Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Заһид Мәхмүдине озату: «Аның күңеле җилбәгәй җибәрелгән иде. Чын язучы шундый була»

Күренекле язучы Кукмараның Манзарас авылында җирләнде.

news_top_970_100
Заһид Мәхмүдине озату: «Аның күңеле җилбәгәй җибәрелгән иде. Чын язучы шундый була»
Салават Камалетдинов

Заһид Мәхмүди үз йортының түрендә, улы Фәниснең кулларында, гомер иткән кадерле хатыны янәшәсендә җан биргән. Кадерле әнисенең вафатына бер ел булган көнне бакыйлыкка күчкән. Аңа әле 61 яшь кенә иде. Йөрәк кинәт туктап калган. «Йөрәгенә массаж да ясарга тырышып карадык», — дип сызлана хатыны Рәшидә апа.

Күренекле язучы, журналист, нашир Заһид Мәхмүди туган авылы Манзарас зиратына җирләнде. Соңгы елларда хатыны Рәшидә белән әнисен карарга дип туган нигезенә кайтып урнашкан да, биредә иркен утар булдырып, киң колач белән яшәгән.

Манзарас — Кукмара куенына сыенып утырган матур авыл. Бүген Мәхмүдиләр йортының капка төбенә авыл халкы гына түгел, район халкы да җыелган кебек иде.

Халык арасында Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Хәбир Ибраһим, Рифат Җамаллар күренә. Безнең журналист халкы да шактый.

Газинур Морат: «Якташ буларак та бик хөрмәт итә идем. Без аның белән 40 градус эсседә Ирек мәйданында ачлык игълан иткәндә дә тордык. Соңгы елларда гына сирәгрәк аралаштык, чөнки ул туган ягына кайтып китте. Безнең бөтенебезнең туган ягына кайтасы килә, ләкин бу күбебезнең кулыннан килми, Казанга нык тамырланган булып чыгабыз. Талантлы кеше ул авылда гына түгел, урманда яшәсә дә үз эшен башкара ала, миссиясен үти. Заһид кино да төшерде, матбугат чыгарып мәгърифәт таратты. Экзотик маллар алып яшәве безнең өчен шаккаткыч вакыйга булды. Заһид — ул кабатланмас кеше иде. Язучылар арасында Заһид кебек покосны киң алып, колач җәеп яшәүчеләр бик юк та шикелле. Ул бик кызык кеше иде. Язган әсәрләре дә бик кызык иде. Чөнки кызыклы шәхес кенә кызыклы әсәрләр яза ала. Ул бик ярдәмчел, киң күңелле кеше иде. Аның күңеле һәрчак җилбәгәй җибәрелгән иде. Чын язучы шулай булырга тиештер. Менә шундый кешене югалттык без».

Халык тагын кемгә барып дәшәргә аптырап торган журналистларга «Бик матур сөйли», дип бер абзыйга таба күрсәтте. Рафаил Ярмиев Заһид Мәхмүдинең кодасы икән. Байлангардан. Биредә ун ел колхоз рәисе, 20 ел авыл советы рәисе булган. Авылы турында ике китап чыгарган.

Рафаил Ярмиев: «Мин — аның кодасы. Заһидның кызы Зөһрә — безнең киленебез. Бергә матур яшәдек. Ярдәмчел кеше иде. Балаларын да шундый итеп тәрбияләгән. Мин әле аны өч-дүрт ел гына беләм. Дөньяны дер селкетеп яшәде инде. Аны үз дәверендә бик бунтарь кеше булган дип беләм. Бөтен мәсьәләгә үз фикере бар иде. Тарихи фикере дә бар, дөньяви фикере дә. Заман сулышын тоеп яши торган, заманның бер алдынгы кешесе иде. Мин Байлангар тарихы буенча китап нәшер иткәндә ул миңа бик нык булышты — китапның редакторы булды. Шулай матур итеп яшәгәндә арабыздан китеп барды. Ике китап чыкты, өченчесенә җитешеп булырмы — Аллаһ белә».

Заһид Мәхмүдинең җәсәден капка төбенә чыгарып куйдылар. Имам бөтен шартын китереп укыды. Дога сүзләренә дөньяви чыгышлар өстәлде.

Ләбиб Лерон: «Заһид белән студент елларында ук — 1983 елларда таныша башлаган идек. Мин укыганда ук «Яшь ленинчы» да эшли башлаган идем, ул — Мәдәният институты студенты, «Яшь ленинчы» газетасы һәм «Чаян» журналына беренче шаян әсәрләрен китерә иде. Шул вакытлардан ук бүгенге көнгәчә сузылган иҗади бергәлек шулай барды.

