Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь җырчы Наилә Әүхәдиеваның ире юл фаҗигасендә һәлак булган

news_top_970_100
Яшь җырчы Наилә Әүхәдиеваның ире юл фаҗигасендә һәлак булган
социаль челтәрләр

Уфада яшәүче яшь җырчы Наилә Әүхәдиева гаиләсе бик зур югалту кичерә. Аның тормыш иптәше, «Эр-Тревел» туристик оешмасы җитәкчесе Рөстәм Минияров юл һәлакәтенә эләгеп һәлак булган. Бу хакта Наиләнең иҗатташ дуслары – җырчы Марат Шәйбәков һәм юмор остасы Рөстәм Хәсәнов социаль челтәрләрдә язды.

Мәрхүм дусты турында күбрәк сөйләвен үтенеп, Рөстәм Хәсәнов белән элемтәгә кердек.

Аның сүзләренчә, җырчы Наилә Әүхәдиева белән Рөстәм Минияров узган ел гөрләтеп туйлар уздырганнар. Җәй көне генә яшь парның кызлары дөньяга аваз салган. Кечкенә Сөембикәгә нибары 2 ай гына әле.

Уфада фатир алып, анда ремонтлар ясап, матур итеп тормыш башлап килгән мәлләрендә яшь гаиләнең ишеген кайгы җиле шакый. Наиләнең туган ягы Тәтешлегә кайткач, гаилә башлыгын машина бәрдереп китә. Баш миенә җитди зыян килгән Рөстәм, 1 атна район хастаханәсендә комада ятканнан соң, хатынын һәм нәни кызын калдырып, мәңгелеккә арабыздан китеп бара.

Рөстәмне 11 сентябрь көнне туган яклары – Башкортстанның Әлшәй районы Әбдрәшит авылына, әтисе янәшәсенә җирләгәннәр.

«Рөстәмгә нибары 35 яшь иде. Соңгы юлга озатыр алдыннан, төнлә барып, янәшәсендә догалар укып утырдык. Дустыбыз белән хушлашып кайттык.

Тап-таза, әзмәвердәй егет. Баш миенә зыян килеп, комадан чыга алмады, кызганыч… Санавиация белән башка хастаханәләргә күчерү юлларын да белешкәннәр иде, ләкин табиблар аны берничек тә урыныннан кузгалтырга ярамавын әйттеләр. Район хастаханәсендә вафат булды.

Рөстәм төрле юнәлешләргә автобуста экскурсион турлар оештыру белән шөгыльләнде. Бик ачык, киң күңелле, эчкерсез егет булды. Аның белән теләсә нинди темага сөйләшергә була иде.

Яшь гомернең шулай аянычлы өзелүе бик кызганыч… Өч көнлек дөнья… Шуңа да бер-беребезнең кадерен белеп, якыннарыбызга бөтен игътибарыбызны биреп, бер-беребезне ихтирам итеп яшәргә иде. Иртәгә нәрсә буласын бер кеше дә белми.

Иҗатташ дустыбыз Наиләнең тирән кайгысын уртаклашабыз. Кечкенә кызы хакына Аллаһы Тәгалә аңа сабырлыклар бирсен», – диде Рөстәм.

Җырчы Наилә Әүхәдиева элек Марат Шәйбәков, Илнар Гыйльманшин төркемнәрендә эшләгән иде. «Казан егетләре»төркеме белән дә хезмәттәшлек итеп алды. Аның «Баланнар», «Яшик яратып», «Бер генә күреп калдым» кебек популяр җырлары бар.

Фото: © социаль челтәрләр

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 14 сентябрь 2023
    Исемсез
    Бу ирнен беренче семьясы да булгандыр
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100