Фаяз Хуҗин: «Идел болгарларының бабалары агач өй җиткерергә мари, удмуртлардан өйрәнгән»
Биләр – Кече Чирмешән елгасының сул кушылдыгы буенда урнашкан урта гасырлар (X-XV йөзләр) шәһәре, Идел буе Болгарының эре сәяси, рухи, мәдәни һәм сәүдә-һөнәрчелек үзәге. Халыкка исә ул «Хуҗалар тавы», «Изге чишмә» комплексы аша таныш. «Интертат» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина онытылган Биләр шәһәрлегендә булып кайтты.
Биләр эзләре буйлап...
Биләрдә бик күп тапкыр булганым бар. Иң беренче тапкыр барганымны хәтерлим: табигатьнең көзгә таба авышкан мәле. Без, җылы киемнәрдән, бирегә тәмле чишмә суын алырга – «Изге чишмә»гә дип, авылдан килешли, кереп чыктык. Безнең кебек – үзләре белән су алып китәргә килгән кешеләр бихисап иде. Шунда торбалардан су агып торган урынга игътибар иттем: тәңкә акчалар ялтырап тора. Тагын күңелгә кереп калган бер шомлы күренеш: чишмәнең кирпеч корылмасында – күпсанлы шәм эзләре. Аларны яндырганнар, кирпечләр ямьсез кара төскә кергән, һәм шунда шәм эреп калган. «Нәрсә соң бу?» – дип шушы каралган кирпечләргә, эреп калган шәмнәргә төртеп, әти-әнидән сорыйм. Миңа ул вакытта 5 кенә яшь, дөньяны күрмәгән балага бар да кызыклы, тик, кешеләрнең менә шулай кылануларына шул вакытта ук ризасызлык белдергәнем истә калган.
Күпме карлар эреп, сулар акса да, Биләр һаман да шул матур булып кала бирә, кешеләрне үзенә җәлеп итеп тора. Үземне белгәннән бирле монда куе агачлар үсеп утыра, биек таулардан чип-чиста, шифалы салкын су ага. Ә табигате, һавасы – искиткеч! Баксаң, нәкъ шушы урында борынгы әби-бабаларыбыз яшәгән, һөнәрче остаханәләре калдыклары (тимер эретү-эшкәртү, бакыр эретү-кою, сөяктән, пыяладан кирәк-ярак ясау остаханәләре һ.б.), чүлмәк яндыру мичләре булган.
Дөньяга дан казана Биләр. Шәһәрлекнең мәйданы, бистәләрен дә кертеп, 800 гектар тәшкил итә. Мәсәлән, Борынгы Русьтагы Киев, Лондон шәһәрлектән күпкә кечкенә, Константинополь белән Сәмәрканд кына Биләрдән зуррак була.
Шуны әйтеп үтәргә кирәк: Болгарда, Биләрдә безнең әби-бабаларыбыз ислам динен кабул итә! Менә нинди мөһим вакыйгалар булган тарихи урын бу.
Тик көннәрдән бер көнне бар дөньяга чәчәк аткан Биләр шәһәрлеге җир белән тигезләнә, дөрләп янып, көлгә әйләнә: Чыңгыз хан оныгы Батый хан үзенең явы белән килеп, Биләрне яндыра. Риваятьләр буенча, шәһәрне якларга 40 кыз чыга. Кызлар тавын кызлар үзләренең яулыклары белән читтән балчык ташып ясаган. Аларның җаннары кош булып очып киткән җирдә чишмә барлыкка килгән. Бу – бары тик риваять кенә. Галимнәр бу урынның энергетикасы бик көчле икәнен әйтә. Күпләр шул тауга менеп, теләк тели, авыруларыннан терелә, имеш.
Нинди серле урын ул – Биләр? Батый хан яндырып, көл иткән Биләр каласыннан нәрсәләр сакланып салган? Казу эшләрендә археологлар нинди байлыклар тапкан? Һәм ни өчен Биләрне Болгар дәрәҗәсендә күтәрергә кирәк? Бу сорауларны Биләрдә 1969 елдан бүгенге көнгәчә казу эшләре үткәргән танылган археолог, тарих фәннәре докторы, профессор Фаяз Хуҗинга бирдем.
