Әмирнең әнисе: «Кичә улымның караватында йокладым. Киемнәрен, мендәрен кочаклап...» | intertat.tatar

Әмирнең әнисе: «Кичә улымның караватында йокладым. Киемнәрен, мендәрен кочаклап...»

Казанның 175нче гимназиясендәге атыш нәтиҗәсендә һәлак булган Әмир Зарипов ата-анасының туган ягында — Биектау районы Зур (Олы) Кавал авылында җирләнде. Егетне соңгы юлга озатуда «Татар-информ» хәбәрчесе дә катнашты.

2006 елның 28 августында туган Әмир Зарипов күкрәгенә эләккән пулядан унбиш яшен дә тутырмыйча 11 майда һәлак булды. Ул 8 «А» — татар сыйныфында укыган. Коралланган җинаятьче инглиз теле дәресе вакытында класска кергән.

Зур Кавал авылы мәдәният йорты янына туктаган машиналарны санап бетерерлек түгел иде. Әмир белән хушлашу мәдәният йорты каршында узды. Урамда очраган кеше зиратка ашыгырга кушты. Зиратта бик күп халык җыелган иде. Бөтенесе Әмирне җирләргә килгән.

Егетне җирләделәр… Ир-атлар белән дога кылып алдык. Кабер өсте чәчәкләр белән тулды. Җирләнгән урынның дүрт почмагында дүрт ир-ат Коръән сүрәләре укып калдылар, ә калганнарның зираттан чыгуларын сорадылар. Дүрт кеше укыганда, башкаларга кабергә кырык адымнан да якынрак торырга ярамый икән.

«Хатын күрше кабинетта гына утыз баланы коткарып калган бит, ә улымны атып үтерделәр»

Иң якынын югалткан кеше башкалардан аерылып тора. Әмирнең әти-әнисен, әби-бабасын халык арасыннан тиз эзләп таптым. Авыр булса да, иң беренче малайның әнисе янына килдем.

Атыш вакытында Әмирнең әнисе Алинә Зарипова бер бүлмә аркылы гына кабинетта 9 «А» сыйныфында дәрес укыткан. Ул улы укыган 175нче гимназиядә татар теле һәм әдәбият укытучысы булып эшли. Мәктәпкә куркыныч янавы турында игъланны ишетүгә, Алинә ханым ишекне эчтән бикләп, укучыларын өстәл асларына яшергән һәм аларга тавыш чыгармыйча утырырга кушкан.

— Кабинетлар буйлап ишек шакып йөрде ул. Безгә дә шакыды, мин ачмадым. Аннары этажда атыш, акырыш башланды. Урамга чыккач, баламны елый-елый эзләдем. Анда чаптым, монда чаптым. Телефонына кат-кат шалтыраттым, алмады. Укытучысы да телефонын алмады. Алар ул вакытта атылган булган инде, — диде миңа Алинә Зарипова.

Укучыларын үлемнән алып калса да, ана кешегә күрше бүлмәдәге улының гомерен сакларга насыйп булмаган.

— Улымны үтергән малайны мин укытмадым. Ул кызымның классташы иде. Тыныч булгач, аның кеше үтерә алуына ышанмассың да.

Улым бик акыллы булды, әйбәт укыды. Программист булырга хыялланды. Компьютер курсларына язылган иде, тәмамлый гына алмады. Һәлак булган балалар җәннәттәдер инде, тик безгә ничек яшәргә? Чыкты да, юк булды улым. Иремнең әтисе янәшәсендә җирләп куйдык менә.

Кичә улымның караватында йокладым. Киемнәрен, мендәрен кочаклап, — диде дә, шашынып еларга тотынды Алинә ханым. Аңа сабырлык теләп, артык сораулар бирмичә яныннан киттем…

Әмирнең әтисе Рамил Зариповны кабер янында очраттым.

