Гигант җәен тоткан балыкчы Медиа Сабантуй батырына бирелгән тәкәгә кызыга (бер әгъзасына)
Мишә елгасында гигант җәен балыгы тоткан Мәхмүт Гәрәев белән Питрәч районында узган «Медиа Сабантуй» мәйданында очраклы таныштык. Балыкчы «Интертат» укучыларына зур балыкларны ничек тотарга икәне турында сөйләп бирде.
Балыкчы белән баш батырга бирелгән тәкә янында таныштык. Эссе кояш астында басып торган тәкәне кызганып, шуны төшерергә дип янына килгән идем. Карыйм – тәкә янында бер бабай да басып тора. Мин, ул да тәкәне кызганып торадыр, дигән идем. Ә ул тәкәгә кызыгып тора икән. Дөресрәге, тулаем тәкәгә дә түгел. Бер өлешенә. Бу хакта – алдарак.
– Тәкә кызганыч түгелме? – дип сорадым мин аннан.
– Тәкә... Калдырды бит теге откан кеше безгә, сатып калдырды. Бу – сабан туенда беренче урын алган көрәшченең тәкәсе иде, Миңнур алып килде дә, тагын үзенә алды, – диде ул.
– Ничек инде, Питрәч сабан туендамы?
– Әйе, көрәшчегә акча гына бирә дә тәкәне алып кайтып китә.
– Көрәшче акча гына алып кайтып китәме?
– Көрәшче акча гына алып кайтып китә.
– Бу тәкә алайса ике үлемнән калды, әйеме?
– Ике сабантуйдан калды бу... Монысыннан да исән калды, суелмыйча.
Шулай, Питрәч район сабан туе батырының да тәкәне аласы килмәгән, быелгы «Медиа Сабантуй» батыры – Мамадыш егете Илдар Хәсәновның да автобуста тәкә өстерәп йөрисе килмәгән икән. Ул да төп бүләкне Питрәчтә хуҗаларына калдырган. Ә зерә! Бабайда – тәҗрибә, бабай белә нәрсәнең нидә кулланып буласын… Мин дә бабай белән чагыштырганда «сыек» шул, шуңа да бөтен уй тәкә турында гына, өметләнеп, абзыйга чираттагы соравымны бирдем, әмма аның җавабы, кизәнеп, «урак белән урап суккан» кебек булды...
– Бәлки, тәкә әле киләсе елга да исән калыр?
– Калуын калмас. Аның күкәе сом (җәен) тотарга кирәк. Шуның күкәеннән мин 75 килолы сом тоттым! Мишәдә, Чытыда. Миңнур бирсә, сарыкны үзем сатып алам әле, күкәе өчен генә кирәк миңа!
Менә сиңа мә... Менә нәрсә өчен кирәк икән тәкә!
Бу – әле күптән түгел генә федераль яңалыкларга да чыккан Чыты балыкчысы Мәхмүт Гәрәев булып чыкты. Зур балык тоткан, дигән яңалык күзгә чалынган иде, әмма ул кадәр игътибар итмәгәнмен. Мәхмүт абый әйтә – 2 метр 25 сантимер озынлыктагы, 75 килограммлы, ди. Мин балыкчыларның «шыттырганын» беләм инде, шуңа да кабатлап сорыйм:
– Башы нихәтле зурлыкта иде?
– Башы 25 кило! – дип, зур итеп кулларын колачлап күрсәтте балыкчы.
– Балыкчылар бераз «шыттыра» инде алар, шыттырмыйсызмы?
Мәхмүт абый бераз үпкәләде:
– Әйдә кил, ватылмаган, тора башы. 25 килосын авыл кешеләренә бүләк итеп бирдем. Тагын 25 кило ите тора, 25 кило башы. Бавыры гына 1,2 кило.
– Тәмлеме?
– Әз генә катырак инде. 26 яшьтә ул. Авырлыктан беләләр икән яшен…
«Күкәйләрегезне саклагыз!»
Ул арада безнең – Мәхмүт абый, мин һәм тәкә янына Питрәч районы Чыты авылы мәдәният йорты директоры, популяр блогер Миңнур Шәмсетдинов та килеп җитте. Мин, Мәхмүт абзый теге тәкә әгъзасы турында шаяртып кына әйтә, дип торам. Юк икән.
– Гафу итегез, ул җәен капкан күкәй – безнең тәкәнеке. Хәзер менә бу тәкәгә өметләнеп йөри.
Һәм Мәхмүт абый турында:
– Мәхмүт абый – гомер буе сарык суйды, гомер буе гармун уйнады, минем кул астында эшли, яхшы мужик. Балык тоткач, 3 көн буе таба алмадым, агарынып килгән.
Миңнур үзе дә бу балыкны эләктерүгә катнашкан икән:
– Малайга Гакыйка корбаны чалдык, догасын мин укыдым телефоннан. Мәхмүт абый шуның йомыркасын алып төшеп кыстырып та куйды – менә сиңа кеше тотмаган җәен эләктергән... Телефоннан укысаң да, килешә икән...