Биләр шәһәре 1967 елга кадәр 40 ел буе өйрәнелми
Биләр шәһәрлеге хәзерге Алексеевск районы Биләр авылы янында урнашкан. Биләр дәүләт тарих, археология һәм табигать музей-тыюлыгы территориясен тәшкил итә. Биләрдә күпләргә таныш «Хуҗалар тавы», «Изге чишмә» комплексы бар. «Хуҗалар тавы» – IX-X гасырдан ук халык телендә «изге» җир булып саналган. «Изге чишмә»нең шифалау көченә ышану, анда төрле йолалар үткәреп, дога укучы электән үк булган. Бу җирне «кече Хаҗ урыны» дип тә атаучылар бар…
– Фаяз абый, Биләр – бик борынгы шәһәр булган, диләр, ул кайчаннан өйрәнелә башлады?
– Биләр – тарихта күптән билгеле олы мирасыбыз, дөньякүләм танылган археологик истәлек, – дип башлады сүзен археолог. – Язма әдәбиятта Биләр шәһәрен беренче тапкыр 1740 елларда тарихчы Василий Татищев искә ала. Ул Биләрнең зурлыгына игътибар итә, Болгар дәүләте заманыннан сакланып калган таш, кирпеч бина эзләре күренеп тора, ди. Шуннан соң, башка тарихчылар да Биләр җирлегенә игътибар итә башлый. Әмма Биләр Казаннан ераграк урнашкан (140 чакрым). Иделдән дә, Камадан да ерак. Шуңа күрә Биләргә археологлар сирәк килә.
1881 елларда төбәкне өйрәнүче галим Василий Казаринов казу эшләрен үткәрергә тырышып карый, Биләрнең тасвирламасын ясый. Шәһәр ныгытмаларының күренеп торуын, Балынгуз тавын, чишмәне, гомумән, археологик истәлекләр барлыгын әйтә. Шулай да, Биләр серле шәһәр булып кала әле.
XIX гасырда төбәкне өйрәнүчеләр анда еш булып тора, алар казу эшләре үткәрмиләр, җир өстендә аунап яткан табылдыкларны гына җыеп алалар, кыйммәтлерәкләрен Казан университеты галимнәренә сатып җибәрәләр. Табылдыкларны бер өлеше Казан университетының археологик музеенда сакланып кала, бер өлешен Дәүләт Эрмитажына, Россиянең Дәүләт тарихы музеена озаталар. Хәтта Финляндиянең Милли музеенда да Заусайлов исемле Казан сәүдәгәре җыйган коллекция саклана.
Беренче тапкыр казу эшләрен 1915 елда археологлар Пётр Пономарёв белән Михаил Худяков үткәрә. Беренче Бөтендөнья сугышы барган вакытта ни өчен казу эшләрен нәкъ менә Биләрдә башлыйлар соң? Бу гамәлләрен алар: «7 елдан соң, 1922 елда, ислам динен кабул итү вакыйгасының 1000 еллыгын билгеләп үтәргә тиешбез. Ислам Биләр җирлегендә кабул ителгән. Шуңа күрә, Биләр шәһәрлеген казып, элгәреге исламга бәйле табылдыклар килеп чыкмасмы?» – дип аңлаталар. Хыяллары, әлбәттә, Василий Татищев язып калдырган мәчет хәрабәләрен табу була. Чыннан да, XVIII гасырда мәчетнең таш нигезе һәм манарасы ерактан ук күренеп торган әле. Худяков белән Пономарёв нәкъ менә мәчет булырга тиешле урында казу эшләре алып баралар. Мәчетнең бер почмагын казып та чыгаралар кебек... Кызганыч, алар казу эшләрен туктатырга мәҗбүр була – сугыш вакыты ич, акча кытлыгы үзен сиздергән, әлбәттә.
1928 елда Алексей Башкиров җитәкчелегендәге экспедиция Биләрдә 10 көн буена казу эшләре алып бара. Әмма бу тикшеренүләр Олуг шәһәрне өйрәнүдә бер эпизод кына булып кала. Шуннан соң Биләргә археологлар 40 елга якын аяк та басмый. Бу чорда галимнәрнең игътибары шәһри Болгарга юнәлтелә.
