Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Эх чалгысы, үзе чаба бит!» яки Баландышта «Түгәрәк уен» ничек узды һәм бозауны кем алды?

Кичә Теләче районы Баландыш авылында «Түгәрәк уен» булды. Район газетасына язылучылар, кунаклар рәхәтләнеп җырлады, биеде, себерке бәйләде, печән чапты һәм куян, бозауларны алып кайтып китте. Бәйрәмдә «Интертат» хәбәрчесе дә булып кайтты.

news_top_970_100
«Эх чалгысы, үзе чаба бит!» яки Баландышта «Түгәрәк уен» ничек узды һәм бозауны кем алды?
Абдул Фәрхан

Кичке 5 тулганда Баландыш авылына килеп җиттек. Чара 17:00 сәгатьтә башлана, дип игълан ителсә дә, мәйданда халык күп түгел иде әле. Авыл халкының эше тыгыз булган вакыт бит. Сыерны каршы алырга, саварга, бакчага су сибәргә, кичке аш пешерергә, казларны су буеннан алып кайтасы һәм башкалар. Бәйрәм дип берсен дә ташлап калдырып булмый. Халык җыела торды, бәйрәмне дә бераз соңрак башладылар.

Сату нокталары ягыннан кызган ит исләре килә иде инде. Татар, керәшен, русларның чәй өстәлләре дә әзер тора. Һәр өстәл янында җырлашып, биеп торалар. Мәйданның бер өлеше утыргычлар белән әйләндереп алынган. Мөхтәрәм кунаклар өчен «вип» урыннар әзерләнгән. Мәйдан уртасында өем-өем бүләкләр һәм бәйгеләр өчен кирәкле чалгылар һәм каен ботаклары тора. «Вип» урында утырган кунакларга чыгыш ясаучы артистларга карап утыруы җайсызрак булгандыр, чөнки чыгыш ясаучылар халыкка йөз белән торса, аларга арт ягы белән булды. Ялтыравыклы кызыл күлмәктән чыккан Лилия Хәйруллинага кайсы яктан карасаң да әйбәт инде.

«Газета – районның йөзе, көзгесе»

Җитәкчелек кереш өлештә генә анда утырды диярлек, аннан халык арасында булдылар, һәр ярышны күзәттеләр. Район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тормыш иптәше Гөлнур ханым белән килгән иде.

Бу бәйрәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте белән бергәлектә уздырыла. Икенче ел «Теләче-информ» бәйрәмгә җыя. Бик зур призлар әзерләнгән. Ел саен газетага язылуны оештырабыз, бергәләп укыйбыз, газетаны матур гына чыгаралар. Газета – районның йөзе, көзгесе. Хөрмәтле дуслар, бүгенге көндә районда барган барлык эшләр турында беләсез. Барлык мәгълүматны газета аша җиткерәбез. Барыгызга да сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим. Махсус хәрби операциядәге егетләребез, җиңеп, исән-сау кайтсыннар. Кызганыч, күрше авылдан бер егетебез турында кайгылы хәбәр килде. Әти-әнисе, туганнарының кайгысын уртаклашабыз. Егетләребез исән-сау булсын иде. Бүгенге бәйрәмне, үзара аралашып, матур итеп уздырыгыз. Бергә булыйк, бердәм булыйк, – дип сөйләде ул.

Газетаның баш мөхәррире Ленар Хуҗин бу бәйрәмне оештыруда ярдәм итүчеләр, район башлыгы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге, барлык иганәчеләргә аерым рәхмәт сүзләрен әйтте.

Район газетасына язылучылар арасында нәтиҗә ясарга тырышабыз. Икенче тапкыр халык өчен шушы бәйрәмне оештыра алдык. Халык мондый чарага мәҗбүри килми, ял итәргә, бәйрәм итәргә килә. Авыл халкы бер тапкыр Сабантуйда ял итә, анда да кайткан кунакларны каршы алалар. Сабан туенда ял итмәгәнен, шушындый бәйрәмдә ял итеп бетереп, уйнап-биеп, күңел ачсыннар иде. Һәр килгән кешегә рәхмәт әйтәсе килә. Киләчәктә «Түгәрәк уен»ны зуррак форматта, башка районнарны чакырып уздырасы килә, – диде ул миңа.

