нишләп аерылдыгыз?

Таяк ике башлы булган кебек, гаеп тә ике кешедә була. Бер-беребезне аңлап, уртак фикердә яши алмадык. Бала-чагалык булгандыр ул. Аерылуыбызда хатынымны гына гаепләмим. Берәр проблема килеп чыкса, уртага салып сөйләшергә кирәк. Шулай да элекке хатынымны начар кеше дип әйтәсем килми.

Ничә яшьтә өйләндегез?

Утызда өйләндем. Соңдыр бу, әйеме? Аңа кадәр күңелгә ятышлы туташ очрамаган иде. Элекке хатыным белән бер генә ел бергә яшәдек. Бер-беребезне ошатып өйләнештек. Хатыным математика фәнен укытты, хәзер мәгариф системасында эшли.

Бу беренче мәхәббәтегезме?

Юк, элекке хатыным беренче мәхәббәтем түгел.

Беренчесен сөйләгезче.

Яратып йөргән бер кызым бар иде. Әмма безнең арага керделәр. Күрәсең, безнең арага керүче миңа кызыккан булгандыр. Миңа ошаган кызга минем исемнән: «Яратмыйм», — дип ялган хатлар язган ул. Әле бу ике кыз үзара дуслар иде. Соңыннан миңа ошаучы туташ кияүгә чыкты. Туй көнендә миңа шалтыратып, кияүгә чыгуын әйтте. «Ник миннән күңелең кайткандыр?!» — диде. Нинди хат? Башта аптырадым. Ул хатны мин язмаган идем бит! Әмма соң иде.

Теге «сезгә кызыккан» кыз нишләп арагызга кергән икән?

Дустыңа да, туганыңа да ышанма, диләр. Бу кыз көнләшкән инде. Төгәл әйтеп тә булмый. Тагын шул ышанмау, сереңне сөйләмәүгә килеп җиттек.

«Үз баламны телим»

Берәр туташ белән «гражданский брак» белән яшәгәнез булдымы?

Анысы булды, яшермим. Бер хатын белән яшәдем. «Килеп-китешеп» йөри идек. (Бу сүзеннән соң Фердинанд абый кызарды, елмаеп куйды. «Килеп-китешеп» йөрүләре искә төшкәндер, күрәсең).

Нишләп аңа өйләнмәдегез?

Холыкларыбыз туры килмәде. Кызулыкмы шунда… Ул мине дә, әниемне дә ярата иде. Шулай да мин аңа бүген дә кайчак шалтыратам. Хатын сайлау бер дә җиңел түгел бит. Өйләнсәң, торырга кирәк. Мин инде бер өйләнеп, кире кайттым. Ир-ат аерылуны авыр кичерә ул. Күпләр тагын өйләнүдән курка кебек. Беренче хатыным белән аерылуны авыр кичергән идем. Бик озак әлеге халәттән котыла алмадым.

Балалар юк?

Балам юк. Әмма без беренче хатыным белән бала тели идек, Аллаһ үзе бирмәде. Әгәр балабыз булса, аерылышмаган булыр идек дип уйлыйм. Алга таба өйләнсәм, кеше баласын үземнеке итеп үстерә алыр идем. Әле мин үземнең баламны да телим.

Өйләнергә исәп бар?

Сәнгатьне аңлаучы, минем сәхнәдә эшләвемә аркылы төшмәүче табылса, мин бүген үк өйләнергә әзер. Әле андый кешене очратканым гына юк. Хатын-кыз әллә ни чибәр дә булмаска мөмкин, әмма күңеле якты, чиста булсын иде. Тагын бер шарт бар: әниемне хөрмәтләү. Хәтта әнине хөрмәт итү — төп шарт! Ул авылда үзе генә яши, аңа игътибар күрсәтергә кирәк. Мин үзем дә күп вакытта әни янында. Әнием үзе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Ул сугыштан соң кырык елдан артык авыл клубында җитәкче булып эшләде. Шулай ук ул Арча районының почетлы гражданины.

Күпләр каенаналарын яратып бетерми шул…

Менә минем әнине якын итәргә кирәк булачак. Әтине югалткач, әтигә карата тиешле дәрәҗәдә игътибарымны, хөрмәтемне күрсәтеп бетерә алмаганымны аңладым. Әле һаман да шул күңелемә тынычлык бирми. Әти исән булса, андый хата ясамас идем. Бу — минем зур хатам. Шуңа күрә бүген дә, мөмкинлек чыккач, авылга кайтам. Әни үзе минем өйләнүемә бер дә каршы түгел. «Исән чагымда күреп калыйм», — ди.