— Ундүрт яшьлек, сигезенче класста… Үземә охшаган тыйнак малай иде. Бер-беребезне күз карашыннан аңладык. Ярый кызым янда бар инде. Анысы бераз олырак. Мәктәпне алтын медальгә бетерде. Медальгә үк барырлык булмаса да, Әмир дә тырышып укыды. Компьютерны яхшы белде.

Хатын күрше кабинетта гына утыз баланы коткарып калган бит, ә улымны атып үтерделәр, — дип сөйләде Рамил Зарипов. Ул югалып калган хәлдә иде. Газиз улын җирләгәнгә үзе дә ышанмый кебек тоелды.

«Шыпырт кына йөргән кешенең күңелендә нәрсә барын каян беләсең инде?»

Әмирнең бертуган апасы Камиләне зираттан чыккач очраттым. Аның белән иркенрәк сөйләшергә мөмкинлек булды.

— Энем белән бер йортта яшәдек. Казан (Идел буе) федераль университеты студенты булгач, әлегә әти-әни канаты астында торам. Үскәндә энем белән әйткәләшсәк, төрткәләшсәк тә, без аның белән бик якын булдык. Комачауламасын дип янымнан куып җибәрергә дә туры килгәләде, аннары үзем аның янына барып утыра идем. Миңа гына сөйли торган серләре бар иде. Ошаткан кызларын миннән яшермәде.

Энем бик ярдәмчел иде. Һәрвакыт янымда булды. Һәлак булган көнне генә күрешә алмыйча, саубуллаша алмыйча калдык. Ул мәктәпкә киткәндә мин йоклап калдым, ә аннан алдагы төнне мин кайтканда ул яткан иде инде. Шунысы үкенечле, — диде миңа Камилә.

Алсу ханым кызын атыш оештырган егет белән бер класста укыган дигәч, мин Илназ Галәвиев турында да сорашмыйча булдыра алмадым. Интернетта һәм социаль челтәрләрдә Илназның мәктәптә укыган вакытта мыскылланган булуы турында күп яздылар. Камилә моның дөрес булмавын әйтте. Аның сүзенә ышанмыйча мөмкин түгел.

— Илназның дуслары да бар иде. Ике егет белән якын аралашты ул. Башкалардан артык тыйнак булуы белән генә аерылып торды. Кызлар белән үзара сөйләшкәндә кайсыбызныңдыр «Артык тыйнак малайдан үскәч кеше үтерүче дә чыгуы бар» дип әйтеп куйганы истә. Энемне атып үтерәсен кем уйлаган бит? — диде Камилә.

Ул Илназ Гәләвиевның ата-анасы да яхшы кешеләр булуын әйтте.

— Аның ата-анасы бик яхшы иде. Татар кешеләре. Якын дустымның гаиләсе белән алар кунакка йөрештеләр. Илназда психик тайпылыш булдымы икән, экстремистлар йогынтысына эләктеме икән? Белмим. Шыпырт кына йөргән кешенең күңелендә нәрсә барын каян беләсең инде? — диде Камилә Зарипова.

«Әмирнең Зур Кавалда читтән генә ошатып йөргән кызы да бар иде»

Камилә белән аралашканда безнең янга әтиләренең туганы Фәрит Зарипов килде. Ул да Әмир турында хатирәләрен сөйләде.

— Моргта күргәнгә кадәр Әмирнең исән булуына өметләндек. Әмир шулкадәр акыллы иде! Мин аны әүлиядер дип йөрдем. Ышанасызмы? Шундый матур булды! Күз тидергәннәрдер аңа. Беренче майга кунакка кайткач бөтен кеше матурлангансың, үскәнсең дип өстенә әйтте шул. Мин ул малайның йөзенә күтәрелеп карарга да курка идем, күз тидермәс өчен.

