Фәрид Абдулганиев татар әдәбияты һәм татар мәдәнияте күңеленә якын булуын әйтте
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов бүген парламент рәисе вазифасына тәкъдим ителгән Фәрид Абдулганиевка соравын бирде.
«Сез моңарчы күбрәк икътисад өлкәсендә саннар белән эшләдегез. Сез безгә технократ буларак таныш, ләкин минем аңлауда Дәүләт Советына җитәкче буларак килә торган кеше мәгариф, тарих, мәдәният, туган тел белән бәйле сорауларны да яхшы аңларга тиеш. Сезнең тормышыгызда мәдәният, туган тел, тарих нинди урын алып тора?» – дип сорау бирде Илшат Әминов Дәүләт Советының 24нче утырышында.
«Әлбәттә, саннар белән күп эшләргә туры килде, ләкин әнием татар теле укытучысы булып эшләде. Татар телен, татар әдәбиятын тыңлап үстем. Соңрак, мәктәпләргә җыенганда, иртәнге концертта татар җырларын тыңлап, гармун уйнарга өйрәндем. Егет чакта авылга кайтып, шул гармунны асып, сөлге җыеп йөри идек», – дип хатирәләрен яңартты Фәрид Абдулганиев.
«Хәзер инде балаларым үсеп килә. Алар «Сөембикә» татар хорында актив катнаштылар. Үзем дә күргәзмәләргә йөрим, татар театрында мине беләләр. Үз милләтеңнең тарихын, әдәбиятын, йолаларын, гореф-гадәтләрен, беренчедән, белү, икенчедән, саклау кирәк, өченчедән, аны үстерү кирәк дип уйлыйм. Шуның белән яшәргә, эшләргә тиешбез дип уйлыйм», – диде Фәрид Абдулганиев.
- Бүген Фәрид Абдулганиев Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифасына сайланды.