Фаяз Хуҗинны соңгы юлга озату: «Ул янәшәбездә кебек тоелсын өчен барысын да эшлик»
Казанның 1000 еллыгын билгеләү тарихы да аның исеменә тоташа, Болгар, Биләр экспедицияләре дә аның исеменә бәйле – легендар галим Фаяз Хуҗинны соңгы юлга озату мәрасимендә безнең хәбәрчебез дә катнашты.
Күренекле галим Фаяз Хуҗин китеп барды. Тыйнак кына китеп барды. Гәрчә зур залларда зур мәрасимнәр оештырырлык даны булса да. Казанның Зәңгәр мәчетенең җыйнак кына ишегалдыннан озаттык зур галимебезне.
Фаяз Хуҗинга 74 яшь иде. 1 августта аңа 75 яшь туласы иде.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Фаяз Хуҗин – тарих фәннәре докторы, күренекле археолог, 750дән артык фәнни һәм фәнни-популяр басмалар, шул исәптән, монографияләр, китаплар, уку әсбаплары авторы. Монда, әлбәттә, аның Казанның мең еллыгын билгеләү турында карар кабул итәргә мөмкинлек биргән «Казан Кремле» археологик экспедициясенең фәнни җитәкчесе булуын да өстәргә кирәктер. Гади генә итеп әйткәндә, Казанның мең еллыгын билгеләү тарихы нәкъ менә Фаяз Хуҗин исеме белән тарихта кала.
Зәңгәр мәчет ишегалды Фаяз Хуҗинны озатырга килгән галим-голәмә белән тулган иде.
Дөресен әйткәндә, күпләр белми дә калды әлеге кайгылы вакыйга һәм бу мәрасим турында. Иң якын кешеләре һәм фикердәшләре җыелып ихлас җылы сүзләрен әйтте дә, җеназа намазы укылып, галимнең җәсәден туган ягына – Зәй районы Карман авылы зиратына озатылды.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Озату мәрасимен галимнең шәкерте, фикердәше, дәвамчысы, Альфред Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков алып барды. Алдан төзелеп килештерелгән программа буенча түгел, теләгән кеше галимнең җәсәде янында җылы сүзен әйтә алырлык итеп оештырылган.
«Казан Кремле» музей-тыюлыгының бүлек мөдире-баш архитекторы Рөстәм Зәбиров: «...Мин аның чиста әдәби телдә татарча сөйли алуына кызыга идем. Ә ничек матур итеп татарча җырлый иде! Ул моңның ни икәнен белде. Аның фәндәге эшен бәяләп бетергесез. Үз вакытында Альфред Халиков Казанның 800 еллыгын дәлилләргә тырышты, аннан соң безнең фәнни кадрлар 1000 еллыгын дәлилләрлек итеп өлгереп җитте – дәлилләр өчен күп материал тупланган һәм бу нигезләү комплекслы иде. Бик күп халыкара симпозиумнар үткәрелде. Бу безнең фән эшлекләренең дә дәрәҗәсе турында сөйли. Монда Фаяз Шәриповичның өлеше бик зур».
Тарихчы, тарих фәннәре докторы Гамирҗан Дәүләтшин: «Бик авыр көн иде кичә, бик зур тетрәнү булды. Без Фаяз белән якын дуслар идек. Биләр музеен эшләгәндә эшләр беткәч татарча җырлый идек. Ул: «Минем техника әйбәт, синдә моң күп», – дия иде. Чиста күңелле кеше иде. Сайланып тормыйча кайда чакырсалар, шунда барыр иде, авылга барып та сөйләп кайтырга вакыт таба иде. Мин Фаяз Хуҗинның исеме тарихта калачагына бик ышанам. Вакыт кешеләрне или, ләкин ул калачак».

Тимур Сөләйманов: «Бөек шәхесебез, остазыбыз, талантлы яшьләрне Биләргә кайтаручы, Биләргә карата җылы хисләр сеңдерүче. Эшләгән эшләре, эзләнүләре дәвамлы булыр, чөнки шәкертләре, укучылары бар».
Философия фәннәре Фәрит Солтанов: «Фаяз Шәрипович белән бер чорда аспирантурада укыдык. Аның үлемен ишеткәч күңелнең бер кылы өзелгән кебек булды. Фаяз ул татарның зыялы кешесе иде. Тәртипле, намуслы кеше иде. Без барында хәтердә булырсың».
Озатырга күренекле җырчы Миңгол Галиев та килгән иде. Ул да татарның Фаяз ага кебек кешеләре булуына горурлануын белдереп, җылы сүзләрен җиткерде.
Озату мәрасименең микрофонсыз булуы да аның рәсмилектән качарга теләү дип аңларга булгандыр, гәрчә бу чыгыш ясаучыларның сүзләрен ишетергә комачаулык тудырса да. Ә шулай да, мөгаен, шулай тыныч кына китеп баруының да үз фәлсәфәсе бардыр, бу да галимнең алдан күрә белгән зирәкледер, бәлки. Ул шау-шулап озатылмаган да икән, күпләр өчен исән кебек тора бит ул. Аның эшен шәкертләре, фикердәшләре дәвам итә икән, димәк, ул яши.
ТР Фәннәр Академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов озату мәрасимендә нәкъ менә шушы фикерне әйтте.

Рифкать Миңнеханов: «Бу зур югалту... галимнең әле эшли торган вакыты иде... Бик көчле галим иде, кешелекле галим иде – аны бөтен кеше яратты. Чыгышларын бик матур ясый иде. Фәнгә үз карашы бар һәм эшенең нәтиҗәсе дә бар иде. Галимнәребез фән өчен, республика өчен эшли. Ул әле китәргә тиеш түгел иде, аның әле тормышка ашырасы проектлары бар иде... Аның эзләнүләре нәтиҗәсе, алымнары безгә кала. Ул эшләр дәвам итәчәк, алар аның белән бергә китеп бармый. Әйдәгез, ул яныбыздан китмәсен, янәшәбездә кебек тоелсын өчен барысын да эшлик. Ул янәшәбездә кебек булсын: рухы шат булып, шәкертләренең аның эшен дәвам итүен, аларның казанышларын күреп сөенеп торсын».
Мәрасимнең рәсми өлеше һәм җеназа намазы үткәннән соң Фаяз ага турында ихлас сүзләр җыеп калырга тырыштым.

«Фаяз абый фәнни яктан тыныч күңел белән китеп бардымы икән – аның эше дәвам итәме?» дип сорадым мәчет ишегалдында басып калган галимнәрдән.
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков: «Һичшиксез, тыныч китте дип уйлыйм. Чөнки соңгы елларда мәктәп балалары белән актив эшли иде. Аеруча «Сәләт» янына тупланган балалар белән остаз буларак эшләде – проектларын карый иде, аларга фәнни-популяр лекцияләр укыды. Миңа калса, ул киләчәктә көчле галим булып үсәсе яшь егетләрне һәм кызларны барлап куйган булгандыр. Мин Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгында эшләгәндә янәшә утырып проектларын караганым да булды. Ул аларны җентекләп өйрәнә һәм аталарча киңәшләрен дә бирә иде. Миңа калса, аның рухы шат, чөнки ул кулыннан килгәнне эшләргә тырышты һәм эшләде дип уйлыйм».
Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов: «Әлбәттә, бик күп эшләде, аның фундаменталь хезмәтләре бар. Болгар һәм Биләр буенча күп еллар археологик эзләнүләр алып барды. Шәкертләре күп булды. Фәнни мәктәбе бар. Археология институты директоры Айрат Ситдыйковның да аның шәкерте булуын беләсез. Ул бик якты кеше иде. Җәмәгатьчелек белән актив эшләде, мәгърифәтче булды».

