Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Энгель Фәттаховның диңгез буенда фотога төшкән килененә сокланалар: «Сүз юк, зиннәтле»

news_top_970_100
Энгель Фәттаховның диңгез буенда фотога төшкән килененә сокланалар: «Сүз юк, зиннәтле»

Энгель Фәттаховның улы Илнар Фәттахов 2022 ел ахырында икенче тапкыр гаилә корган иде. Ул Казанда стилист булып эшләүче, блогер Лилия Исмәгыйлева белән яңа тормыш башлады. Парның уртак балалары Милана туды, Лилиянең беренче гаиләсеннән 2 баласы, Илнарның элеккеге хатыныннан 1 кызы бар.

Узган атнада гына Лилия Фәттахова Төркия якларында диңгез ярында ял итеп кайтты. Ул ялда төшкән матур фотоларын социаль челтәрдә урнаштырган. Ул – коену костюмнары кибете хуҗасы.

Искәртеп үтик, Актаныш районының элеккеге башлыгы, элегрәк Татарстанның мәгариф министры булган Энгель Фәттахов хәзерге вакытта сак астында. Аңа 22 майда суд булды. Фәттахов 21 июльгә кадәр Тикшерү изоляторында утырачак.

3 бала әнисе Лилия Фәттахова ялга кечкенә кызы белән барган. Ул урнаштырган фотолар астында бары тик уңай комментарийлар гына калдырганнар.

«Сез – искитмәле матур кыз»; «Чибәр»; «Сүз юк, зиннәтле»; «Сезне күргәч, аппетит кача»; «Лиля, тагын 5 бала да ярый»; «Алиһә» дип мактыйлар аны.

Бу темага:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100