Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Моргтан эзләп таптым» — Фәүзия Бәйрәмованың ире ковидтан вафат

Язучы иренең үпкәләре 70-80 процентка зарарлануы турында яза.

news_top_970_100
«Моргтан эзләп таптым» — Фәүзия Бәйрәмованың ире ковидтан вафат
https://www.facebook.com/fauziya.bayramova

Язучы Фәүзия Бәйрәмованың ире Җәмил Сафиуллин ковидтан вафат булган. Бу хакта язучы үзенең фейсбук сәхифәсендә хәбәр итә.

2 октябрь көнне Фәүзия Бәйрәмова ирен хастаханәгә алып китүләре турында язган.

«Иремне ашыгыч ярдәм машинасы хастаханәгә алып китте. Теге зәхмәт булырга тиеш. Сатурациясе 80, үпкәләрнең зәгыйфьләнүе кимендә 50-60 булырга тиеш, диделәр. Улым озата китте… Мине карамадылар да, чөнки авыру билгеләре юк, контакт кына бар.

Салихҗан улы Җәмил өчен дога кылсагыз иде», — дигән ул.

Ә бүген көндез язучы тормыш иптәшенең вафат булуы турындагы авыр хәбәр белән бүлешкән.

«Ирем кичә хастаханәдә үлгән. 22.40 та… Миңа хәбәр итүче юк. Үзем таныш врачлар аша эзләтеп таптым. Моргта ята икән. Әле рәсми хәбәр итүче юк. Беркем ярдәм итмәде.», — дигән ул.

Фәүзия Бәйрәмованың һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100