Мәрҗани исемендәге Тарих институты галиме Илнур Миргалиев: «Фаяз Хуҗин тарихчыларның Казан мәктәбенең иң билгеле шәхесләреннән иде. Әле бу мәктәп үз юлын тота. Фаяз абый бик зур эшләр эшләгән, фәндә үз сүзе булган кеше. Идел буе Болгары буенча төп белгечләрнең берсе иде. Ул безнең классик тарихчыбыз иде. Фаяз абый фәнни яктан тыныч күңел белән киткәндер, тормыш юлын матур һәм нәтиҗәле тәмамлады. Аның дәвамчылары бар».
Татарстан Милли музее генераль директоры, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов: «Туксанынчы елларда укучылар өчен Фаяз абый дәреслекләре аша да таныш – без алар белән мәктәптә укыдык. Ул безнең өчен чын мәгънәсендә легенда иде. Ул безнең өчен бер үрнәк. Фаяз Хуҗин чын мәгънәсендә остаз, укытучы иде. Бөтендөнья татар яшьләре форумы чараларында да – «Ачык университет» булсынмы, «Акыл фабрикасы»мы, «Печән базары» экскурсияләреме – барысында да актив катнашты, беркайчан да баш тартмады. Аның белән 2 көнлек итеп оештырылган Болгар-Биләр экскурсиясе Мәдәният министрлыгының бер экскурсиясенә әверелде. «Тархан» уенында да катнашты. Кеше вафат булгач гамәл дәфтәрләре ябыла диләр, Фаяз абый кебек шәкертләре, дәвамчылары, укучылары булган кешенең савабы дәвам итә һәм ул йөзләрчә еллар дәвам итәр дип уйлыйм».
-
Фаяз Хуҗин: «Тәңкәгә нигезләнеп кенә Казанның яшен билгеләделәр дию дөрес түгел»
-
Фаяз Хуҗин: «Идел болгарларының бабалары агач өй җиткерергә мари, удмуртлардан өйрәнгән»
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
-
Хуҗин Фаяз Шәрип улы – 1951 елның 1 августы, Зәй районы Карман авылы – 2026 елның 14 июне, Казан. Туган авылында җирләнә. Археолог, тарихчы, тарих фәннәре докторы (2002), ТР Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы (2004), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2002).
Казан педагогия институтын тәмамлый (1972). 1974–1996 елларда Тел, әдәбият һәм тарих институтында (1989–1990 елларда археология бүлеге мөдире), 1997 елдан Тарих институтында (2007 елдан баш фәнни хезмәткәр), Археология институтында. Бер үк вакытта Татар гуманитар институты (2012 елдан Казан университеты) профессоры (2008–2011 елларда Татарстан тарихы кафедрасы мөдире).
Фаяз Хуҗин җитәкчелегендә Биләр, Сувар, Җүкәтау, Чаллы шәһәрлекләрендә, Казан Кремлендә киң колачлы казу эшләре башкарыла. Казанның иң борынгы шәһәр ныгытмаларын, Казан ханнары каберләрен, Кол Шәриф мәчетенең археологик калдыкларын һәм XI–XVI йөзләрдәге башка архитектура корылмаларын тикшерүгә, археологик чыганаклар нигезендә урта гасырлар шәһәрләренең (шул исәптән Казанның, Алабуганың) яшен ачыклау методологиясен һәм методикасын эшләүгә зур өлеш кертә.
Хезмәтләре элгәреге болгарлар, Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы археологиясенә һәм тарихына, Идел буе халыклары тарихи-мәдәни мирасын саклауның актуаль мәсьәләләренә карый; урта мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен уку ярдәмлекләре, фәнни-популяр китаплар авторы. Болгар шәһәрендәге Болгар цивилизациясе музее, Татарстанның Казан Кремлендәге Археология музее һәм Биләр шәһәрлеге музее фәнни концепцияләрен эшләүчеләрнең берсе.
«Поволжская археология» журналының баш мөхәррире, «Гасырлар авазы = Эхо веков», «Филология и культура» журналлары редколлегияләре әгъзасы. «Татарстан Республикасының археологик картасы»н (1–6 том, 1981–1990) төзүдә катнашканы өчен ТР Дәүләт бүләгенә лаек була. Медальләр белән бүләкләнә. (Чыганак: Татар энциклопедиясе сайты)