Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльвира Мадиярованың әнисе куркыныч вакыйга турында: «Сугып егып, бәйләп салдылар да...»

news_top_970_100
Эльвира Мадиярованың әнисе куркыныч вакыйга турында: «Сугып егып, бәйләп салдылар да...»
социаль челтәрләр

Элек телевидениедә «Җырлыйк әле» тапшыруын алып барган, хәзер «Frendex» пирамидасы эше буенча мошенниклыкта гаепләнүче блогер Эльвира Мадиярова, «Слово пацана» сериалын караганнан соң, 1990 еллар ахырында үзенең гаиләсенә кагылган бер вакыйганы хәтерендә яңарткан. «Барысы да кинодагы кебек булды, дисәм дә, арттыру булмас», – дип яза ул һәм бу хәлләрне әнисеннән сөйләттерә.

Эльвираның:

1998 ел. Без Чаллы янында Тукай районында яшибез. Әти командировкада, мин мәктәптә, энем балалар бакчасында. Ишек шакыйлар. Әни, күрше дип уйлап, карап та тормыйча, ишекне ача, – дип башлаган сүзен әнисе дәвам итә:

Бу хакта искә дә төшерәсе килми. Өйдә үзем генә. Ишек шакыгач, берни уйламыйча, бардым да ишекне ачтым. Ишек төбендә битлекләр кигән 3 егет басып тора. Мине сугып егып, бәйләп салдылар да фатирны чистартып чыктылар…

Өстемә юрганнар ыргыттылар, фатирдагы бөтен нәрсәне тутыра башладылар. Яңа гына бик кыйммәткә алган күн курткамны, күн плащымны, видеомагнитофон, барлык алтыннарымны тутырдылар. Артык озак эзләнә алмадылар, чөнки ишеккә күрше хатыны шакыды. Кул астына нәрсә эләкте, барысын да алып чыгып киттеләр. Шәраб, аракы да бар иде, – дип сөйли Фәнисә ханым.

Аларның битлекләр киеп кергәнен кешеләр ничек күрмәде икән? – дип кызыксына Эльвира.

Алар масканы ишек төбендә генә кигәннәрдер, мөгаен, – дип фаразлаган Фәнисә апа. – Үзем дә сорап та тормаганмын инде. 10 минут эчендә 3 бүлмәне дә чистарттылар. Бомба төшкән кебек булды.

Мин алар киткәч, торып, аш бүлмәсеннән пычак алып, бауларны кистем. Икенче каттагы күршеләрнең телефоны бар иде. Шулардан милициягә шалтыраттык. Сенсация булды инде ул. Баксаң, алар һәр көнне килеп, безнең гаиләне өйрәнгәннәр икән. Ничәдә өйдә булабыз, кемнәр ничәдә кайта…

Аларны утырттылар, әмма бер әйберебезне дә кире кайтаручы булмады, – дигән Эльвираның әнисе.

Эльвира да бу хәлләрдән соң өйләренә кунак кызлары чакырудан туктавы хакында яза.

Әти ул вакытта коммерция белән шөгыльләнә иде. Шуңа безнең өйдә суыткыч, электр иттарткычы, яшелчәләр кисә торган җайланма, минем уенчык синтезатором бар иде. Әни матур киенеп йөрде, алтыннар такты. Әмма бурларның күзен әтинең «Десятка» машинасы кызыктырган. Ул вакытта андый машина авыл җирлегендәге бер җитәкчедә һәм минем әтидә генә булган.

Миңа бу вакытта 9 яшь иде. Шуннан соң әти Казанга күченү юлларын эзли башлады, һәм бер елдан без күченеп киттек, – дип сөйләгән бу тарихны блогер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100