Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Энгель Фәттаховның кызы: «Бите юылмаган кешеләрнең пычрак эшләре безне синнән аерды»

news_top_970_100
Энгель Фәттаховның кызы: «Бите юылмаган кешеләрнең пычрак эшләре безне синнән аерды»
Фото: © Таңсылу Галимова аккаунтыннан

Актаныш районының элеккеге башлыгы, элеккеге мәгариф министры Энгель Фәттаховка үзенең 63 яшен сак астында каршыларга туры килде. Аны ришвәт алуда шикләнеп тоткарлаганнар иде. Татарстан Югары суды Энгель Нәваповичны 21 июльгә кадәр сак астында калдырды.

Энгель әфәнденең кызы Таңсылу социаль челтәрләрдә әтисен гомер бәйрәме белән күңелгә үтәрлек итеп тәбрикләгән.

«Туган көнең белән, Әткәй!

Бүген сине күреп котларга да мөмкинлек юк! Әмма, без беләбез, тиздән син бу язмаларны үзең укый ала алачаксың, безнең белән бергә, өйдә күрешкәч! Аллаһ боерса!

Үз фикерең булу һәм аннан читкә тайпылмый, үз идеяләреңә тугры булып калу – көчле шәхесләргә генә тиң! Син һәрвакыт безне көчле булырга, барысына да үзең ирешергә, кешеләр сүзенә битараф булмаска өйрәттең! Шул вакытта ук нечкә, татар җанлы, халык җанлы күңелең безне үзебезнең туган илебезгә, телебезгә гашыйк кешеләр итте!

Гомер буе кеше өчен яшәп, инде дә картайгач, тыныч тормышка чыккач кына, бите юылмаган кешеләрнең шундый пычрак эшләре безне синнән аерды! Гаделсезлек, нәфрәт һәм кешеләрдән гайрәт чигү – болар барысы да безнең күңелдә булды! Тик, иң караңгы вакытларда да, яктылыкка тап булдык!

Ул яктылык – үзебезнең туганнар, дуслар, бөтен Актаныш халкы булды! Шуның кадәр көчле «поддержка»ны минем гомердә дә күргәнем юк иде! Интернетта, телефонда, урамда күргән һәр кеше: «Бу хәлгә ышанмыйбыз, без сезнең белән, сезнең яклы, нинди ярдәм кирәк?» – дип кенә торганда, ничек үзеңдә көч тапмыйсың инде?!

Рәхмәт сезгә барыгызга да! Сезнең сүзләр безгә көч бирә, кешелек бу дөньяда бар әле дигән киләчәккә ышану бирә!
Ә инде, пычрак һәм көнчел кешеләр – алар булырга тиеш, дөньяда тигезлек булсын өчен! Аларны сүгүдән файда юк, чөнки инде аларны тормыш каргаган, шундый кешелексез булулары белән! Һәм беркайчан да онытмаска кирәк, без бу дөньяда кунак кына!

Видеода әткәйнең куйган хезмәтенең 1/1000000 өлеше генә», – дип яза Таңсылу.

Энгель Фаттахов «Ком сәгате» тапшыруында:

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 21 июль 2024
    Исемсез
    Энгель Навапович соклангыч кеше!
  • 13 июнь 2024
    Исемсез
    Гомеренен бик куп елларын Татарстан халкына багышлаган, озак еллар житэкче урыннарда эшлэгэн кешене , эгэр дэ гаебе булса, зирэк акыллы Татарстан рэисе гафу итэр дип уйлыйм мин.
  • 13 июнь 2024
    Исемсез
    Халык очен тырышкан кеше ярамай инде турэлэргэ;министрдан алдылар, район башлыгыннан тошерделэр, инде фермер булып эшлэу тагы кемгэ комачау иткэн 😡😡😡
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100