«Fashion Iftar» – халыкны VIP һәм VIP булмаганнарга аеру дөресме?
Казанда 7нче тапкыр мөселман хатын-кызлары өчен «Fashion Iftar» узды. Мәҗлес мөселман дизайнерларының коллекцияләрен тәкъдим итү, җырлар, бүләкләр уйнату белән бергә үрелеп барды. «Интертат» мәҗлестән репортаж тәкъдим итә.
Быел ифтар мәйданчыгы итеп, «Ak Bars Retro Cars» сайланган иде. Кичке 4тә керү җире актан киенгән хатын-кызлар белән тула башлады. Бишенче яртыларда парковкага таба зу-у-ур чират сузылды. Халыкны исемлек белән кертәләр, чөнки һәр кешенең нинди өстәлдә утырачагы шул кәгазьләрдә генә язылган. Бик каты тикшермиләр: кеше фамилиясен әйтеп тә кереп утырып була. Әлбәттә, изге Рамазан аенда андый гөнаһ кылучы булмагандыр, дип өметләник.
Холлдагы масс-маркетта нәрсә генә сатмыйлар! Киеме дә, бизәнү әйберләре, косметикасы да – һәммәсе дә бар. Алга таба үтеп, 1000 кешелек итеп әзерләнгән өстәлләр, урындыклар күренде. «Ak Bars Retro Cars»тагы автомобильләрне кая куеп бетергәннәрдер?
Өстәлдә кем белән бергә утыруыңны белмисең. Саннар да төрлечә итеп тезелгәнлектән, үз өстәлләрен табалмыйча тилмереп йөрүчеләр очрады. «Кызым – бер башта, мин бер башта утырабыз», – диде минем белән бер өстәлдә эләгүче апа. Әлбәттә, өстәлләп аерганда, кемнең туганы, кемнең кызы икәнен белеп тә булмый. Аннары андый аерылулар «без барыбыз да туганнар» дигән мәсләккә дә туры килде сыман. Гомумән, алып баручы, оештыручылар тарафыннан: «Мы все сестры», – дигән сүз еш яңгырады.
VIP һәм VIP булмаганнар
Барыбыз да «сестра»лар булсак та, мәҗлестә VIP-зона бар иде. Ул аерым зона өстәге катта урнашкан. Баскычтан менеп китәләр дә, өстән гади халыкка карап торалар. Оештыручылар, иганәчеләр, дизайнерлар шунда иде, дип аңладым. Тик аны VIP-зона дип атарга кирәк булмагандыр.
Аннары анда бөтенләй кереп булмый, хәтта кулыңда журналист таныклыгы булса да. «Өскә» менү өчен исемлек тотып торучы кызлар белән дә сөйләшеп карадым. Алар каршыма дивар булып бастылар, оештыручылар килүен көтәргә куштылар. Волонтерларның эшләре шул – аларга сүз әйтә торган түгел. Шул арада башына яулык та бәйләмәгән кызлар исемлек тотып торучы кызларны бәрә-бәрә, баскычка сикерде. «Ул – минем кунагым, минем белән», – диде берсе һәм артыннан тагын бер кызны ияртте. Эшләре шул булган волонтерлар бер-берсенә карашып, аптырап калдылар. Менә шулайрак кылана икән VIP кунаклар. Дин буенча кешеләрне югары һәм түбән сортка аерырга ярамаса да, «фэшн ифтар» кунаклары «өстәгеләр» белән «астагылар»ның кем икәнлекләрен белеп кайтты.
Бу хакта җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова да үзенең социаль челтәрендә язган. «Мин тәнкыйть әйтүче кеше булмасам да, монда үз сүземне әйтмичә булдыра алмадым. Беренчедән, кешеләрне VIP һәм VIP булмаганнарына бүлүләре. Белүемчә, исламда инсанны статус буенча бүлү – дөрес әйбер түгел. Эчемнән генә «ярый» дип әйттем дә, XXI гасырда яшәвебезне искә төшердем дә, күзне йомдым», – дигән Сәйдә.
Ул шулай ук намаз вакытында да көчле музыкага мода күрсәтүне туктатмауларын, азанны вакытында әйтмәүләрен, ифтарның 90 проценты рус телендә алып барылуын, музыкаль аппаратураның көйсезләнеп, җырларга комачаулавы турында язган. Бу кимчелекләрне ифтарда булучы һәркем күргән дә, аңлагандыр да.
Аның посты астында җырчы Гүзәлем дә комментарий калдырган. «Минем кыюлык җитмәде барысын да язарга. Сәйдә белән килешәм. Бик борчылдым аның өчен җырлаган вакытында. Чараның идеясе шәп, минемчә. Оештыручы Җәннәт молодец ул яктан. Ләкин оештыру ягы аксый. Узган елны да булдым, быел ничек үтәр икән, дип кызыксынып кына килдем, бер нәрсә үзгәрмәгән, кызганыч. Җәннәткә үз теләкләремне җиткердем. Бәлки, бу проект киләчәктә әле яхшы якларын күрсәтер, ИншәАллаһ», – дип язган Гүзәлем.
Ифтар башланыр алдыннан, Сәйдә бу чарада өченче тапкыр катнашуын, идеясе ошавын әйткән иде. Җырчы кыз быел ураза тотуы җиңелрәк булуын да әйтте.
Рамазан аен ел да көтеп алабыз, безнең өчен ул – зур бәйрәм. Ничәнче тапкыр ураза тотканымны әйтә дә алмыйм. Әтием дә хәзрәт, гомумән, мин – дини гаиләдән. Без бөтенебез дә уразада. Миңа калса, быел җиңелрәк. Һава торышы да ярдәм итеп тора, – диде Сәйдә алдан.
