news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Фаҗигале төстә ирен югалткан җырчы Наилә Әүһәдиева: «Үз хәлемне үзем генә беләм»

news_top
Фаҗигале төстә ирен югалткан җырчы Наилә Әүһәдиева: «Үз хәлемне үзем генә беләм»
социаль челтәрләр

Узган ел яшь җырчы Наилә Әүһәдиева тормышында бик зур югалту кичерде. Аның тормыш иптәше Рөстәм Минияров юл фаҗигасендә һәлак булды. Машина бәреп, баш миенә җитди зыян килгән гаилә башлыгы, 1 атна комада ятканнан соң, мәңгелеккә арабыздан китеп барды. Наилә 2 айлык кызы Сөембикә белән тол калды.

Бүген Рөстәмнең фаҗигале рәвешетә гүргә керүенә 1 ел тулган. Җырчы сөйгәнен социаль челтәрләрдә искә ала, кайгысын уртаклашып, терәк булырга теләгән дусларына рәхмәт әйтә.

«Дусларым, ниһаять, сезнең белән элемтәгә чыга алдым… Уңышлы көннәр булсын. Күп язасыз, барыгызга да зур рәхмәт. Нәрсә генә куйсам да, нәрсә генә язсам да … юк… кире кайтарып булмый… Үз хәлемне үзем генә беләм. Барыбыз да исән-сау булыйк, чирләмик. Чирләсәк тә, үтә торганы булсын», – дип сөйләгән Наилә сторисларында.

Наилә Рөстәмнең якты истәлегенә багышлап җыр да яздырган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар