Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәүзия Бәйрәмованың ире Җәмил Сафиуллинны соңгы юлга озаттылар

Җәмил Сафиуллин белән Чаллының Тәүбә мәчетендә хушлаштылар.

news_top_970_100
Фәүзия Бәйрәмованың ире Җәмил Сафиуллинны соңгы юлга озаттылар
https://www.facebook.com/fauziya.bayramova

Бүген язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың ире Җәмил Сафиуллинны соңгы юлга озаттылар. Ул 2 октябрь көнне коронавирустан вафат булды. Җәмил Сафиуллин белән Чаллының Тәүбә мәчетендә хушлаштылар.

Җәмил Сафиуллин — 1953 елның 3 сентябрендә Татарстанның Аксубай районы Түбән Татар Майнасы авылында туган. Юрист, җәмәгать эшлеклесе озак еллар дәвамында Чаллы шәһәрендә яшәде.

Фәүзия Бәйрәмова сүзләренчә, ире бик тырыш, тәртипле кеше булган. Матбугат чараларына биргән әңгәмәләрендә Фәүзия Бәйрәмова тормыш иптәшенең ныклы терәге булуын, бөтен тормышларын тартып баруы, аңа иҗат итәр өчен бөтен мөмкинлекләр тудыруы турында сөйли. Җәмил Сафиуллин шәхси акчаларына тормыш иптәшенең кырыкка якын тарихи китабын да бастырып чыгарган.

Иренең вафаты турында киң җәмәгатьчелеккә Фәүзия Бәйрәмова үзенең фейсбук битендә хәбәр итте. Аның сүзләренчә, ире сентябрь ахырында температурасы күтәрелеп авырый башлый. Башта өйдә дәвалана, табиб белән киңәшләшеп, аның күрсәтмәләре буенча дарулар эчә. 

2 октябрь көнне иренең хәле начарлана, сулыш алуы кыенлаша башлый. Авыруны тиз арада ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә озатырга туры килә. Фәүзия Бәйрәмова сүзләреннән, хастаханәгә киткәндә тормыш иптәшенең сатурациясе 80гә төшеп бетә, ә үпкәләренең 50-60ы процентына зарар килә.

Хастаханәдә терелеп чыгар дип өметләнсәләр дә, 3 октябрь көнне Җәмил Сафиуллинның вафат икәнлеге билгеле була. Фәүзия Бәйрәмова иренең хастаханәгә эләккән көнне үк кичке уннар тирәсендә үлгән булуын, моргта икәнлеген ачыклый. 

Чир вакыты булса да, Җәмил Сафиуллинны озатырга халык шактый җыелган иде. Җеназа намазы укыганнан соң, мәрхүм Чаллының татар зиратында җирләнде.

"Бүген, 4 октябрь көнне, Тәүбә мәчетендә, җеназа укып, ирем Җәмил Салихҗан улын соңгы юлга озаттык. Җеназа намазында кеше күп иде. Туганнары булды, Чаллы, Казан, Түбән Камадан, туган авылы Түбән Татар Майнасыннан татар зыялылары, милли хәрәкәт вәкилләре килгән иде. Татар зиратына ирләр генә барды. Кабергә улым иңдерде...

Дөньялыкта кешеләргә эшләгән яхшылыклары өчен, укыган намазлары, тоткан уразалары хакына Аллаһы Тәгалә Салихҗан улы Җәмилне яхшы урынга куйсын иде. Рухын рәхмәт фәрештәләре каршы алсын иде...

Авыр вакытта минем хәлемне белгән, безгә догада булган кешеләрнең барысына да зур рәхмәтләремне әйтәм", - дип язган Фәүзия Бәйрәмова Фейсбукта.

Фәүзия Бәйрәмованың һәм Җәмил Сафиуллинның барлык туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Ходай сезгә сабырлыклар бирсен, якын кешегезнең урыны оҗмах түрләрендә булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100