Бәйрәмгә «Татмедиа»ның Апас, Кайбыч, Саба, Питрәч филиаллары җитәкчеләре дә килгән иде. Кайбыч районы газетасының баш мөхәррире Луиза Сөнгатуллина Теләче һәм Кайбычны «игезәк районнар» дип атады.

Бу бәйрәмдә шушы матур аланда матбугатка дан җырлана. Ленар – иң яшь хезмәттәшләребезнең берсе. Мин аның эшчәнлегенә сокланам. Теләче районы матбугатының дәрәҗәсен күтәрү, тиражны киметмәү, укучылар санын арттыру максатыннан бүләкләр уйната. Бу – башка районнардагы кебек сервиз, чәйнекләр түгел. Ул халыкны матбугатка тагын да тарту максатыннан шулай тырышып эшли, – диде ул.

Апас районы редакциясе җитәкчесе Гүзәл Хилавиева, халыкның бердәмлеге шушы бәйрәмдә ачык күренә, ди. «Бүгенге көндә район газетасы мәгълүмат бирә икән, иртәгә инде ул тарихка әйләнә. Газетаның укучылары күп булсын. Шундый шатлыклы бәйрәмнәр генә булсын», – дип теләде ул.

«Без барыбыз да район газеталарында эшлибез. Бер карасаң, без бер дә кызык әйберләр язмыйбыз. Ришат Фазлыйәхмәтов аерылышкан, тегеләре кушылган, дип сөйли халык. Без беребез дә ул турыда язмыйбыз. Без районда эшли торган кешеләр турында язабыз, сезгә күрсәтергә телибез. Киләчәктә газеталар яшәр, дип ышанасы килә», – диде Питрәч районы матбугат үзәге җитәкчесе Ольга Шәмсетдинова.

Эфирда – «Саба дулкыннары» радиосы, – дип башлады сүзен «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе җитәкчесе Әлфия Мөбәрәкова. – Мин монда бик сөенеп килдем. Эфирда Саба хәбәрләре белән бергә күршеләребез – Теләче хәбәрләрен дә җиткерәбез. «Теләче» районы газетасына язылыгыз, «Саба дулкыннары» телевидениесен карагыз, радионы тыңлагыз, – диде ул.

Ярышта да ярдәмләшә торган халык

Аннан мәйдан уртасында себерке бәйләү буенча ярыш башланды. Өеп куелган каен ботакларын аралый башлагач, бөтен мәйданга каен исе тузды. Себерке бәйләүчеләр анда да бер-берсенә ярдәмләшә-ярдәмләшә ярышты. Тырпаеп, артык чыгып торган ботакларны алып атып, сабын тигез итеп кисеп, эт теге эшен эшләгәнче, менә дигән себеркеләр ясап аттылар. Бу себеркеләр Саба районындагы картлар йортына китәчәк.

Иске Карабаян авылыннан килгән Мария апа Степанова иң җитезе булып чыкты.

Ел саен себерке әзерлибез. 12 – 21 июльдә әзерләргә тырышабыз. Ул вакытта әзерләгән себеркеләрнең яфраклары коелмый. Себеркене кайнатам бик матур итеп бәйли иде, безне дә өйрәтте. Быел үзебез 20 пар себерке әзерләдек. Безгә җитә. Кан басымнары күтәрелә шул, шуңа мунчаларда бик озак булмыйбыз. Мунчада һәрвакыт себерке исе чыгарабыз, – дип сөйләде ул. Ул «Беләзек» ансамблендә җырлый да әле.

Караширмә авылыннан килгән Айрат абый Рәхмәтуллин себеркене тормыш иптәше белән бергә бәйләде. 40 елдан артык инде шулай бер-берсенә терәк булып яшиләр. Яшь вакытта бергә май заводында эшләсәләр, хәзер бергә бер ансамбльдә чыгыш ясыйлар.

«Яшь вакыт җырлап узды инде, хәзер дә йөрибез, авылны бетерәсе килми. Бөтен чарага йөрибез. Өйдә 100 себерке әзерләдем. Усак, имәннекен әзерлим, үләннәр кушам. Мәтрүшкә, бөтнек белән кушып ясагач, шундый әйбәт килеп чыга», – диде ул.

Район башлыгы хатыны булу җиңелме?