Әмирнең Зур Кавалда читтән генә ошатып йөргән кызы да бар иде. Миңа узган җәйдә үзе әйтте. Кайсы кыз икәнен әйтмим. Җиденче яртыда чәчен гель белән катырып, ислемай сибеп, көн саен футбол уйнарга йөрде. Ясануы шул кыз өчен икәнен мин аңлый идем.

Әмирнең әтисе минем бертуган абыйның улы. Ул кечкенә вакытында гел бездә булды. Әмир дә җәйге ялларында безгә кайта иде. Аның әтисе дә, әнисе дә чыгышлары белән Зур Кавал авылыннан. Алар гаиләләре белән атна саен авылга кайттылар. Зур Кавалда яшәүчеләрнең күбесе болай да Казанда эшли инде. Үзем дә Казанда эшләп алдым. Төпчек малай булгач, нигезне саклар өчен, туганнар авылда калуымны сорадылар. Хәзер авылда автобус йөртүче булып эшлим. Гомер буе автобуста эшлим инде, — дип уртаклашты Фәрит Зарипов.

Әюп хәзрәт: «Зариповларның нәселләре бик әйбәт»

Зиратта догалар, сүрәләр укылып беткәч, мин Зур Кавал авылы мәчетенең имамы Әюп хәзрәт белән сөйләшеп алдым.

— Җеназа Казанда укылган. Мин авылда Нәс һәм Тәбәрәк сүрәләрен укыдым. Әмир дә, әтисе Рамил дә минем күз алдында үскән малайлар. Мин аларның төп йортларында стена күршесе. Нәселләре бик әйбәт аларның. Сөйләсәм, күңелем тула. Безнең күршедә акылга зәгыйфь апа торды. Әмирнең бабасы да, атасы да шуларга гел булышып яшәделәр. Әмир дә бик акыллы егет иде. Авылга кайткан саен хәл белмичә калганнары булмады. Шундый игелеклеләр инде. Әнисе ягыннан да дәү әнисе һәм дәү әтисе алтын кешеләр, — дип сөйләде Әюп хәзрәт һәм кул сузымында гына басып торган өлкәннәргә ишарәләп күрсәтте.

— Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. Бик авыр фаҗига, — дип тәмамлады сүзен имам.

Мин хәзрәт күрсәткән өлкәннәр янына килдем. Әмирнең дәү әнисе үзен Исламия апа дип таныштырды. Оныгын җирләгән кешеләрнең хәле җиңел булмый, шуңа күрә озаклап сөйләшү мөмкин түгел иде.

«Улым үсеп килә дип кенә куанып йөргәндә…»

— Улым авылны бик яратты. Атна саен кайтты, җәй көне берәр ай торып китә иде. Безгә бөтен эштә булышты. Без карт инде, балалардан башка гына тормыш итеп булмый хәзер. Улым үсеп килә дип кенә куанып йөргәндә… — диде дә Исламия апа, сүзен дәвам итә алмады...

Аның тормыш иптәше мине чәйгә чакырырлык кына сүз эндәшә алды. Арада авыр тынлык урнашты. Мин хәтта аның исемен дә сорый алмыйча калдым. Зираттан Исламия апаларның йортына кадәр барып җиттем, ләкин чәй эчәргә керергә кыюлыгым җитмәде. Чәйләп утыра торган чакмыни. Хуҗаларга рәхмәтемне әйтеп юлга чыгып киттем.

Шулай итеп, унбиш яшен дә тутырмаган егет табигатьнең уянып кына килгән чагында җир куенына керде... Зур Кавал дигән искиткеч матур авылның туфрагына салдылар аны. Яфрак яра башлаган каеннарның матурлыгын, сандугачлар, тургайлар сайрый башлаган чакны Әмирнең әти-әнисе, әби-бабасы, сеңлесенә кабул итү бик авыр булыр, мөгаен. Киләсе яз коточкыч фаҗигане искә төшереп тормасын иде.. Зур Кавал авылының табигате чыннан да матур, җәннәт почмагы диярсең.