Чибәрлек әллә ни мөһим түгел, дисез. Яшь чакта барыбер матурлыкка игътибар итәсең инде ул, әйеме?

Яшь чакта чибәрлеккә карыйсың, әйе. Әмма чибәрлек алдый ул. Минем дә алданганым булды. Кыз бик чибәр булырга мөмкин, әмма эчке матурлыгы булмый. Тормышта алар мин-минлек белән яши. Имеш, монысын эшләмим, тегеләй итмим.

Үзегез эштән качмыйсызмы?

Юк, идәнен дә, табак-савытын да юа алам.

«Әлфия Авзалова миңа җырчы булырга киңәш итте» 

Бала юк дигәннән, уены-чыны белән артист кешенең балалары ил буйлап була, диләр. Бәлки бардыр да?

Юк. Мин хатыныма беркайчан да хыянәт итмәдем.

Сез бер генә ел өйләнеп яшәгәнсез ич…

Андый сораулар бирмә, Алинә. Мин Татарстанның халык артисты.

Ник Татарстанның халык артистына андый сораулар бирергә ярамый әллә? Кайда язылган ул? Гастрольләрдә йөргәндә кунакка чакырулар булгандыр ла…

Булгалый иде, әйе. Әмма йоклау турында гына уйларга кирәкми. Матур итеп сөйләшеп, чәй эчәргә дә ярый бит. Бер тарих сөйлим. Себердә бер ханым үзенә кунакка чакырды. Мин аларда куна калдым. Икебез ике бүлмәгә яттык. Минем яныма чыгар микән дип, мин көтеп яттым. Ә ул мине көтеп яткан икән. Иртән: «Ник килмәдең?» — дип көлештек.

Нишләп янына чыкмадыгыз инде?

Кыймадым, аны көтеп яттым.

Ничек җырчы булып киттегез?

Авылыбызга Әлфия Авзалова концерт белән килгән иде. Әлфия апа мине баянга җырлатып карады да җырчы булырга киңәш итте. Аның: «Энем, Татарстан җыр һәм бию ансамбленә эшкә кер. Авылда эшләргә беркайчан да соң түгел. Яшь чакта җырла», — дигәнен һаман да хәтерлим. Бу ансамбль ул елларда Дәүләт филармониясенә карый иде. Мине ансамбльгә эшкә алдылар. 

Бу елларны сез инде өйләнгән?

Әйе, хатыным белән икәүләшеп авылдан Казанга киттек. Башта хатынымның туганнарында яшәдек. Соңыннан «малосемейка» алдык. Акчасын да түлиләр иде. Җиде-сигез мең алган чаклар да булды. Җитми иде, яшермим.

Нинди иде Әлфия апа?

Ул һәрвакыт үз киңәшләрен бирә иде. Кәеф булмаса, кызыклы тарихлар сөйли иде. Аның шаяртулары кесә тулы иде. Әйбәт кеше иде, кыскасы! Урыны оҗмах түрендә булсын.

Илһам абый Шакиров…

Шулай ук легендар җырчыбыз! Аңа рәхмәттән башка сүз әйтә алмыйм. Бәйгеләрнең күбесендә Илһам абый жюрида утыра иде. Һәрвакыт: «Үзеңне сынап кара», — дип, бәйгеләрдә катнашырга өнди иде. Әмма беркайчан да мин бу катнашучыны беләм, дип югарырак баллар тезми иде. Әгәр ярдәм сорасаң: «Хәзер мин сиңа ярдәм итәрмен, ярар. Әмма син башка фестивальдә катнашканда, көлкегә кала аласың», — дия иде. Гаделлеге өчен рәхмәт аңа! Шушындый легендар җырчылар белән эшләп, тәҗрибә туплый алуым — минем өчен горурлык.

Тагын кемнәр бар иде анда?

Кемне әйтим икән?.. Хәмдүнә Тимергалиева, мәсәлән. Ул да миңа Филармониядә эшли башлаганда ярдәм итте. Җырчылар арасында синең кимчелегеңне, җитешеп бетмәгән ягыңны күреп тә, бу хакта сиңа әйтмәүчеләр бар. Аңа шулай да ярый, имеш. Ә менә Хәмдүнә ханымда, Илһам абыйда андый әйбер юк иде. Алар Филармониянең статусы, дәрәҗәсе өчен тырышып эшләде. Хәмдүнә беркайчан да беркемне дә батырмады. Әйе, ул сүгеп ташларга мөмкин, әмма аның әйткән сүзе файдага була иде.