Без сөйләшеп торганда, печән чабу буенча ярыш игълан ителде. Айрат абый анда ашыкты. Чалгы күтәргән халык посадка аша юл буендагы басуга чыкты. Янымнан район башлыгының тормыш иптәше Гөлнур апа Хаҗипова бара. Мәйданда аның әле бер кеше, әле бер кеше белән сөйләшеп торганына игътибар иткән идем. Укытучы кеше бу бәйрәмдә укучыларын очраткан.

Гөлнур ханым, авыл бәйрәмнәренә чыгарга яратасызмы?

Мондый бәйрәмнәргә яратып чыгам. Мин Казанда, Теләчедә озак еллар телне укыттым. Укучыларым бик күп. Бүген дә укучыларымны очраттым. Үземнең укучыларым күп булу белән горурланам, аралашып яшибез.

Бакчадагы уңышларны нишләттегез? Нәрсәләр үстерәсез?

Бик матур бакчабыз бар. Гөлләр, чәчәкләр, кыяр-помидорлар үстерәбез. Кыярларны тозладым, бик күп кайнатмалар әзерләдем. Җиләк-җимешләрне катырырга да куйдым, үләннәр дә киптерәбез, – диде ул һәм йөгереп килгән оныгын кочып алды. – Ике оныгымны алып килдек. Күрсеннәр, белсеннәр.

Татарча сөйләшәләрме?

Олысы әйбәт сөйләшә. Бәләкәе аңлый, мин татарча сөйләштерәм. Кирәк әйберен татарча сорап ала.

Мал-туарларыгыз бармы?

Тавыклар бар, бройлерлар үстердек, 25 бройлерны үзебез суябыз, чистартабыз. Балалар кечкенә вакытта сыер асрап яшәдек, шуның белән балаларны аякка бастырдык. Хезмәт белән яшибез.

Район башлыгы тормыш иптәше булу – зур җаваплылыкмы?

Ул гомер буе җитәкче ролендә булды. Зур җаваплылык. Кая гына барса да, сүз әйтмәдек, без 15 тапкыр күчендек. Һәрвакыт ак күлмәктән чыгып китә. Кеше арасында чиста-пөхтә булсын, дип тырышам. Мин аңа киңәшемне дә бирәм. Кемдер әйтмәгән фикерләрне дә әйтә алам. Үзебезнең эзне калдырырга, кешеләргә ярдәм итәргә, дигән максат белән яшибез.

Район башлыгына Сезнең аша мөрәҗәгать итәләрме?

1-2 генә очрак булды, «аңа тәэсир итегез әле» дигәннәр иде. Минем сүзем бер булды: «Мин – аның тормыш иптәше, эшенә катнашмыйм, үзе янына барыгыз», – дидем. Үзе янына киләләр. Ул тормышны күргән кеше бит, һәрвакыт ярдәм итәргә тырыша. Алар гаиләдә 6 бала үскән, без дә бишәү идек. Аллага шөкер, балалар ярдәм итеп тора. Аллаһы Тәгалә исәнлекне бирсен, дибез. Студент вакытта өйләнешеп, тормышның төбеннән үзебез күтәрелдек. Илләребез тыныч булсын, балалар исән-сау булсын дип яшибез, – дип сөйләде ул.

«Эх, чалгысы үзе чаба бит!»

Ул арада ир-атлар чаш та чош печән чаба. Мишә елгасында гигант җәен балыгы тоткан Мәхмүт абый Гәрәев тә чалгы уйната. «Хәзер кул белән чапкан юк, яшь вакытта чапканны гына күрсәтәсе килде. Хәзер авыррак шул. Унар машина печән чаба идем мин», – дип елмайды ул.

Ир-атлар артында чиратта бер төркем хатын-кыз тора. Озын итәкләр, алъяпкычлар кигән апалар яшь вакытларында борчакка йөргәннәрен, процент алганнарын искә төшерде. 30 яшьлек Гөлинә алар арасында иң яше иде. Милли кием бәйгесенә матур итеп киенеп килгән җиреннән, күңеле җилкенеп, чалгыга ябышты. Эш авыррак баруын күргәч, бер абый чалгыны да үткенләтеп бирде, шуңа Гөлинә соңгарак калды. Болыт юрганы күкне томалап алып, җил чыкса да: «Бетерим инде, җирне алай калдырырга ярамый», – дип, эшен ахырга кадәр җиткерде. Чалгы күтәргән бер төркем халык инде мәйданга юнәлгән иде.

