Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәнис Җиһаншаның күптән көтелгән юбилей кичәсе: бүләк – яңа спектакль һәм мактаулы исем

Камал театрында хәзер инде Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһаншаның 50 яшьлек юбилеена багышланган кичә булды. Юбиляр, үзе әйтешли «былтыргы «а», чөнки артистка 1 июль көнне 51 яшь тулачак.

news_top_970_100
Фәнис Җиһаншаның күптән көтелгән юбилей кичәсе: бүләк –  яңа спектакль һәм мактаулы исем
Гөлүзә Ибраһимова

«Бүген тагын бер курсташыбыз яшьлеге белән хушлаша», – дип хәбәр салдылар залга. Камал театры сәхнәсендә Фәнис Җиһаншаның курсташлары: Минвәли Габдуллин, Радик Бариев, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Искәндәр Хәйруллин, Миләүшә Шәйхетдинова, Рамил Вәҗиев басып тора. Алар – Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев укучылары, 1995 елда Казан мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган. Алар арасыннан Искәндәр Хәйруллин һәм Рамил Вәҗиев 50нең икенче ягына күчмәгән әле.

«Эх, Фәнис, Казан урамнары буйлап педагогия институтын эзләп йөргәндә, ялгыш, театр институтына чакырган игъланга барып төртелмәгән булсаң, бүгенге көндә инде син мәгариф министры булыр идең», – диде алар. Бер-бер артлы шигъри формада теләкләрен җиткерделәр.

Фото: © Владимир Васильев

Әтнә районы Күәм авылындагы сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Фәнис Җиһаншин Арча педагогия көллиятенә укырга кергән. «Мәгариф министры дәрәҗәсенә күтәрү» биографиясендәге шушы эпизодтан

булды.

Сөенечле хәбәр

Кичәнең иң зур вакыйгасы юбилярга Татарстанның халык артисты исеме бирелү булды. Бу хәбәрне сәхнәдән татарстанның мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов әйтте.

«Бәйрәмне сөенечтән башлап җибәрик әле», – диде һәм кулындагы яшел папканы ачып укыды. Әлегә указы укылды, бүләге рәсми рәвештә соңрак тапшырылачак.

Мәдәният министры урынбасары һәм мәгариф министры булмый калган Фәнис Җиһанша авылдашлар да икән әле – Күәм авылы егетләре.

Фото: © Владимир Васильев

Аннан мәдәният өлкәсендә күренекле кешеләр сирәк – 2 генә кеше чыккан, – дип елмайды ул. – Нәселендә осталар булган. Ул гади гаиләдән, гади авылдан. Таланты Ходайдан бирелгән булса, тырышлыгы нәселдән килгән. Зур хезмәт юлын узды, ул башкарган рольләр тарихыбызга кереп калды, – дип сөйләде ул.

Аннан сәхнәгә беренче якташлар – әтнәләр чыкты. Әтнә районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов котлады.

Казан арты, Әтнә төбәге безнең татар дөньясының мәгърифәтенә бик күп данлыклы шәхесләрне биргән. Театр сәнгате турында әйтеп тә торасы юк. Әтнә районы Күәм авылында туып-үскән Фәнис әфәнде дистәләгән онытылмаслык образлар тудырган. Ашыт елгасының тирәнлеген, киңлеген, данлыклы Кала тавының биеклеген үз эченә алган Фәнис әфәнде – театрда үз урынын тапкан киң шәхес, – диде ул.

Бәйрәм өстенә бәйрәм булсын өчен, бер музыкаль бүләк тә әзерләгәннәр. Композитор Риваль Хисмәтуллин, юбилярның әнисенә багышлап, «Синең куллар, әнкәй» җырын башкарды. Юбилей кичәләрендә, гомер бәйрәмнәрендә әни кешегә игътибар булырга тиеш, дип саныйм. Шулай ук әтигә дә. Бу җыр бүләк буларак әзерләнгән дә, шулай туры килгәндер, дип аңларга кирәктер. 

Арча һәм Әтнә халкы: ул безнеке дә, ул безнеке

Аннан сүз актерның икенче якташлары – Арча районына бирелде. Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Гатиятов һәм педагогия көллиятендәге курсташлары сәхнәгә чыкты.

Арчадан чыккан бөек шәхесләр бик күп, сез ул исемлекне тулыландырып торасыз. Әтнәләр «ул безнеке» дип әйтте, ул, шулай ук, безнеке дә. Сезне сценарий язучы, сүз остасы, диктор буларак та беләбез. Әле тагын 40-45 ел шушы сәхнәдә халыкка хезмәт итәргә язсын, – диде ул.