1967 елда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшләүче күренекле галим, Казан дәүләт университеты профессоры Альфред Халиков җитәкчелегендә Биләр археологик экспедициясе оеша. Биләргә мин беренче мәртәбә 1969 елда аяк бастым.
Биләрдә табылган Җәмигъ мәчете – Татарстан территориясендә Х гасырга караган бердәнбер мәчет
– Археологиягә беренче адымыгыз кайсы ягы белән истә калды?
– 1нче курста безгә, Казан дәүләт педагогика институты студентларына, булачак тарихчыларга, Альфред Хәсәнович Халиковның хатыны Елена Александровна археологиядән лекцияләр укыган иде. Биләргә практикага безне шул ханым алып килде. Ул чакта Елена Александровна «Монгол яуларына кадәрге Идел Болгарында мөселман зиратлары» дигән темага диссертация язу өстендә эшли иде. Ислам дине Болгар җирләренә кайчан үтеп кергән һәм кайсы гасырларда ныклап урнашкан? Менә шушы тема кысаларында ул Биләрнең борынгы зиратларын өйрәнә башлады. Казу эшләрендә мин дә катнаштым. Хәтерем ялгышмаса, 300ләп каберлек тикшерелде. Археология миңа бик кызык фән кебек тоелды. Шул ук елны Биләрнең кәрван-сарае булырга тиешле җирдә эшләдек. Казу эшләре берничә ел дәвам итте. Мин җәйге каникулларны Биләрдә үткәрә торган булып киттем. Биләрдә беренче ел миндә шул ягы белән истә калды.
1972 елда казу эшләрен без Биләрнең үзәгендә – эчке шәһәрдә башлап җибәрдек. Альфред Хәсәновичның максаты – хан сараен табу иде. Озак эшләдек. Ниһаять, казылмаларда таш бина эзләре килеп чыкты. Мәйданы – 2500 кв.м! «Хан сараен таптык!» – дип шатланып йөрде остазыбыз. Архитектура тарихы белгече Сәйяр Айдаров кына бераз кәефне төшерде. «Юк, хан сарае түгел бу, мәчеткә охшаган, кыйблага карап тора әнә», – диде ул, ныклы бер ышаныч белән. Ул күрсәткән урынны казыгач, манарасы да килеп чыкты. Әлбәттә, начар сакланган. Әмма бинаның планы күренеп тора: таш һәм агач өлешләре, колонналы залы бар. Галимнәр аны Болгар археологиясендә зур ачыш буларак кабул итте. XVIII йөз галимнәре Василий Татищев («великий храм и столп (башня)» һәм Николай Рычков («преогромной величины каменный столп») язып калдырган архитектура истәлеге – Җәмигъ мәчет хәрабәләре иде бу. Әлеге сүзләрне 1832 елда Биләрдә булып киткән язучы һәм публицист, Казанда чыга торган «Заволжский Муравей» журналы нәшире Николай Рыбушкин да кабатлый. «Хәрабәләренә карап фикер йөртсәң, бу мәчет Болгарныкына караганда күпкә зур булгандыр», – дип яза ул.
Идел Болгарстанында археологлар тарафыннан табылган һәм Х гасырга караган бердәнбер мәчет әле бу. Әйткәнемчә, шәһри Болгардагы ХІV гасыр мәчетеннән зуррак. Биләрнең үзәгендә, хан сарае тирәсендә урнашкан. Болгар дәүләтенең үзәк мәчете булып торгандыр ул.
Җәмигъ мәчетнең көнчыгышында мәйданы ягыннан артык зур булмаган зират урнашкан. Биредә 50ләп кабер тикшерелде. Үлгән кешеләрнең кайберләре кирпеч төрбәләр эчендә ята иде. Барысы да саф мөселман йоласы буенча җирләнгән. Антропологлар әйтүенчә, монда күмелгән кешеләр баш сөякләренең төзелеше ягыннан гади кешеләрдән бераз аерылып тора (монголоид сыйфатлары күбрәк). Бу – болгар ханнарының, аларның якыннарының, гомумән, югары катлау кешеләренең каберләредер, чөнки шәһәр уртасында, Жәмигъ мәчете янында, махсус төрбәләрдә гади кешеләрне күммәсләр иде.
«Биләр шәһәренең планировкасы Багдадныкына охшаган»
– Ә кәрван-сарайны таба алдыгызмы әле?
