Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәнис Хөсәенов коткарган генерал һәлак булган

news_top_970_100
Фәнис Хөсәенов коткарган генерал һәлак булган

Тәтешле районыннан Фәнис Хөсәенов БТР куып алып кайткан хәрби буларак танылган иде.

  • Фәнис Хөсәенов «тел» алу өчен махсус заданиегә җибәрелә. Аларга БТРда 7 кеше һөҗүм итә. Фәнис аларың икесен юк иткән, берсен әсирлеккә алган, калганнары качкан. Шуннан соң хәрби БТРны кабызып, әсирне үз позицияләренә алып чыга. Тагын 2 көннән Россия гаскәрләренең хәрби базасына «Хаймарс» ракеталары белән ата башлыйлар. Фәниснең якташы автомобиль ремонтлап яткан була. Шул бинага снаряд төшеп, ракета кыйпылчыгы белән яралана. Үзе дә яраланганган булуга карамастан, Фәнис шушы яралы якташын хәрби госпитальгә алып бара. Тагын бер тәүлектән соң чираттагы һөҗүм вакытында Фәнис яраланган генерал-майорны шушы куып алып кителгән БТРы белән куркыныч янамаган урынга күчерә.

«Башкортостан» газетасы язуынча, бу генерал Көньяк хәрби округы командующие урынбасары Олег Цоков булган. Генерал-лейтенант Бердянск шәһәрендәге базага Британия – Франциянең «Давыл күләгәсе» (Storm Shadow) ракеталары белән атканда һәлак булган.

Олег Цоков 1971 елда туган. 2022 елның 24 февраленнән махсус операциядә. 144нче гвардия дивизиясе командиры булган. 2023 елдан – генерал-лейтенант. Генералның хатыны, улы һәм кызы булган.

Фәнис Хөсәенов үзе быел гыйнварда снайпер ату сәбәпле һәлак булды.

Генерал-лейтенант Цоков булган «Дюна» кунакханәсе

Кунакханә ракета һөҗүменнән соң

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100