Фәрид Абдулганиев Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифасына сайланды
Фәрид Абдулганиев Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе итеп сайланды. Бу карар бүген VII чакырылыш ТР Дәүләт Советының 24нче утырышында – көзге сессия ачылышында кабул ителде.
Парламент утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисен сайлау мәсьәләсен карауны «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары тәкъдим иткән. Бу хакта утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов хәбәр итте һәм Фәрит Габделганиевның биографиясенә тукталды.
«Ул безгә яхшы таныш. Бик күп сораулар буенча бергә эшләдек. Яхшы оештыру сәләтенә ия. Бик күп программаларны тормышка ашыруда уңышлы эшчәнлек күрсәтте. «Бердәм Россия» фракциясе кандидатурасын хуплауны тәкъдим итәм», – диде Юрий Камалтынов.
Фәрид Абдулганиев Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп: «Татарстанның зур командасында эшләү мөмкинлеге бирелүе, ышаныч күрсәтелүе өчен зур рәхмәт», – дип белдерде.
Ул, шулай ук, 50 нче Биектау бер мандатлы округы буенча өстәмә сайлауларда үзенә карата ышаныч белдерүләре өчен халыкка рәхмәтен җиткерде.
Фәрид Абдулганиев Татарстан Рәисе ярдәмчесе – Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил иде.
Ул 1976 елның 13 мартында туган.
Экология лицеен, Казан финанс-икътисад институтын, Мәскәүнең «Сколково»идарә мәктәбен тәмамлаган.
2001 елдан 2005 елга кадәр – Казан шәһәре хакимиятенең «хокук тәртибе» шәһәр фонды башкарма директоры. 2006 елда – Казан шәһәре Башкарма комитетының Икътисадый үсеш комитетының стратегик планлаштыру һәм территориаль үсеш бүлеге башлыгы.
2006-2009 елларда- Казан шәһәре Башкарма комитетының Икътисади үсеш комитеты рәисе урынбасары.
2009-2015 елларда – Универсиада Авылы Мэры, «2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе» АНО генераль директоры урынбасары.
2015-2018 елларда – Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры.
2018 елдан 2020 елга кадәр – Татарстан икътисад министры.
2020 елның февраленнән – ТР Президенты ярдәмчесе.
2020 елның мартыннан – ТР Рәисе каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – ТР Рәисе ярдәмчесе.
Икътисад фәннәре докторы, профессор. Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган икътисадчысы. «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән, бик күп бүләкләр иясе.