– 1969 елда казый башлаган «кәрван-сарай» хәрабәләре җәмәгать мунчасыныкы булып чыкты. Бу фикерне беренче булып Мәскәү археологы, озак еллар Шәрык архитектурасы тарихы белән шөгыльләнгән галимә Эмма Зиливинская әйткән иде, без дә килешергә мәҗбүр булдык. Әлеге кирпеч бина идән астында ясалган махсус каналлар буйлап йөрүче эссе һава белән җылытылган, аерым бүлмәләрдә эссе һәм салкын су салынган цистерналар урнаштырылган. Боларның барысы да – Шәрык мунчалары өчен хас детальләр.
Җәмигъ мәчет янында ачылган бинаны да без, элегрәк, шартлы рәвештә «бай феодал йорты» дип йөртә идек. Биредә, күрәсең, үзенең гаиләсе белән югары дәрәҗәле берәр дин әһеле яшәгәндер, дип уйладык. Әлеге бина да җәмәгать мунчасы булгандыр, күрәсең. Шәрык илләрендә мәчет янына, намаз алдыннан тәһарәт алып чыгу өчен, мунчасын да салып куя торган булганнар бит.
Җәмигъ мәчеттән төньяк һәм көнбатыш тарафка 200 метр чамасы ераклыкта өченче, дүртенче мунчалар булуын да ачыкладык, аларның берсен элегрәк казып чыгарган идек, соңгысын хәзер тикшереп ятабыз.
1973-1975 елларда без Биләрне самолеттан аэрофотоларга төшереп өйрәндек. Фотоларда Биләрнең эчке планировкасы яхшы күренеп тора иде: мәчет тирәсендә зур мәйдан булган, урам эзләре чалымлана, өч дистәдән артык кирпеч-таш бина эзләрен билгеләдек. Алар самолеттан бик яхшы күренде. Без тагын бер мәртәбә Биләрнең зур һәм борынгы архитектура истәлекләренә бай шәһәр булганлыгына инандык.
– Әлеге архитектура истәлекләрен – мәчетләрне, мунчаларны, байларның торак йортларын – кемнәр төзегән икән?
– Баштагы чорларда, Х гасырда дип әйтик, мәчет, мунчаларны төзү өчен осталарны Шәрык илләреннән чакыртканнар, дип уйлыйбыз. Җәмигъ мәчетне Ибн Фадлан белән 922 елда килгән төзүчеләр башкармады микән, дим. Биләр шәһәренә дә алар нигез салганнардыр, мөгаен. Аның планировкасы – эчке һәм тышкы шәһәр – Багдадныкына охшаган. Ныгытмалары эчендә Биләрнең территориясе 620 гектар мәйданны тәшкил итә. Ныгытмалардан тыш, шәһәр диварларына терәтеп салынган йортлар булган, бу – 200 гектар чамасы. Биләр территориясе 800 гектар мәйданны биләгән.
Идел болгарларының бабалары – күчмәннәр. Урта Иделгә килеп чыккач та, алар әле бүрәнә йортлар сала белмәгәннәр, юрталарда яшәгәннәр. Биләр – Болгар җирләренә алар VIII-IX гасырларда килеп утыра һәм күрше мари, удмуртлардан – урман халкыннан – йортларны бүрәнәдән җиткерергә өйрәнәләр.
Җәмигъ мәчетен дә аларга Багдадтан килгән осталар төзеп биргәндер, дип уйларга нигез бар. Кирпеч һәм таш биналар салу болгарлар өчен авыр мәсьәлә булган. Шуңа күрә дә инде Җәгъфәр ибн Габдулла (Алмыш хан) Багдад хәлифәсеннән ислам динен бик яхшы белә торган факиһләр генә түгел, дошманнардан саклану өчен кальга-крепостьлар, кирпеч биналар төзи ала торган яхшы осталар җибәрүен дә үтенгән. Биләрдә менә шул осталар яшәгән торак йорт эзләре дә табылды. Ул йортларны төзү өчен башта читән каркас (стена) ясаганнар, аны ике ягыннан балчык белән сылаганнар. Йорт эчендә тандыр рәвешендәге мичләр булган. Әлеге йортларны Шәрык илләрендә, башлыча авылларда, хәзер дә төзиләр, безнең яклар өчен ул – ят нәрсә. Йортларның берсендә X гасырда сугылган көмеш дирһәм дә табылды.
