Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльвира Хамматова: «Аерылдым»

news_top_970_100
Эльвира Хамматова: «Аерылдым»
Фото Эльвира Хамматова аккаунтыннан

Җырчы Эльвира Хамматова соңгы арада күпләрне кызыксындырган сорауга җавап бирде.

«Кызыксынулы сорауларыгызны күрәм. Җавабым: юк, мин кияүдә түгел, аерылдык. Авыр булды. Тик бу сынауны да күркәм сабырлык белән үтәргә язсын.

Шәхси тормышымдагы шатлыклы хәбәр (никах) белән, бәлки, уртаклашмаган да булыр идем. Тик минем өчен чын күңелдән сөенүчеләр булганын беләм. Шуңа үз вакытында чыгардым, күрсәттем. Аерылышу – ул мактанырлык хәл түгел. Шуңа мөмкин кадәр «сүзсез» генә калырга теләр идем. Бәлки, аңларсыз», – дип язган ул социаль челтәрдә.

Беренче ире белән аерылышу турында ул «Интертат»ка биргән интервьюсында болай дип сөйләгән иде: «Еш еламыйм. Җыеп-җыеп елыйм. Берәр нәрсә килеп чыкмаса, күңелемдә кала, тагын килеп чыкмый… Һәм бер мәлне бәреп чыга. Соңгы араларда алай елаганым юк. Аерылган вакытта аяк астымнан җир убылган кебек булган иде. Әмма мин бүгенгем белән канәгать. Туктарга ярамый икән. Ул вакытларда, төшенкелеккә бирешмәскә дип, иҗатка китүем ошады. Әгәр ул вакытта шушы авырлыклар булмаса, мин үземнең көчле булуымны аңламас идем дә. Баланы да үзем үстердем, иҗатны да ташламадым. Чибәрләндем, матурландым!».

Икенче тапкыр гаилә коргач, ул: «Равил мине концертка илтеп куйды. Менә шулай таныштык. Аның игътибарлы булуын шундук күреп алдым. Без, хатын-кызлар, ир кешенең хатын-кызга булган мөнәсәбәтеннән чыгып фикер йөртәбез. Матур сүзләргә ышана торган вакытлар артта калды. Дөресен генә әйткәндә, матур сөйләп, буш вәгъдәләр бирүчеләр күп булды. Моңарчы эш-гамәлләре белән күрсәтә белүчеләр тормышымда булмады диярлек. Ә Равил эш-гамәлләре белән бик тиз арада күңелне яулады», – дип уртаклашкан иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100