Нишләп филармониядән китәргә булдыгыз?

Биредә эстрада бүлеген яптылар, җырчылар калмады. Бөтен эстрада җырчылары бер мәлне урамда калды. Бер-ике елдан соң мин Казан шәһәр филармониясенә эшкә урнаштым. Ул вакытны ул Милли-мәдәни үзәк иде. Мин эшкә кергәндә, әлеге үзәкнең җитәкчесе Ринат Закиров иде. Ринат әфәндене хөрмәт итәм. Эшсез калгач, авыр вакытларда ул миңа ярдәм кулын сузды. Бүгенге көнгә кадәр читтә яшәгән татарларны барлап, алар белән элемтә булдыра. Ул татар халкы өчен ихластан борчылып яши. Гадилеге өчен дә хөрмәт итәм аны. Депутат булдым дип, самолетның «вип» урыннарында йөрмәде. Концерт куярга очсак, безнең янда утыра иде. Әгәр мөмкинлегем булса, аңа татар халкы алдында куйган хезмәте өчен һәйкәл куяр идем. Үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып йөрми ул, сәламәтлеген дә бетермәде түгел. Рәхмәт аңа!

Татар теленең бүгенге халәте турында нәрсә әйтә алырсыз?

Татар теле авыр хәлдә инде хәзер. Татар республикасында яшәп, үз телебезне кысуга шаккатам. Бу бер дә дөрес әйбер түгел. Үзбәкстанны, Кыргызстанны ал. Рәхәтләнеп үз телендә сөйләшә алар. Кысучы да, үзләрендә оялу хисе дә юк.

Ә татар эстрадасы?

Эстрадабызда алга китеш бар. Әмма артык алга китеп, зәвыкны югалтмасак иде. Җырчылар сикерә, билдән түбән сүзләр сөйли. Тамашачы татар халык җырларын, классика тыңларга йөрми. Нишләп йөрмиләр? Чөнки бу типтагы җырчылар сикереп җырламый, халыкны көлдереп, акча эшләү максаты белән генә йөрми. Безнең халыкка оятсызрак мәзәк сөйләсәң, эче катып рәхәтләнеп кул чаба. Шул вакытта залда җитди рәвеш белән утырганнар да күренә. Минемчә, нәкъ менә алар югары сәнгатьне аңлаучылар.

Тамашачының зәвыклы концертларга йөрмәвендә кем гаепле?

Тамашачыны җырчылар тәрбияли. Татар халкының никадәр моңлы халык булуын күрсәтүче җырларны тыңламауда җырчылар үзләре гаепле. Чәчәккә су сипсәң, ул үсә! Илһам абыйлар чорын алыйк. Әлфия апа бу сикерүләрне күрсә, шаккатыр иде. Мин эшләгән Казан шәһәр филармониясендә һәр концертны белгечләр, ягъни директорыбыз, режиссерыбыз, сәнгать җитәкчебез карап чыга. Һәр концертыбыз алдан ук уйланып куела. Сикерү түгел, ә сәхнә почмагыннан чыгып, халыкка ничек каравыбыз да тикшерелә. Менә бу — тамашачыны хөрмәт итү! Казан шәһәр филармониясе хәзер алга китте. Төрле концертлар әзерлибез, «Казан» бию ансамбле төрле биюләр куя.

Сезгә Казан шәһәр филармониясен мактарга куштылармы әллә?

Юк, мактарга кушмадылар. Ихластан әйтәм, чынбарлыкны сөйлим. Безгә килеп карагыз. Бездә бер генә дә кимчелек юк. Анда чын сәнгать! Бу җитәкчеләрдән тора. Салам кыстырып, филармонияне мактаудан миңа бернәрсә дә булмый.

«Сикерүче» җырчылар сездән популяррак, гафу.

Әйе, шулайдыр, әмма артистта сәхнә әдәплелеге булырга тиеш. Артист халыкны пычратырга түгел, киресенчә, тамашачыны югарыга күтәрергә тиеш дип уйлыйм. Күп акчалар эшлим, халыкны көлдерәм дип, сәхнәгә теләсә нәрсә алып чыгарга ярамый. Менә шушы кагыйдәләрне үтәмәгәнгә күрә, сәнгатебезнең зәвыгы кими бара. «Худсовет» булсын, белгечләр җырчының программасын карасын. Хәзер бит җырчы нәрсә эшлисе килә, шуны эшли. Әле фонограммасы да бар. Чын җырчы үз тавышы белән җырларга тиеш!