Каләмдәшләр турында уйланам да аларны үземчә бүлеп карыйм. Канатлы ат кебек романтик рәвештә очып йөри торганнарыбыз бар, бар безнең эш атларыбыз. Заһид эш атына керә торган кавемнән иде. Ул ни теләсә, шуны булдыра иде. Без аны үзебезчә «Хыялый Заһид» дип әйтә идек. Ә аның хыялы һәрвакыт тормышка аша торган иде. Бәлки, хыяллары тагын да булып, алар тормышка да ашмыйча калгандыр. Ләкин нәрсә белән дә булса янып яши башласа, ул аны тормышка ашыра иде. Без аннан теләсә нәрсә көтәргә әзер идек. Беркөнне ул: «Ләбиб, мин бәкедә йөзә башладым бит әле», — дип килсә, күпмедер вакыттан: «Мин велосипедта йөри башладым бит әле», — ди. Велосипед белән Казаннан Кукмарага кадәр кайтып йөрде. Моны, миңа калса, аннан башка беркем дә булдыра алмый. Аның өчен Заһид кебек максатчан кеше булу кирәк.

Аның вафаты безне сискәндерде. Без шок хәлендә һәм әле кемне югалтканыбызны аңлап та бетермибез. Киңкырлы, дөньяви фикерле, язса берәгәйле яза торган шәхес иде.

Әле Яңа елга кадәр соңгы сөйләшүебездә дә татар матбугат тарату турында сөйләштек, ул аны һәр татар кешесенә җиткерү өчен тырышты. Әмма башкарып чыга алмадык, быелгы ел талантлы каләмдәшебезне алып китте.

Укыгыз Заһидның китапларын! Аны искә алып китапларын укуыгыз да бер дога булып барып ирешер. Мин ышанам — Кукмарада әле Заһид Мәхмүди исемендәге урам да булыр».

Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал: «Ркаил Зәйдулла Заһид Мәхмүдинең якын дусты иде, үзенең дә бик киләсе килгән иде. Бүген беренче Президентыбызның туган көне булганга, ул анда китте. Бөтен язучылар исеменнән хатынының, балаларының, якыннарының, туганнарының кайгысын уртаклашам.

Татар милләте бүген зур югалту кичерә. Ул язучы гына түгел, ул киң колачлы иҗатта иде, тормышның кызыгын-ямен табып эшләгән кеше иде. Яшисе килеп яшәде. Күрәсең, зур тизлек белән яшәп, иртәрәк китеп тә барды».

Кукмара районы башлыгы урынбасары Резеда Гаянова: «Хөрмәтле райондашлар! Заһид абый бик халыкчан кеше иде. Аның әсәрләре дисеңме, газеталарымы… Аларны өлкәннәр дә, яшьләр дә ярата иде. Үзе исән чакта, ни кызганыч, аның типографияләрен килеп күрмәгәнбез. Бүген бу гаилә алдында Заһид абый башлаган эшләрне дәвам итү бурычы тора. Урыннарың оҗмахта булсын, Заһид абый, риза булып кит!»

Заһид аганың тормыш иптәше Рәшидә Мәхмүдова күз яшьләре аша: «Мин барында иркенләп яшә!» — дидең. Рәхмәт, син минем терәгем булдың. Сиңа терәлеп яшәдем», — дип кенә әйтә алды.

Улы Фәнис Камал: «Беренчедән, барыгызга да бик зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Әти турында нәрсә әйтәсем килә: начар гадәт булса да, безнең өчен матур гадәт иде — иҗат кешеләре буларак без утырып тәмәке тарта идек. Бер тартканда әти миңа бер сорау бирде: „Нигә безнең барысы да ‚на ходу‘ хәл ителә? Алдан нәрсәдер әзерләп куйсаң да, план буенча бармый“. „Үзең әйтәсең бит — без бүреләр нәселеннән. Һәрвакыт чабабыз“, — дидем. Әти, син һәрвакытта да мине стратег булырга өйрәттең. Хуш!»

Хушлашу мәрасиме тәмам. Ир-атлар язучының җәсәден күтәреп, зиратка таба юл алды. Аңыша алмыйча торган Нәсим Акмал янына киләм. «Дусты идегез. Сүз әйтмәдегез…» — дим.

Журналист Нәсим Акмал: «Заһид Мәхмүди белән без 1978 елда 18 яшьтә мәдәният институтында укыганда таныштык. Шул гомердән бирле дуслар булып яшәдек, арада туганнарча мөнәсәбәт иде. Тормыш юлыбыз да, хезмәт юлыбыз да һәрвакыт үрелеп барды. Заһид Мәхмүдинең язучы һәм шәхес буларак формалашуы күз алдында булды. Минем абый Нияз Акмал белән дә бик дуслашып китте алар.