«Безнең эрага кадәр яшәгән кешеләр чишмәне изгеләштерә башлаган»
Биләрдәге «Изгеләр чишмәсе»н ишетмәгән-белмәгән кеше юктыр инде. «Изгеләр чишмәсе» «Хуҗалар тавы» итәгеннән бәреп чыга. «Хуҗалар тавы» турында да халыкта риваятьләр таралган. Менә, мәсәлән, берсе: Биләр җиренә Батый хан һәм аның күпсанлы гаскәре яу белән килгән, хатын-кызларның ирләрен, әтиләрен, улларын сугышта үтереп, туган җирләренә зур янау, кайгы китергән. Батыр хатын-кызлар, кулларына кораллар тотып, хан һәм аның гаскәренә каршы чыккан, үз җирләре өчен кан койган, әмма туган туфракларын саклап калганнар. Шушы кыю кызларның җаннары күктәге йолдызларга әверелгән, ә тауны «Хуҗалар тавы» дип тә, «Кызлар тавы» дип тә йөртә башлаганнар.
Хәзер исә «Хуҗалар тавы»н төрле төсле чүпрәкләр «бизәп» тора. Кайчан килсәң дә, агач ботакларында чуклы-чаклы чүпрәкләр җилферди. Аны кемнәр бәйли, ни өчен? Болар хакында аерым материал эшләргә булдым.
– Фаяз абый, чишмә турында да сөйләсәгез иде. Суы бозылмый, дип әйтәләр. Халык аны «Изге чишмә» дип атый.
– Без, студентлар, 1969 елның 1 июлендә Биләргә археологик практикага килдек. Икенче көнне иртән, машиналарга утырып, казылмалар буласы җиргә юл тоттык. Урам буйлап барганда, 2 ишәк һәм янәшә атлап баручы 4-5 кеше күрдек. Альфред Хәсәнович машинаны туктатып, алар янына килде, кайдан килеп, кай тарафларга юл тотачакларын белеште. Ерак Үзбәкстаннан килгәннәр икән.
Берничә көннән, без дә шул атаклы чишмәне барып күрергә булдык. Ул урман эчендә иде, сукмактан үләннәрне ерып бардык. Чишмәгә якынлашканда, янә шул ук кешеләрне күрдек. Алар чишмә тирәсенә тезләнеп, шуышып диярлек килә башлады. Бу хәлне һич онытасым юк. Чишмәгә мондый дан кайдан килгән икән? Кайчан аны изгеләштерә башлаганнар?
«Хуҗалар тавы» өстендә бик борынгы курган каберлекләре сакланып калган. Мәскәүдән килгән археолог Наталья Членова курганнарның берсен казып карады. Анда бронза гасыры чорында яшәгән (б.э.к. 2нче меңьеллык ахыры) бура кабиләләре күмелгән икән. Шул заманнарда ук хәзерге Биләрдә тирәсендә кешеләр яшәгән. Ни өчен алар күмү урынын шунда билгеләгән? Минемчә, бу – чишмә белән бәйле. Чишмәне алар шул вакытта ук изгеләштерә башлаган дип уйлыйбыз. Яшәү шартлары бик уңай булган, күрәсең: ул заманнарда мул гына сулы Чирмешән елгасы, көтү көтәр өчен менә дигән болынлыклар!
«Изге чишмә» суы озак вакыт бозылмыйча саклана, дигән сүзне ишеткәнебез булды. Студент булган чакта экспедицияне төгәлләп, чишмә суын банкага салдык һәм аны 2 ел бер урында тоттык. 2 ел үткәч, ачып карадык: су бозылмаган иде. Шуннан соң Альфред Хәсәнович, геологлар белән сөйләшеп, суга анализ ясаттырды. Баксаң, суның составында көмеш күп икән. Бозылмавының сәбәбе шул.
Хәзер бу чишмәгә игътибар артты. Аннан соң, археологлар да җәй буена Биләрдә бит, казу эшләре, яңа ачышлар, газета-журналларда әледән-әле чыгып торган фәнни һәм фәнни-популяр мәкаләләр, китаплар – боларның барысы да халыкны инде онытыла башлаган «Изге чишмә»гә тартты, район җитәкчеләренең дә игътибарын җәлеп итә башлады.