Сезнең концертыгызга тамашачы үзе билет сатып алып килерме, ничек уйлыйсыз?

Концерт залы 100 процентка тулыр, димим. Шулай да үз тамашачым бар. Филармония концертлар залында ел саен концерт куеп килә идем. 60 яшьлек юбилеем уңаеннан да концерт куясы идем, әле менә шушы коронавирус таралу сәбәпле, кичектерергә туры килер, күрәсең. Концертыма сине дә чакырырмын, Алла теләсә. Кешене көлдерәм дип кенә әллә ниләр кыланасым килми. Булсын, сүзем юк — сикерсеннәр. Болында төрле чәчәкләр булса, болын үзе дә матур була ул. Әмма сәнгатьнең дәрәҗәсен төшерәсе түгел. Тамашачыны хөрмәт итәргә кирәк. Аларны «акча капчыклары» урынына күрмәсеннәр иде.

«Машина сатып ала алам»

Машина йөртәсезме?

Юк, машина йөртергә куркам. Г. Тукай исемендәге филармониядә эшләгәндә, гастрольләрнең берсендә машина белән юл читенә аудык. 90нчы еллар булды ул. Шушы юл һәлакәтеннән соң куркып калдым. Берара хәтта машинага якын да килми идем. Югыйсә, машина да сатып ала алам. Авылга әни янына кайтканда, автобуста яисә берәрсенә ияреп кайтам.

Үзегез курыккач, хатыныгызга алып бирерсез машина. Ул сезне йөртер.

Үземнең дә йөртәсем килә. Куркуны җиңеп, үземә машина йөртергә иде. Бер таксист белән сөйләшкән идем. «62 яшемдә рульгә утырдым», — диде ул. Теләгең булса, беркайчан да соң түгел.

Үпкәләмәгез, сорыйм. Әңгәмә барышында күп тапкыр: «Әни, әни», — дидегез. Әллә «маменькин сынок» инде сез?

Юк, ялгышасың! Әнине олылау «маменькин сынок» булу түгел ул. Әйе, мин артык йомшактыр. Әмма син ялгышасың! Әгәр гел әни янында гына булып, аның сүзен генә тыңласам, бәлки «әни малае» булыр идем. Яшермим, гомерем буе әни дип яшәдем. Безнең бөек шагыйребез Муса Җәлил: «Бар җырымны илгә багышладым, гомеремне дә бирәм халкыма», — дигән. Ә мин: «Бар җырымны илгә багышладым, гомеремне бирәм әнкәмә», — дияр идем.

Кешеләр әшәкеме?

Белмим. Берсендә бер җырчы минем күлмәгемне лезвие белән кискән иде. Биюченең камзулын киеп, сәхнәгә чыгарга туры килде. Ул җырчы үзен танысын әле. Мин үзем беркайчан да кешегә начарлак эшләмәдем. Хәтта берсендә өйдә тычканны тоткач та, аны үтермәдем. Беләсеңме нишләдем? Аны су буена төшердем. Ул да җан иясе бит, аның да яшәргә хакы бар.

Сезгә 60 яшь. Гаиләгез дә, балагыз да юк. Бу сезнең хатамы?

Шулайдыр, әйе. Ир-ат бер өйләнгәннән соң, хатын-кыздан күңеле кайтса, тагын ялгышудан куркырга мөмкин. Миндә шундый хәл. Хаталанмыйча яшәп булмыйдыр да ул, Алинәкәй! Шулай да, яшьрәк хатынга өйләнсәм, бала алып кайтырга хутым бар, Аллаһка шөкер! Бу өлкәдә тәҗрибәм бар, борчылмасыннар. Мине һәм әниемне хөрмәт итсәләр, эшемне аңласалар, бүген үк кияү булырга әзермен!

Фердинанд Фәтхи 1959 елда Арча районы Иске Ашыт авылында туган. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укып, туган авылында мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләгән. 1990 елда ул Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты, ә бер елдан ансамбльнең хор солисты булып чыгыш ясый. Аңа 2002 елда Татарстанның атказанган артисты исемен ала. 2012 елда Татарстанның халык артисты исеменә ия була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100