– Мин кармакка салгач, 4нче көнне генә капты. Исләнә башламыйча, сом капмый икән. Миңа ул турыда 10 еллар элек хатынның әтисе – бабай әйткән иде, җәен тәкә күкәенә каба, дип. Яңасына тими, ди, ис килә башлагач, каба икән. Һаман истә шул. Менә шуны эшләп карадым – капты. Хәзер менә бу тәкәнең дә күкәе кирәк, – дип нечкәлекләре белән уртаклашты Мәхмүт абзый.
– Тереләй килеш бирмим! – дип бәхәсләшә башлады Миңнур. Аннары балык тотарга теләүчеләргә кирәкле киңәшләрен җиткерде: – Дога кылып йөрегез, укыган әйбер уңышлы була. Күкәйләрегезне саклагыз! Юынмыйча суга кермәгез, бишенче көнне, сасыгач кына эләккән икән бит күкәйгә.
Мәхмүт абый әйтүенчә, бу гигант балыкны ул «закидушка»га тоткан. Ягъни кич кармакларын калдырып китә, иртән тикшереп чыга.
Ә балыкның бәясен авылдашлары 22 мең сум дип исәпләп чыгарган. Бу әле җәен балыгының килограммы 300 сум дип санаганда. Ә базарда әле аны кыйбатракка да саталар икән... Әмма минем шулкадәр зур итеп башын күрсәткәнгә бик ышанасы килмәде.
– Башын алай зур күрсәтеп шыттырдыгыз бугай. Балыкчылар кулларын сузып-сузып яраталар ич инде ялганларга, шуңа ышанасы бик килми...
– Миңнур көчкә күтәреп алып чыкты! – диде Мәхмүт абый.
Миңнур әйткәч, ышандым – ул алдамас. Мәхмүт абзый әйтә «мин әле дә шок хәлендә» ди. Шулай булмыйча! Моңа кадәр тоткан иң зур балыгы 7 килограммлы булган икән.
«Әлегә кадәр шок хәлендә мин»
«Уф, анда тамаша булды инде!» – дип, Мәхмүт абый балыкны ничек тартып чыгарганын сөйләде. Кармакларны тикшергәндә, кылны тотып караган бу – каты тартылып торуыннан зур балык икәнен аңлаган. «Ул кап-кара, өскә калыкты тегенең башы, минәйтәм, зур ич бу, 2 метрлы койрыкны болгый!» Өенә кайтып, Казаннан кайткан улын уяткан. Иртәнге сәгать 3тә бит! Улы башта «шушының өчен мине уяттыңмы?» дип әтисенә үпкә белдермәкче булган, әмма балыкның башын күргәч, ул да агарып киткән, ди.
– 1 сәгать тырыштык. 30 яшьлек малай белән, 70 яшьлек бабай ала алмадык – көч җитми. Мин суда, кулымны саңак ягыннан башына тыгып, башын кочаклап торам, ычкынмагае, дип. Койрык ягына килсәң, анда эш харап. Малай тарта алмый. «Тарт, тарт», – дип кычкырам малайга. «Тарта алмыйм», – ди.«Әти, бу 50 кило гына түгелдер. 50 булса, мин тарта алыр идем, берүзем 1 капчык цементны тарта алам бит инде, 70 кило бардыр бу. 50 булса, чыгарыр идем мин аны», – ди. Мин әйтәм, менгер бер 20 генә булса да сантимерга. Көч-хәл белән 20 сантиметр тартты, без моны чыгарып сузып салдык… Күршеләр. Үлчәдек. Мин үзем шок хәлендә…
«Балыкны ач булуын истә тотып, балык төнлә эләгеп, төне буе азаплануын искә алып, карт булуы хисабына гына 2 кеше көчкә чыгара алганнар. Болай балык качкан булыр иде», – дип нәтиҗә ясады Миңнур.
– Кулымны сындыра иде ул, аның тешләре! Мин саңак ягыннан авызына кулны тыктым тартыр өчен, анда аның тешләре икән... Кулны сындырасы булган икән… Шул хәле беткәнгә генә тешли алмаган, имгәтә иде дә, тартып ала иде... Әле дә шок бар. Куркам мин хәзер. Нәрсә белән барам, арканым да үзем белән, шундук эләктерергә, аркан белән беркая китә дә алмый. Куркып киләм хәзер, – ди Мәхмүт абый.
– Син су буенда йөрмә инде, анасы үзеңне эләктермәсен, – дип киңәш итте аңа Миңнур.
– Кит балыгы тоткан иде абый алайса? – дип нәтиҗә ясадым мин
– … дип хис итте үзен, – дип җөпләде Миңнур.
Балыкчы исә балыкны асып куеп фотога төшермәгәнгә үкенә. Әлегә кадәр зур икәненә ышанмаучылар бар, ди. Ә балык тоткан көнне – ул әле балыкчылар көне, 9 июль дә булган – өй каршысы Сабантуй кебек булган икән – халык җыенган. Хатыны 2014 елда вафат булган, берүзе яши. Ике улы – 30 августта туган кече улы 30 яшьлек Эльвир һәм инде 40 яшьлек Эльмиры бар. Олысы гаиләсе белән яши, икенчесе әлегә ялгыз, Казанда. «Әле хатын да эзли Мәхмүт абый, өйләнергә йөри әле, шушы яшьтә булына карамастан. Киләсе елга юбилей үткәрәм, ди, Алла боерса. Мәдәният йортында зурлап үткәрергә язсын», – дип ниятләп куйган икән Миңнур.
