Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Энгель Фәттаховны тоткарлаганнар, өендә тентү бара

news_top_970_100
Энгель Фәттаховны тоткарлаганнар, өендә тентү бара

Энгель Фәттахов ришвәт эше буенча тоткарланган. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык идарәсе оперативниклары аның өендә тентүләр үткәрә, дип хәбәр иткән «Бизнес Онлайн»га үз чыганагы. Татарстанның элекке вице-премьеры – мәгариф министры һәм Актаныш районының элеккеге башлыгы – ТР буенча Тикшерү комитетына сорау алуга китереләчәк.

Басма чыганагы мәгълүматлары буенча, Фәттахов Актаныш районы башлыгы булып эшләгәндә ришвәт алган, дип шикләнәләр (РФ ҖК 290нчы маддәсе). Чыганак 20 млн сум турында сүз баруын әйткән. Акчаның нәрсә өчен бирелгәне сер булып кала. Фәттаховның эш буенча позициясе әлегә билгеле түгел.

Фәттаховка 62 яшь. Муниципаль хезмәттә карьерасын 1993 елда Актаныш администрациясе башлыгы урынбасары вазифасында башлый, аннары Сарман районында шундый ук вазифада була. Ә 1998 елда туган Актаныш районын җитәкли. Ул анда 14 ел җитәкчелек итә, 2012 елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы итеп билгеләнә, параллель рәвештә республика вице-премьеры да була. ТР Министрлар Кабинетында карьерасы 2017 елда өзелә: Фәттахов телгә бәйге гауга фонында эш урыныннан китте.

ТР Министрлар Кабинетыннан соң ул туган районына башлык булып кайтты. Әмма анда да гауга чыга: 2021 елның декабрендә Актаныш зиратында кемдер районда туган Виктор Смирнов кабереннән хачын кисеп ала. Берничә айдан соң хач белән бәйле вакыйга кабатланды, Энгель Навапович вазифасыннан китте.

Хәзер ул авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә һәм «Чишмә» агрофирмасын җитәкли. 2022 елда фирманың кереме 114 млн сум булган, ә чиста табышы – 33 млн, дип яза «Бизнес Онлайн».

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 май 2024
    Исемсез
    Аллах ярдэм бирсен Олы кешегэ🤲🤲🤲, ислэренэ тошкэн 3елдан сон ришвэт эзлэргэ😡
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100