Заһид Мәхмүди турында фикерем шул — милләткә хезмәт итүнең иң якты үрнәкләренең берсен биреп калдырды ул. Шушы кыска гомер эчендә аның бер генә көне дә исраф булмагандыр. Бер көнен дә әрәмгә уздырмагандыр, нәрсә белән булса да шөгыльләнгәндер, вакытын дөрес файдалангандыр. Заһид Мәхмүди китте дә югалды дип әйтеп булмый, аның бит нәселе калды. Улы Фәнис, кызы Зөһрә калды, аның мәктәбен узган, тәрбиясен алган яшьләр калды. Шушы сөендерә!»

Нәсим Акмал белән Ләбиб Лерон зиратка таба кузгала. Без хатын-кызлар капка төбендә калабыз.

«Әнисенең ашына килгән идем. „Кан басымы да төште, шикәрем дә төште, матурландым әле“, дип сөйләшеп торды», — ди бер ханым. «Әнисенең ел ашын бер атна элек кенә уздырдылар. Әнисе Минсафа апаның вафатына бер ел булган көнне киткән бит ул», — дип аңлата икенчесе. «Әнисе киткәнгә бик борчылган ул, күңеленнән әнисе белән сөйләшеп йөргән. Әнисен бик ярата иде», — ди тагын берсе.

Сөйләшү рәвешендә дә затлылык бар Заһид Мәхмүди якташларының.

Әле генә ирен соңгы юлга озаткан хатыны Рәшидә апага бер юаныч булганбыздыр дип акланырга тырышам — журналистлар Заһид Мәхмүди утарындагы экзотик дөяләрне һәм типографияне күрсәтүне сорый. Мин дә кушылам.

«Мин бу йортка килен булып төштем. Кайнанама — Заһидның әнисенең йөрәгенә операция ясаткач кайттык та калдык инде. Җиде ел монда яшибез», — ди ул.

«Дөяне үз күңелебезне күрү өчен алдык. Иҗат кешесенең бер илһам чыганагы инде ул», — ди хуҗалыктагы ике дөяне, өчме-дүртме ишәкне күрсәтеп. Бирегә Кукмара балалары экскурсиягә килә торган булган икән.

Заһид Мәхмүди 2008 елдан бирле «Себерке» газетасы чыгара. Соңгы елларда яңалары өстәлә торгач, бу гаилә соңгы елларда тугыз төрле газета чыгара икән. Газеталар Казанда теркәлгән, ә басылуын шушы Манзарас авылында — Заһид Мәхмүди ишегалдындагы типографиядә басыла булып чыкты. «Бу атнада биш төр газета чыгарырга тиеш идек», — ди Рәшидә ханым. Аның өчесе инде басылган, гаилә дуслары аларны берләштереп санап, тәртипләп куярга килгәннәр. Газеталарның беренче битләрендә ««Милләтнең асыл улы, хуш!», «Редакциябездә зур югалту», «Иҗади гаиләбезнең башлыгы, әтиебез, юлбашчыбыз Заһид Мәхмүди мәңгелеккә күчте» дигән башисемнәр һәм язучының эшләпәле матур фотосы куелган.

Рәшидә ханым журналистларга «Себерке» газетасы турында сөйли: «Себерке» — ул урам себеркесе түгел, ул — язмышлар, тормыш себеркесе. Аны башта күпләр чәнечкеле тел белән каршы алдылар. Качып-посып кына язылып укый башладылар һәм аның мәгънәле газета булуын аңладылар. Ул беркайчан да искерми торган гәҗит. Бу гаилә гәҗите. Аны халык ярата, язалар, шалтыраталар. Бу саны — ахыргы тапкыр ирем Заһид Мәхмүди исеме белән чыккан гәҗит. Газеталарыбызның берсе дә тукталып калмаячак, алга таба да чыгачак. Заһидның эшен дәвам итүче улыбыз Фәнис, кызыбыз Зөһрә, киленебез Гүзәл, киявебез Әнәс бар».

«Фәниснең бер аягы монда, берсе Казанда булыр инде. Типография монда бит. Әле бит безнең „Кукмара“ промпаркында да цехыбыз эшли. Без промпаркның резиденты. Фәниснең аның буенча идеяләре бар әле. Әти хуплаган иде», — ди киленнәре Гүзәл Мәхмүтова.

Ул арада зираттан ирләр кайта. Фәнис Камал бөтенесенә дә Кукмарада кафеда аш әзерләнгән булуын хәбәр итә. Бу Кукмара районы администрациясе һәм Манзарас авыл җирлеге идеясе һәм ярдәме белән эшләнгән эш икән. Заһид Мәхмүдине искә алган хатирәләр аш өстәле янында дәвам итте.

 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100