Мәхмүт Гәрәев, элеккечә әйтсәк, кочегар, заманча әйтсәк – оператор. Мәдәният йортының штаттан тыш гармунчысы. Питрәч районындагы мәдәни чараларның берсен дә калдырмый. Гармунда да уйнап күрсәтте. Ул гармунда уйный, ә тәкә тыңлап тора... Менә шундый күренеш.
Мәхмүт абый 10 яшьтән балык тота. 60 ел балыкта, дияргә була.
– Күңелле инде, күңел өчен. Кызылканат, бездә «опты» дип әйтәләр, аларны бик күп алдым инде. Алганда бик кызык бит ул. 1 атна бар микән, 1 чуртан алдым, 2,2 килолы. «Ал» дип ярга үзе сикерә, шундый кызык. Балыкны ашаганым да юк, тотуы кызык. Көн саен йөрим.
Зур балык каптыру өчен нишләргә?
Форсаттан файдаланып, балык тоту серләрен дә сорадым.
– Балык эләксен өчен нишләргә кирәк?
– Моңа укырга да кирәк икән. Ул бит укылган тәкә иде. Нинди балыкның кайда йөргәнен дә белергә кирәк инде. Мин Мишәнең бөтен җирен беләм бит хәзер. Җилле көнне балык капмый. Һава басымы югары булса, 600дән артса, балык капмый. Һава торышы үзгәрә, яңгыр килә икән, балык селкенми дә. Кеше әйтә миңа, су астында җил юк бит анда, ди. Ә балык белә икән барыбер. Кайсы балыкның нәрсә яратканын белергә кирәк. Мин иртән сәгать 3тә карап чыгам, кич карыйм – җимнәре торамы, юкмы...
– Ә җәен?
– Җәен кичке 11дән төнге 1гә хәтле генә йөри, бүтән йөрми. Көндез ул эләкми. Авылда бер малай бар, аның су астында балыкны күрсәтә торган әйбере дә бар. Ул 42 килолыны алды. Моңа шаккатты инде, ничек алдың син моны, ди. Ул 4 сәгать берүзе азапланган.
– Нинди кешеләр балык тота?
– Балыкны сабыр кешеләр тота. Тик мин сабыр түгел – шуңа да кич кыстырып китәм, иртән карап чыгам... Миңнур, әйт әле, нинди кешеләр балык тота?
– Сабыр кеше тота кармак белән. Яки хатыныннан качып чыгып киткән кеше, яки тормышта гаугалы эштә эшли торган кеше, – дип бәя бирде Миңнур.
Чыннан да кит балыгы!
«Зур кит балыгын» күрергә Мәхмүт абыйның өенә дә бардым. Ышанмас җиреңнән ышанырсың икән шул! Суыткычын ачып күрсәтте – колачлап тотардай җәен башы ята. Әмма Мәхмүт абый әз генә арттырган булып чыкты алай да – ул күрсәткән кадәр үк түгел, бераз кечкенәрәк... Мәхмүт абый аның авызын шәпләп тикшергән – унлап яра эзе бар, ди. Бу балык шулкадәр кешенең кармагын өзеп киткән булган. Әмма Миңнур дога укып биргән булгачтыр инде, бу юлы кармак өске аңкавына шәпләп эләккән. Алай да, ялкау бабай булса, җәен китәр иде – теге шуны бушатып бетергән булган икән инде. Әмма бушатып, хәле дә беткән. Шуңа да аны чыгара алганнар.
Мәхмүт абыйның песие дә үзе төсле икән – балык ашамый. Шуңа да балыкчыга табышын песидән яшереп азапланасы юк. Бер суыткыч балыкларын мактана-мактана күрсәтте үземә. Кушбаш (голавль), чуртаннарның исәбе-чуты юк. Оста балыкчы булгач, шулай инде.
«Медиа Сабантуй» тәкәсе кызганыч, билгеле... Әмма кем белә, бәлки, ул тәкә дә шундый бөек эшләргә ярап куяр?
«Балык кабар алдыннан 2 атна сул күз тартты. Күрше Миләүшә, «хәерлегә булсын» дип әйт, ди. Мин борчылган идем. Ул җәенгә, сөенечкә булган икән. Җәен эләгүгә – бетте тарту», – ди ул.
«Бу балык үзеңне дә йотадыр?» – дип сорыйм Мәхмүт абыйдан. «Йота. Хәзер Чыты әбиләре, Мишә буена төшмибез, куркабыз, диләр», – ди.
Мәхмүт абыйның хәзер бер генә уе: «Миңа күкәй кирәк», – ди. «Әллә тагын берсе эләгер? Августта сом йөри. Ә август әле җитмәгән».