Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«ЭКОга акча җыячакмын» – Эльвира Фазлыеваны мәрхүм кызы Аиданың әтисе рәнҗетә

news_top_970_100
«ЭКОга акча җыячакмын» – Эльвира Фазлыеваны мәрхүм кызы Аиданың әтисе рәнҗетә
Фото: Эльвира Фазлыеваның шәхси аккаунтыннан

«ТНВ» телеканалы алып баручысы, Аида псевдонимы белән чыгыш ясаучы җырчы Эльвира Фазлыева социаль челтәрдәге сәхифәсендә виртуаль дусларының сорауларына җавап биргән.

Эльвирадан аның җан ярасы булган мәрхүм кызы кечкенә Аида (ул 2020 елның апрелендә көчле давыл вакытында өстенә агач төшеп вафат булган иде) турында да, күптән түгел аңа багышлап уздырган «Аида көне», бүгенге көндә шәхси тормышы хакында да сораучылар булган. Шулай ук, Эльвира киләчәккә зур хыялы белән дә уртаклашкан.

Игътибарга лаек дип тапкан сорау һәм җавапларны тәкъдим итәбез.

Эльвира, нишләп сез күчендегез? (Бүгенге көндә Эльвира фатирын арендага биреп, үзе бүлмә «снимать» итеп яши икән. – авт.)

Мин фатирны «сдавать» иткәнгә күрә «Аида бәйрәме»н матур һәм купшы итеп үткәрә алдым. (Күптән түгел ул, мәрхүм кызына багышлап, балалар өчен бәйрәм оештырган иде. – авт.) Бу – минем хыялым иде. Ә хәзер мин ЭКОга акча җыячакмын.

Нишләп ЭКО? Сез – чибәр, матур, акыллы. Үз кешегезне табып, гаилә корырсыз әле, балаларыгыз да булыр.

Рәхмәт. Бик теләр идем, ләкин вакыт чаба. Иң теләгәнем – бала табу.

ЭКО өчен нишләп акча җыясыз? Программа буенча бушлай түгелме?

ЭКО өчен акча күп кирәк. Дөнья кадәр тикшеренүләр узарга, анализлар бирергә... Әйе, минем чиратым инде җитте. Моннан тыш, минем эмбрион да бар, ул – кыз, без беләбез. Ләкин Аиданың әтисе теләсә кайсы вакытта аны юк итәргә әзер, ул аны миңа бирми. Ә мин аңардан ялварып сорыйм. Акча да сорамыйм, барасын да үзем эшлим, дим. Син аны беркайчан да күрмәячәксең, дим. Ләкин ул эмбрионны юк итәргә әмер бирергә тора. Күз алдыгызга да китермисез, моның өчен ничек йөрәгем өзгәләнә...

Ә нишләп ул аны юк итәргә тели? Үзенең иркен тормышы, байлыгы өчен борчыламы?

Мин аны кансыз кеше дип саныйм. Шул гына!

Аиданың әтисе «Аида көне»н оештырырга булышмадымени?

Юк, булышмады, хәер, алдан бу турыда белсә дә. Мин аның нинди кеше булганын белә торып, аңардан ярдәм дә сорамадым. Баштан ук мин аның тарафыннан «поддержка» тоймадым, әйтерсең лә бу – минем генә кайгы. Аның миллионнар, ә «Аида көне»н үткәрү – аның өчен акчаның максатчан тотылмавына тиң иде (ул үзе шушы фразаны әйтте). Бәйрәмнән соң шалтыратып: «Нишләп мине чакырмадың?» – диде.

Аида төшегезгә еш керәме?..

Соңгы арада бөтенләй керми. Ә төшкә кергәндә, ул һәрвакыт шат була, ләкин сөйләшми. Төштә бергә уйныйбыз, имеш, яныбызда күп кешеләр, яисә бөтенләй беркем дә юк. Ә кайвакытта мин, шул кешеләрне аралап, аны эзлим, ләкин таба алмыйм.

Сез – бик көчле хатын-кыз. Җан ярагызны ничек җиңдегез? Нәрсә булышты?

Мин аны әле дә җиңә алмыйм. Белмим, аны җинеп буламы икән, гомумән. Мин аның белән яшәргә өйрәнәм. Минем якыннарым, яраткан эшем һәм иҗат миңа сынмаска, алга таба яшәргә көч бирә.

Хәзерге вакытта сезнең сөйгән кешегез бармы?

Юк.

Ир-атларга нинди таләпләрегез?

Миңа эш сөючән, юмарт, яхшы күңелле, җаваплы, максатчан ир-атлар ошый.

Сезнең буегыз күпме?

Буем – 169, авырлыгым – 50.

Сез фигурагызны ничек шулай саклыйсыз?

Моның өчен мин берни дә эшләмим. Күп ашыйм, спорт белән шөгыльләнмим. Әти белән әнигә рәхмәт.

Сезнең үз иреннәрегез шундыймы, әллә «бака» иреннәре эшләттегезме?

Эшләттем һәм мин моны яшермим. Алар миңа килешә төсле. Минем «бака» иреннәрем үземә ошый...

Эльвирага сораулардан тыш, тагын би-и-ик күп җылы эчтәлекләге комментарийлар килгән. Аның чибәрлегенә, буй-сынына, ихласлыгына, иҗатына сокланучылар, аңа бәхет теләүчеләр бихисап күп.

Фотолар: Эльвира Фазлыеваның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 сентябрь 2023
    Исемсез
    Лечить голову пора, а не на эко собирать
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100