Мәгариф министрлыгы бүлек җитәкчесе Роза Шәяхмәтова:

Фәнис «50 яшьлек юбилейга» дип чакыргач, мин бераз аптырап калган идем. Без 50 яшьлеген инде 1 ел элек үткәрә башлаган идек. Фәнис һәрвакыттагыча соңарып барамы, артта каламы, дип тә уйлаган идем. Дәрескә дә соңарып килгәли торган иде. Аның мәгънәсе бар. Фәнис һәрвакыт максатчан, үҗәт, үз теләгенә ирешә торган, тырыш сабакташыбыз иде. Быел укытучылар һәм остазлар елы бит. Бәлки, Фәнис, үзен шушы елда котласыннар өчен дип, бәйрәмен соңгарак калдыргандыр, чөнки безнең өчен – ул әле дә укытучы Фәнис, – диде сабакташы.

Ул Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның котлау хатын укыды.

7-8 минуттан 50 яшьлек Фәнис Җиһанша 70 яшьлек чал чәчле профессор Зөфәр Мөхәммәтовичка әйләнде дә куйды. Сәхнәдә – тамашачы күз алдында. Шулай була шул, сизми дә каласың.

«Көзге кайтаваз» спектакленең премьерасы күптән түгел генә булган иде. Юбилей кичәсенең 2 сәгать 20 минуты спектакль белән узды. Еш кына юбилей кичәләрендә актерлар катнашкан төрле спектакльләрдән өзекләр күрсәтелә, ә монда тулы бер спектакль булды, һәм ул яңа. 

«Көзге кайтаваз» язучы, бу спектакльдән соң драматургка да әйләнгән Рөстәм Галиуллинның пьесасы буенча куелды. Режиссер Фәрит Бикчәнтәев «Яңа татар пьесасы» бәйгесендә махсус номинациядә җиңгән пьесаны сәхнәләштерде. Пьеса драма буларак язылган булса да, куелышта ул комедиягә әйләнгән. Анда Фәнис Җиһанша төп рольне – татар теле дип йөреп, гаиләсендәге тәрбияне оныткан профессор ролен башкара.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Син – тугры шәкертем»

Спектакльдән соң сәхнәгә театр артистлары чыкты, юбилярны Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев котлады.

1 ел элек китабымны сораган иде, бөтен кешегә өләштем, ә аңа эләкмәде. Юбилей көнендә ул миңа үзенең китабын бүләк итә, ә мин – үземнекен, дип сөйләштек, – дип бер-берсенә китап бүләк иттеләр.

60 яшьлегеңә моннан да калынрак китап чыксын, – дип теләде баш режиссер.

Ул бу курсны укыткан, Фәнис Җиһаншаны укырга алган елларны искә алды. 

Дөресен генә әйткәндә, мин бу курсны укыткан елларны бик сагынам. 33 ел узып китте. Әле курсташлары белән Фәниснең укырга кергәнен искә төшердек. Курсны Марсель Хәкимович Сәлимҗанов белән бергә җыйдык. Имтихан бара, Фәнис чыкты. Шигырен дә укыды, барысын да үтәде. «Син җырлый беләсеңме?» – дип сорадык. «Юк. Мин баянда уйный беләм, – ди. «Баян китерсеннәр әле, уйнап күрсәтсен», – ди Марсель абый. Көтеп утырабыз, 5 минут узгандыр, ә бу сер бирми бит. Баянны китерделәр, кулына тоттырдылар. «Марсель абый: «Уйна инде хәзер», – ди. «Мин нота белән генә уйный беләм бит», – ди Фәнис. Без көлеп җибәрдек.

Артист барыбер авантюрист булырга тиеш. Тормышы да уен белән барырга тиеш. Актерлык һөнәре, сәхнә алдауга корылган, диләр бит. Сез дә, без дә алданып яшибез, хыялланабыз. Син – тугры шәкертем. Театрга, үз тамашачыңа тугры булдың, шулай булып кал. Большого человека много не бывает, диләр. Аның 4 баласы бар! Юбилеең белән! Рольләр өстәлеп торсын, тамашачы мәхәббәте югалмасын, бәйрәм белән! – дип сүзен тәмамлады ул. 

Юбиляр тамашачыга, хезмәттәшләренә, сәхнә артында булган кешеләргә рәхмәт сүзләрен әйтеп саубуллашты.

«Остазым бәяне белмичә бирмәгәндер»

Пәрдә ябылгач, бөтен кеше котлап, фотога төшеп бетергәч кенә, Фәнис абыйның үзе белән дә сөйләшеп алдым.

Фәнис абый, Татарстанның халык артисты исемен алуыгыз белән котлыйм! Бу исемне алу артистка нәрсә бирә?

Миңа калса, җаваплылык өсти. Без эшкә һәрвакыт җаваплы карыйбыз инде. Фәрит абый да: «Фәнис һәрвакыт тугры, җаваплы булды», – дип әйтте мине котлаганда. Остазым бәяне белмичә бирмәгәндер, дип уйлыйм. Халык артисты яки атказанган артист исемен алу артистның сәхнәдәге уенына тәэсир итмидер, дип уйлыйм. Исем ул – тамашачыларыбыз, җитәкчеләребезнең хезмәтебезне билгеләп үтү чарасы.