Туристлар, сәяхәтчеләр санының артуын күреп, 1997 елда «Изге чишмә» тирәсен тәртипкә китерделәр, матурлап куйдылар. «Татнефть» АҖ генераль директоры Ринат Галиев һәм Алексеевск районы администрациясе җитәкчесе Алексей Демидов Татарстан мәдәният министрлыгы, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре ярдәме белән чишмә урыны, «Хуҗалар тавы»на реконструкция ясаттырды, төзекләндерде.
Дөрес, элек агач улактан агып ятучы чишмәнең ниндидер бер серлелеге бар иде. Куе агач-куаклар эчендә урнашкан җиргә тар гына сукмактан үзең генә барырга куркып та тора идең. Аның янында шулкадәр юан бер имән агачы үсеп утыра иде. Кызганыч, аны кисеп аттылар. Чишмәне дә үз урыныннан башка урынга күчереп куйдылар: аңа су тау астыннан тимер торбалар буенча килә. Элек аның саф, табигый тәме бар иде, диләр, хәзер, күрәсең, алай ук түгел.
Чистай, Аксубай халкы белән бик яхшы таныш мин. «Без ел саен «Изге чишмә»гә барып, суын кайнатып, чәй эчеп, «Хуҗалар тавы»нда дога кылып китә идек», – дип сөйли иде халык. Күрше-тирә авыллар, районнар монда электән үк килеп йөргәннәр, – ди Фаяз Хуҗин.
Чыннан да, элек-электән үк Биләргә авыллардан барганнар. Мәсәлән, мин кайтып йөри торган Әлки районы Алпар авылы халкы да шунда җәяүләп йөргән. Исәпләп чыгарсаң, ара да якын түгел – 27 чакрым. Бу – үзенә күрә җәлеп итүче урын булып торган. «Хуҗалар тавы»на исә, хәзерге кебек баскычлар булмаганда, агачларга тотына-тотына менгәннәр, дип искә ала җирле халык.
«Балынгуз тавы» серләрен ача
Биләр авылыннан менә шул чишмәгә барганда, Кече Чирмешән елгасы аркылы салынган күперне чыгып уң якка карасаң, «Балынгуз тавы» күренеп тора. Аның да даны еракларга таралган.
Кызганыч, «Хуҗалар тавы» да, «Балынгуз тавы» да археологик яктан әлегә начар өйрәнелгән. Фаяз Хуҗин сөйләгәннәрдән:
– «Балынгуз тавы» тирәсендә соңгы елларга кадәр казу эшләре үткәрә алмадык, әмма 1973-1975 елда шул тирәне аэрофотога төшердек. Заманында болгар бабаларыбыз шушы тау башында бик зур шәһәр төзи башлаган. Билгеле булганча, 1236 елның көзендә Биләр шәһәрен Батый гаскәрләре яндыра, юкка чыгара. Халыкның бер өлеше үтерелә, икенче өлеше качып китә, өченче өлеше Чирмешән елгасының икенче ягында урнашкан Балынгуз тавына менеп, Биләрне башкала сыйфатында яңадан торгызырга ниятли. Әмма монголлар рөхсәт итми, халыкны бу җирдән куып җибәрәләр. Торгызыласы шәһәр ныгытмалары (алар төзелеп бетмәгән) бүгенгәчә сакланган. Ныгытмалары эчендә Балынгуз 400 гектар чамасы мәйданны биләп тора. Шул мәйданда болгарлардан калган бер генә табылдык та юк.
Монголлардан рөхсәт булмагач, халык Чирмешән елгасының икенче ягына чыгып, яңа шәһәр төзи башлый. Әмма ныгытмаларсыз гына. Территориясе 200 гектарга җиткән. Анда да казу эшләре булды, Алтын Урда чорына караган торак йортлар, хуҗалык корылмалары, һөнәрчелек остаханәләре ачылды. Табылдыклар арасында чит илләрдән китерелгәннәре күп. Алтын Урда Биләрендә акча да сугылган. Ләкин бу чорда инде ул Болгар белән ярыша алмаган.
