Эльвира Хамматованың икенче иреннән дә аерылуы турында халык: «Сиңа насыйп булмагандыр»
Эльвира Хамматованың күптән түгел генә икенче тапкыр кияүгә чыгуы, ләкин бу никахының да уңышсыз булуы хакында язган идек. Җырчы ире белән аерылышуы хакында үзе хәбәр итте.
Тормышындагы авыр чорны Эльвира Хамматова үзенең язылучылары белән үткәрә. Алар аны юата, канатландыра торган хатлар язалар икән. Шуларның берсен ул үзенең сторисларына да урнаштырган.
«Кызым, бер дә башыңны катырма, сиңа насыйп булмагандыр. Насыйп нәрсә җирне дә төртеп чыга, насыйп булмаган нәрсә авызга капкач та төшеп китә. Аллаһы Тәгалә исәнлек, җан тынычлыгыннан аермасын. Бәхет эше инде, насыйп булмаса, әллә ничә тапкыр кияүгә чыксаң да булмый. Хатын-кыз беркайчан да югалмый ул. Без синең җырларыңны да, үзеңне дә яратабыз. Тынычлыкта яшә, кызым, үзеңне кара. Яшьлек уза да китә, аерылу кайгы түгел, Ходай башка кайгылар бирмәсен», – дип язган аңа бер апа.
«Хатларыгызны укыйм, карыйм, дуслар. Минем кабат-кабат бу теманы кузгалтып утырасым килми. Ләкин менә мондый комментарий язучыларга ихлас күңелдән рәхмәт әйтеп, кочаклап үтәсем килә. Рәхмәт минем белән бер дулкында булганыгыз, авыр вакытларымда ярдәм итеп, шундый сүзләрегез белән җылытуыгыз өчен», – дип, чын күңеленнән рәхмәт сүзләрен белдергән җырчы.