Дәрәҗәле исем алу хыялы бар идеме соң?

Яшь чакта бөтен артистларда буладыр ул.

Ул хыял кайчан юкка чыга?

Халыкка исем аша түгел, ә үзеңнең хезмәтең аша якынаюны аңлагач юкка чыгадыр. Рус театрларында Россиянең халык, атказанган артистлары бар. Күбесен безнең театр артистлары белән чагыштырсаң, алар файдасына булмый, чөнки үзебезнекеләр әйбәтрәк уйный шикелле тоела. Тәнкыйтьчеләр дә бездә чын профессиональ «йолдызлар» труппасы булуны даими әйтә килде. 60нчы елларда Марсель Сәлимҗанов шәкертләре театрны тотса, бүген исә Фәрит абый Бикчәнтәев шәкертләре эшне дәвам итә. Безнең өчен беренче чиратта – тир аша хезмәт итү. Бу исемне алуга аеруча туганнар, якыннар шатланды, алар өчен зур сөенеч булды.

Туганнар, якыннардан залда кемнәр бар иде?

Бүген әти ягыннан да, әни ягыннан да туганнар килде, Диния нәзарәтеннән Илфар хәзрәт (авт. – Хәсәнов) җылы котлау сүзләре әйтте, гаиләбез табибы, авылдашлар, курсташлар булды. Арча педагогия көллиятеннән укытучым Сәвия Сабировнаның килүе минем өчен зур сөенеч булды. Аңа бу көннәрдә 80 яшь тулды. Аны да котлап үтим әле. Иң матур котлауны якташларым – әтнәлеләр әзерләгән. Әни турындагы җыр күпләрнең күңеленә барып җитте.

Спектакль кую режиссер тәкъдиме идеме, әллә юбиляр теләгеме?

Фәрит абый: «Ничек үткәрергә уйлыйсың?» – дип сорады. «Артист кеше халыкка роле белән якын булганга, спектакль чыгару урынлы булыр», – дип җавап бирдем. Өзекләр күрсәтеп, артистны төрле яктан ачарга була – анысы хак. Ул очракта инде үзең эшләгән дәвердәге бөтен спектакльдән өзекләрне җыярга кирәк була.

Күптән уйналмаган спектакльдән дә өзекләр аласың бит. Мәсәлән, заманында «Хуҗа Насретдин» бик популяр иде. Хәзер аның «изюминкасын» мин бераз югалта башлаганмындыр. Ул вакыттагы кебек кайтарып булыр идеме? Шуңа күрә пьеса сайларга булдым, бүген халыкка тулы бер тарихны күрсәттек. Бөтен хисләр палитрасын күрсәтергә һәм характерымны төрле яктан ачарга мөмкинчелек булды.

Бер елга якын көттегез...

«Яңа татар пьесасы» бәйгесе төгәлләнгәч, махсус призга лаек булган әсәр белән эшли башладык. Бер дә үкенмим. Аллага шөкер. Шулай итеп нәтиҗә ясау уңышлы һәм отышлы булды, дип саныйм. Кичәнең 80 проценты шуның белән әзер иде. Мин дә тыныч булдым.

Бу спектакль берничә көн уйналды бит инде, бүген сәхнәдән чыгыш ясау башкаларыннан аерылдымы?

Аерылды. Бүген спектакль бөтенләй башкача барды. Без үзебезне ачылып бетә алмаган кебек сиздек. Партнерларым да шул фикердә иде. Әйтеп бетермәү артистка ярдәм итә. Кайчагында артык уйнауга караганда уйнап җиткермәү әйбәтрәк, дигән кагыйдә эшли башлый.

50дән соңгы тормышка нинди максатлар, хыяллар бар?

Тыныч күгебез, аяз көнебез булса, Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермаса, шөкер. Хәзер бүгенге көн белән яшәргә ияләнеп киләбез. 40 яшьләрдә максатлар булгандыр. Хәзер рольләрем бар, гаиләм, туганнарым исән-сау, торыр җирем бар... Нәрсә турында хыялланырга инде?

Авылга кайтып ферма ачарга, мәсәлән?

Әйе, андый уй бар, тик ферма түгел, ә агач үсентеләре белән шөгыльләнәсе килә. Мин питомник булдырыр идем. Безнең климат хәзер җылы яктагы агачларны да үстерергә мөмкинлек бирә. Мин бит биолог малае. Шул белемне файдаланасым килә. Әлбәттә, инвесторлар булса, эшләргә мөмкинчелек булыр иде. Менә ачык мөрәҗәгать белән чыгыйм әле. Бәлки, берәр инвестор, бу интервьюны укып, минем хыялны тормышка ашырырга булышыр. Аны хыял дип әйтеп тә булмыйдыр инде. Бу – күңелне кытыклап торган уй.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100