Яңадан Балынгузга әйләнеп кайтыйк әле. Галимнәр «Балынгуз» атамасын «Мәгълүм Хуҗа» дигән кеше исеменнән алынган, дип уйлый. Күрәсең, ул дин әһеле булган. Кайбер риваятьләрдә, Мәгълүм Хуҗа Казан ханлыгы чорында яшәгән, дип фаразлана. «Балынгуз тавы»нда шул заманның күренекле дин әһелләрен күмгәннәр. Элек тау түбәсендә кирпеч китекләре, яшел төстәге ялтыравык белән капланган юка плитәләр очрый иде. «Монда атаклы дин әһелләре күмелгән төрбә булгандыр», – дип фаразлый иде Альфред Хәсәнович. Әле XVIII гасыр сәяхәтчеләренең дә бу тирәдә әллә никадәр язулы кабер ташлары булу турында хәбәрләре бар бит. Сүз уңаеннан әйтеп китим: моннан 2-3 ел элек кенә шәкертем Зөфәр Шакиров бер төрбә урынын казып карады, аннан кеше сөякләре килеп чыкты. Бик кызык ачыш бу! Әле бу урынны яңадан тикшереп чыгасы бар. Мөмкинлек булганда, аны матурлап, туристик объект буларак ясап куярга кирәк.
«Биләрнең бөтен җирендә борынгы истәлекләр»
– Хәзерге Биләр авылы элекке Биләр шәһәрлеге өстендә утырамы?
– Биләр шәһәрен монголлар җимергәч, шәһәрдән хәрабәләр генә кала. 1654 елда Биләр җирлегенә стрелецларны – урыс укчыларын китереп утырталар. Биләр шәһәрлегенең өчтән бер өлешендә хәзерге Биләр авылы урнашкан. Өчтән ике өлешендә әле соңгы елларга кадәр басу иде, арыш-бодай чәчтеләр, хәзер анда күп еллык үлән утырттылар, ел саен сөрмиләр.
– Авылны казып булмый инде...
– Элек без кешеләрнең бакчаларын карап-тикшереп йөрдек. Кызыклы әйберләр килеп чыга иде. Элекке Биләр аэропорты урынында да кешеләр яшәгән. Шул урында берничә мең Х гасыр акчасыннан торган хәзинә табылды. Алтын Урда чорында сугылган акчалар да еш табыла анда.
Колхоз җирләре бит, төзү эшләре гөрләп тора, ферма биналары яңартыла, киңәйтелә, силос чокырлары казыла. Казырга ярамый – борынгы истәлекләр җимертелә. Җитәкчеләр аптырыйлар: «Соң кайда рөхсәт итәсез соң?!» Бөтен җирдә – болгар истәлекләре, Биләр тирәсендә, Чирмешән бассейнында – йөзләгән болгар авыллары, зират урыннары. «Монда төзергә ярамый!» Соңыннан җитәкчеләр безне аңлый башладылар, тавыш-гаугаларга чик куелды. Хәзер дә, Аллага шөкер, район җитәкчелеге белән аңлашу бар. Кирәк чакта гел ярдәм итеп торалар.
Халык белән төрле аңлату эшләре алып бардык. Альфред Хәсәнович авыл клубында лекцияләр үткәрә иде, мин мәктәп балаларына лекцияләр укыдым. «Табылдыкларны бозмагыз, тапсагыз, китерегез. Сезнең авыл – зур археологик истәлек, сез аны сакларга тиеш», – дип аңлата идек.
Соңгы елларда металл эзләгечләр белән, табылдыклар эзләп йөрүче «кара археологлар» күп булды. Хәзер алар сирәгәйде, әмма очрыйлар. Биләр музей-тыюлыгының мәйданы – 2392 гектар. Аны ничек карап бетерәсең, ди?
«Биләрне шәкертем Зөфәр Шакировка калдырдым»
– Фаяз абый, Биләр дәүләт тарих, археология һәм табигать музей-тыюлыгы директоры Зөфәр Гомәровичны телгә алдыгыз. Биләрдә аның белән күрешә алмасак та, телефоннан элемтәгә чыктык. Бик ярдәмчел җитәкче булып чыкты.