«Аллага шөкер, булды. Эх, чалгысы үзе чаба бит!» – дип куйды ул. 30 яшьлек Гөлинә Галимбекова Иске Җөри авылына килен булып төшкән. Тормыш иптәше белән бергә фермер хуҗалыгын алып баралар.

Әти авылдагы иң оста печән чабучы дисәм, ялганчы булмыйм. Горурланып әйтәм. Чыннан да шулай иде. Иң күп печәнне без әзерләгәнбездер. Кечкенәдән әти үзе белән ияртеп йөртә иде. Шул вакыттан чалгы тотарга өйрәндем, күптән чалгыны кулга алган юк иде, хәзер «быж-быж» белән генә чабабыз бит инде, тик өйдә чалгы бар, әтинең кулыннан төшми әле ул. Безнең 50 баш сыер тотабыз, хуҗалыгыбыз бар. 8 ел элек килен булып төшкән идем, 4 ел фермерлык эшчәнлеген алып барабыз. 2 улыбыз үсеп килә. Мин үзем иҗади бәйгеләрдә катнашырга тырышам. Авылдагы барлык чараларда актив катнашам, аларны алып та барам. Бу күлмәкне әрәм итеп калдырырга мөмкин түгел иде. Янып-пешеп йөрермен дип уйлаган идем, тик үземне бик иркен хис итәм. Күңелгә дә рәхәт, – диде ул киеме турында.

Печән чабучылар арасында бәйрәмдәге иң өлкән кеше Зәкия апа да булган. Зәкия апа беренчелекне алмаса да, бик «җитез» бүләк иясе булды. Тартмадан соры куян килеп чыкты. Зәкия апа бу бүләккә бераз аптырап та калды.

«Эшләмәсәң, мондый бәйрәмнәрне уздырып булмый»

Рөстәм Мөхәммәтшин 5 ел элек Баландыш авыл җирлеге башлыгы итеп билгеләнгән. Аның җитәкчелегендәге Баландыш һәм Урта Мишә авылларында 500дән артык кеше яши.

Быел бәйрәм күңеллерәк, чыгыш ясаучы коллективлар да артты. Алдагы елларда да бәйрәмне үткәрәсе иде. Мин дә гаилә белән килдем. Алар монда эшли инде, ял итәргә килмиләр, – дип елмайды ул.

Рөстәм әфәнде башта завферма булып колхозда эшләгән, аннан үзенең ферма хуҗалыгын җитәкләгән. Хуҗалык җитәкчесе вазифасын тормыш иптәшенә тапшырган.

«Мин иртән чыгып китәм, кич кайтам. Рәхмәт тормыш иптәшемә, иң зур терәк инде ул. Бер кызым кияүдә, икенчесе укырга китә, өйдә икәү генә калабыз. Хатыным авылда сөтне дә җыя. Августтан сөтнең бәясе артты, 20 сум 50 тиен булды. Җирләр дә җитеште, иртәгә урып-җыюга керешәбез. Җирдә дә эшли икән, дип әйтмәсеннәр. Эшләмәсәң, мондый бәйрәмнәрне уздырып булмый.

Фермер Марат Низамов бәйрәмне оештыруда күп ярдәм күрсәткән. 2016 елда эшен бәрәңге үстерүдән башлаган булган, аннан бөртеклеләр кушылган, аннан – маллар. Уңышны җыюга да керешкәннәр.

«Яңгырлар булмады, әмма уңыш әлегә әйбәт, 30 центнердан күбрәк. Печән 50 процентка әзрәк булды. Вакытыбыз, көчебез булса, авылга ярдәм итәргә тырышабыз. Үзебезнең җирләргә чит инвесторларны кертәсе килми. Бәя булмаса да, эшлибез», – диде ул.

Төркем-төркем йөргән балалар видео төшерде. «Ялкын» журналының «Шәп блогер» командасы аларны бүләкләде. Ә бәйрәмнең төп призы – бозау – Баландыш авылыннан Гөлфия Гайнетдиновага чыкты. Колгага бәйләп куйган бозауны күпме эзләсәм дә, ул мәйданда юк иде. Җиңүчегә сертификат тапшырылды.

Җил чыгып алса да, яңгыр яумады. Казанда «Түгәрәк уен» булмагач, яуган. Ничек кенә яуган әле. Без кайтуга инде барысы да тыныч иде. Баландыш халкына бәйрәм өчен зур рәхмәт!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100