Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үкереп елаттың...» – Наилә Әүһәдиева юл фаҗигасендә һәлак ире истәлегенә җыр яздырган

news_top_970_100
«Үкереп елаттың...» – Наилә Әүһәдиева юл фаҗигасендә һәлак ире истәлегенә җыр яздырган
видеодан скриншот

Җырчы Наилә Әүһәдиева фаҗигале төстә һәлак булган иренә багышлап җыр яздырган. Җырның сүзләрен Айгөл Вәлиуллина, көен Рифаль Хисмәтуллин иҗат иткән.

«Яна йөрәк». Бу җырымны синең якты истәлегеңә багышлыйм. Авторларыма зур рәхмәтемне белдерәм», – дип язган ул.

Уфада яшәп иҗат итүче Наилә Әүһәдиеваның тормыш иптәше, «Эр-Тревел» туристик оешмасы җитәкчесе Рөстәм Минияров узган ел юл һәлакәтенә эләгеп һәлак булган иде. Рөстәм тормыш иптәшен тол, нибары 2 айлык кызын ятим итеп китеп барды.

Наилә Әүхәдиева үзе элек Марат Шәйбәков, Илнар Гыйльманшин төркемнәрендә эшләгән иде. «Казан егетләре» төркеме белән дә хезмәттәшлек итеп алды. Аның «Баланнар», «Яшик яратып», «Бер генә күреп калдым» кебек популяр җырлары бар.

«Шундый җыр, утырып уйландыра торган. Җиңеллек...»;

«Сез бәхетле әле. Сезгә, кыска вакытка булса да, мәхәббәтне татырга насыйп булды. Шундый язмыш инде»;

«Үкереп елаттың»;

«Тыныч кына тыңңлап булмый, йөрәк жу итә. Яраткан парларыбыз белән тигезлектә картлыкны каршы алырга язсын»;

«Күңел тулышкан саен тыңлый торган»;

«Яна торгандыр, сеңлем, йөрәгең. Аллаһ ярдәм бирсен. Кызың бар, күңелеңне юатырга», – дип яза Наиләгә тамашачысы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100