news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эльвира Хамматова никахына соңга калган

news_top
Эльвира Хамматова никахына соңга калган
социаль челтәрләр

Бүген Эльвира Хамматованың никах туе. Җырчы социаль челтәрләрдә никах образын күрсәтте.

«Әзер. Киттем мин. Никахыма соңга калмам дип өметләнәм», – дигән, матур алсу төстәге күлмәк кигән, ак яулык япкан Эльвира Хамматова.

Алдагы видеокадрларда җырчы үзенең барыбер соңга калуы хакында әйтә. «Ни сәбәпле соңга калынды, дип уйлыйсыз?» – дип тә сораган ул виртуаль дусларыннан.

«Интертат» соңгы вакытта җырчының тормышында булган күңелле вакыйгалар турында язган иде. Сөйгәне Равил Эльвирага матур итеп тәкъдим ясады. Ул Эльвирадан 3 яшькә яшьрәк. «Мин аның игътибарлы булуын шундук күреп алдым. Без, хатын-кызлар, ир кешенең хатын-кызга булган мөнәсәбәтеннән чыгып фикер йөртәбез. Матур сүзләргә ышана торган вакытлар артта калды. Дөресен генә әйткәндә, матур сөйләп, буш вәгъдәләр бирүчеләр күп булды. Моңарчы эш-гамәлләре белән күрсәтә белүчеләр тормышымда булмады диярлек. Ә Равил эш-гамәлләре белән бик тиз арада күңелне яулады», – дигән иде җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар