Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Елый-елый тыңладык»: 175 гимназия укучылары Соңгы кыңгырауда мәктәп гимнын җырлаган

11 май фаҗигасе сәбәпле, Казанның 175 гимназиясенең 9 нчы чыгарылыш сыйныфы уку елын 174 мәктәптә тәмамлады. «Соңгы кыңгырау» ны менә шулай тыйнак кына 174 мәктәптә уздырып җибәрдек», — дип язган Инстаграмда үз аккаунтында журналист Фәния Лотфуллина.

news_top_970_100
«Елый-елый тыңладык»: 175 гимназия укучылары Соңгы кыңгырауда мәктәп гимнын җырлаган
Фәния Лотфуллина Инстаграмыннан

«Быелгы чыгарылыш бигрәк тә йөрәкләрне әллә нишләтте. Бу вакыйгадан соң балалар да бик күпкә олыгаеп, тагын да якынаеп киттеләр… Быел кемдер башка уку йортларына керер, кемдер бөтенләй башка мәктәпкә күчәр… Кая гына барсагыз да, ак юллар сезгә балакайлар. Әти-әниләрегезне сөендереп, хыял-максатларыгызга ирешеп яшәргә язсын! Авыр кайгылардан йөрәкләре өзелсә дә, мәктәпне тәмамлап чыкканда балаларыбыз янында булырга көч тапкан укытучыбыз да әнә шулай ди бит!..» — дигән юллар бар постта.

9 А сыйныфы җитәкчесе Алинә Зарипова, фаҗигадә улын югалтса да, бәйрәмгә килергә көч табып, укучыларына иң изге теләкләрен җиткергән. Ул «Татар-информ» хәбәрчесенә бу сыйныф белән 5 нче класстан бирле эшләвен әйтте. Класста 33 бала белем ала.

— Әти-әниләр дә, балалар да «сезне көтәбез» дип яздылар. Балалар бик борчыла, сагынды, диделәр. Ят мәктәпкә ияләшү дә авыр булгандыр инде. Алар бәйрәм буласын алдан белмәде дә. Җомга көнне генә билгеле булды «Соңгы кыңгырау» буласы, — дип сөйләде Алинә Зарипова.

Фәния Лотфуллина әйтүенчә, бәйрәмдә 9 А укучылары 175 нче гимназиянең гимнын җырлаган. Укытучылары, министрлыктан, РОНОдан вәкилләр килеп котлаган, изге теләкләр юллаганнар.

— Әниләр, «кая ул гимнны җырлап булсын инде» дисәләр дә, балалар «җырлыйбыз, бернәрсәсе юк», диделәр. Әле аннары үз мәктәпләре каршында да җырлаганнар. «Яңгыр ява иде, без җырладык» дип кайтып сөйләде кызым. Без, әниләр, гимнны елый-елый тыңладык инде. Авыр да, ямансу да бер караганда. Класс җитәкчесе Алинә Әнисовна да балалар янына килде, күчтәнәчкә шоколадлар да алып килгән. Аттестатларны безгә соңрак «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә тапшырырга тиешләр, — диде Фәния.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100