– 1990 елларда экспедицияне финанслау кими башлады. Үзгәртеп кору чоры, авыр еллар... Биләрдә казу эшләре кимесә дә, бөтенләй үк туктап калмады. Элегрәк экспедициягә май башында чыгып китә идек, разведкалар алып бардык. Июньдә югары классларда укучы 80-100 баланы чакыра идек. Казан, Чаллы, Чистай мәктәпләреннән килеп эшли иделәр. Июльдән сентябрьгә кадәр студентлар белән эшләдек. Ягъни казу эшләре 4 ай дәвам итте. Ә инде 1990 елларда археологиядән практика узучы аз санлы студентлар гына казу эшләрендә катнашты. Алар белән күп эш эшләп булмый, Биләр онытыла язды...
Менә шундый авыр хәл. Әмма Биләр күтәрелер, дип уйлыйбыз. Биләр музей-тыюлыгы җитәкчесе Зөфәр Шакиров – минем шәкертем. Ул Казан кремлен казу эшләрендә катнашып йөрде, бик яхшы оештыручы да булып чыкты. Ул вакытта Зөфәр педагогика университетында укый иде, аның булырдай егет икәнен күреп, археология юнәлешенә кертеп җибәрдем. Кандидатлык диссертациясе яклады. Мин Биләрне аңа ышанып калдырдым.
Болгар, Зөя торгызылды, чират Биләргә җитәрме?
– Казан, Болгар, Зөяне казыдык, хәзер Биләрне күтәрәсе калды, – ди Фаяз Хуҗин. – Биләр дә игътибар сорый. Урта гасырлар чорында ул дөньяның иң зур шәһәрләрнең берсе булган. Болгар белән чагыштырганда, Биләрдә архитектура корылмалары борынгырак, әмма алар җир астында калган. Аларны табып, казып аласы бар. Монгол явына кадәрге чорда булган табылдыклар яхшы сакланган. Татарстан Рәисе Рөстәм Нургалиевич ел саен «Сәләт» лагерен карарга Биләргә килә, быел тарихи урыннарны да караган, Биләр музей-тыюлгы директоры Зөфәр Шакиров аңа барысын да аңлаткан. Эш урыныннан кузгалыр, дип өметләнәбез.
Хәзерге Биләр музее бик кечкенә. Инде яңа проект эшләделәр. Проект буенча, яңа музей төзү планлаштырыла. Ул зур музей булачак, анда табылдыкларны саклау өчен урын да зур булыр, дип көтелә. Күрсәтергә материал күп, ел саен кызыклы табылдыклар табыла тора бит. Күбесен халыкка күрсәтеп булмый.
Аллаһы Тәгалә Минтимер Шәриповичка сәламәтлек бирсен, дип торабыз. Ул Биләр белән нык кызыксына башлады. Сүз дә юк, Биләрне күтәрергә кирәк. ЮНЕСКОга кертеп булмый, сакланган әйберләр күп түгел. Ләкин кем белә, казысаң, әллә нәрсәләр килеп чыгарга мөмкин. Хәзерге вакытта Биләрнең 99,6 өлеше казылмаган. Анда нәрсәләр генә булмас?! Шуңа күрә, өметебез зур. Хәзер Биләргә яңа сулыш бирергә кирәк, аны онытырга ярамый.
Татар халкын саклау өчен дин, тел һәм моң кирәк, диләр. Иң әһәмиятлесе – милли үзаң кирәк. Аны тәрбияләүнең бер генә юлы бар – тарихыбызны яхшы белү. Үз тарихын белгәннәр генә горурланып «мин – татар» дип йөриячәк, туган телен өйрәнүгә дә теләк туачак.
* * *
Кызганыч, үз тарихыбызны начар беләбез әле. Мәктәптә дә, университетта да бу хакта безгә артык тирәнгә төшеп сөйләмәделәр шул. Әле дә ярый тарихны энәсеннән-җебенә кадәр аңлаткан Фаяз абый Хуҗин, Биләр дәүләт тарих, археология һәм табигать музей-тыюлыгы хезмәткәрләре юлымда очрады.
Биләр музей-тыюлыгы җитәкчесе Зөфәр Шакиров, Музей кыйммәтләрен исәпкә алу һәм саклау буенча белгеч Марина Измайловага Биләр музее буйлап экскурсия үткәргәне, Биләр җирлегендә табылган экспонатлар белән таныштырганы өчен рәхмәт белдерәбез.