Сәйдә белән Радик Яруллин татарчалы-русчалы дини җырны башкарганда, музыкаль аппаратура бөтенләй әллә нишләде. Йә үзләрен үзләре ишетмичә, йә киресенчә, көчле яңгырау астында, барыбер дә җырлап чыктылар. Җырчыларның профессиональлеге коткарды бу ситуацияне.
Мәҗлесне Айрат Заһриев алып барды. Ул дин кануннарын яхшы белүче буларак, азан вакыты җитүен дә, намаз укыганда музыканы кысуларын да сорады. Әллә нинди тавышлар чыгаручы микрофон, динамикларны көйләүләрен сорап, техник хезмәткәрләргә дә әллә ничә тапкыр мөрәҗәгать итте. Миңа калса, алып баручы итеп, бик дөрес кешене сайлаганнар, әмма оештыру ягы бик каты аксый.
Хатын-кызларга: «Сез ялгыз түгел, сезне ишетәләр»
«Fashion Iftar»ның үзенчәлеге – анда ел да бер социаль проблема күтәрелә һәм шул проблемага туры килә торган дресс-код сайлана. Узган ел оештыручылар хатын-кыз күкрәге сәламәтлеге проблемасын күтәрде, һәм дресс-код итеп кызыл төс сайланган иде. Кунакларны сәламләгәндә, проектның авторы, әхлаклы мода өлкәсендә эксперт Җәннәт Минһаҗева узган елгы ифтарның нәтиҗәләре булуын да әйтте. «Миңа берничә хатын-кыз операция ясатулары турында язды. Бүген дә безнең әйтергә теләгән фикер сезгә барып җитәр, дип өметләнәм. Сез ялгыз түгел икәнегезне аңлагыз, сезне ишетәләр, сезгә ярдәм итәләр», – диде ул.
Быел исә хатын-кызга карата көч куллану проблемасы үзәккә куелган. Дресс-код – ак төс. Ак төс сафлык, пакьлек кенә түгел, ирек төсе дә булуын күздә тотып сайлаган. 1000нән артык хатын-кызның ак төсләрдә киенүе бик матур күренеш булды.
Чарада көч кулланудан зыян күргән хатын-кызлар өчен булган «Колыбель» дигән социаль проект җитәкчеләре дә катнашты. Казанда урнашкан әлеге социаль ярдәм итү йортында үзләренә карата көч кулланудан качкан хатын-кызлар яши, күбесенең балалары да бар. Алар йорттан кием, продукция, кирәк-яраклар ала алалар.
«Гадәттә көч кулланудан бернәрсәсез килеш качалар», – ди Җәннәт Минһаҗева. Ул социаль проекта кирәк-ярак, кием, продукция, материаль яктан ярдәм итүләрен дә сорады.
Мөселман модасы
Мәҗлес юкка гына «Fashion Iftar» дип аталмый. Ул мөселман дизайнерларының коллекцияләрен тәкъдим итү белән бергә үрелеп бара. Модель кызлар башта VIP-зонадан уза, аннары баскыч аша төшеп, аста мода күрсәтә. Кырыйда утыручылар басып карады, чөнки кеше арасыннан киемнәрне дә, модельләрне дә күреп бетереп булмый.
Ифтарда «Иркә», «Җаным», «Спонда» кием брендлары, зур размер киючеләр өчен кием коллекцияләре күрсәтелде. «Спонда» Карачай-Черкес республикасыннан килгән иде. Дилбәр Закированың баш киемнәре коллекциясе, Диана Гафурҗанованың мөселманча спорт киемнәре коллекцияләре дә аерым игътибарга лаек.
Спортчы, фехтование буенча тренер Диана Гафурҗанованың коллекциясе – мөселман спорт киемнәре арасында бердәнбер. Спорт киемнәре дигәндә, гадәти футболка, спорт формасын күз алдына китерәбез, ә Диана төрле спорт төрләре белән шөгыльләнгәндә киеп була торган киемнәр тәкъдим итте. Аны кызыклы итеп күрсәтте дә. Киемнәр белән үзе фехтование элементлары күрсәтте, баскетбол уйнады. Башка коллекцияләрдән тәкъдим итүе белән дә аерылып торды.
Уразалар кабул булсын!
«Шундый матур җир икән! Мин монда беренче катнашам», – дип, һәммә нәрсәгә сокланып йөрүче кешеләр дә күп булды. Чыннан да темасы да актуаль, матурлык ягыннан да искиткеч булды чара. Иң азактан иганәчеләрдән бик күп итеп бүләкләр дә уйнаттылар. Үз исемнәрен ишетергә теләп утыручылар күп булды. Иң зур бүләк исә Гомрәгә юллама иде.
Казанның меңләгән хатын-кызын бер мәйданчыкка җыеп, матур да, дини дә бәйрәм оештырырга теләгән оештыручылар. Әйткәнемчә, «Fashion Iftar» – хатын-кызларга кагылышы булган социаль проблемалар күтәрүче проект та. «Вип»лар белән гади халыкны аеру, татар мәркәзендә татар теле ишетелмәү бераз күңелне төшерде. Намаз вакытында мода күрсәтү дә матур күренеш булмады, чыннан да.
Изге Рамазан аенда ифтарлар күңел ачу, дәрәҗә күтәрү, мактанышу кебек чараларга әйләнеп калмасын. Аллаһ Тәгалә һәркемнең тоткан уразаларын кабул итсен.