Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманованың дусты: «Балаларына дип ярдәм җыйганда тәнкыйтьләүчеләр булды»

«Интертат» Эльмира Сөләйманованың дусты Айсинә белән сөйләште.

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманованың дусты: «Балаларына дип ярдәм җыйганда тәнкыйтьләүчеләр булды»
Фотолар Айсинә Биккинаның шәхси архивыннан

«Канатым, сагындым»

Эльмира Сөләйманованың «ВКонтакте» төркеменә Айсинә исемле бер кыз бик еш яза. Эльмираның үзе кебек үк «канатым» дип мөрәҗәгать итә ул аңа. «Канатым, сагындым. Беркайчан да онытмам сине», – дип постлар калдыра.

Айсинә Биккинина – Эльмираның дусты икән, 2016 елдан бирле җырчының концертларына афишалар ясау белән шөгыльләнгән.

Концерт афишалары ясау белән кызыксына башладым да проектларымны 5-6 җырчыга җибәрдем. Алар арасыннан миңа бары тик Эльмира гына җавап бирде. Беренче тапкыр язышуыбызга карамастан, җылы итеп: «Привет, бәгърем. Нинди матурлык! Әйдә, бергә эшлик әле», – диде. Шул смсыннан соң ук эреп төштем. Шулай аралашып киттек. Соңгы концертларының күпчелек афишаларын мин, минем мөмкинлегем булмаганда, администраторы Алсу ясап барды. Эльмира шәмәхә, зәңгәр төсләр, ялтыравыклар ярата иде. Күбесенчә аның теләген искә алып эшләдем.

Беренче тапкыр Эльмира белән Казандагы концертларында күрештек. Мин – Әтнә кызы, Әтнә якларына гастрольләр белән килгәч, Эльмиралар кунарга бездә тукталалар иде. Кукмара якларына баргач, дәү әнием каршы ала иде үзләрен. Коллективы белән дә таныш мин аның. Ә менә гаиләсе белән дуслашып өлгермәдек, «балаларны алып кайтабыз» дип йөрсә дә, җитешә алмады, – ди Айсинә.

Айсинә Эльмираның коллективына карата искиткеч ягымлы мөгамәләдә булуын искә алды.

Эльмира кебек артист бу дөньяда бармы икән ул…Бигрәк гади тотты инде ул үзен. Ничәшәр чакрым юл үтеп килеп, тулы залларга концерт куеп кайтканнан соң да, ашап-эчеп, аралашып, баяннарда уйнап, рәхәтләнеп кич утыралар иде алар егет-кызлары белән. Кайталар да йокларга яталар түгел. Төркеменең составы үзгәреп торса да, андагы ул рәхәт атмосфера гомер-гомергә сакланып калды.

Беренче тапкыр кайтканда, алар белән алып баручысы Зилә апа Шакирҗанова да бар иде. Икенче елны төркемнәренә Рамил Галимҗанов өстәлде. Алдагы елларда Нәркис Зиннәтуллин белән кайтканнары истә. Кешеләре алышынса да, коллектив һәрвакыт позитив рухта иде.

«Төш күрдем. Минем барысы да яхшы, мин үлмәдем, диде»

Айсинә Эльмираның вафаты хәбәрен артист Алсу Хәбибуллинадан ишеткән.

16 декабрьдә тормыш иптәшемнең туган көне иде. Алсу Хәбибуллина шалтыратып: «Эльмира үлгән, дип әйттеләр. Дөрес сүзме ул, Айсинә?» – дип сорады. Бернәрсә дә белмәвем сәбәпле, тораташтай катып калдым. Администраторы Алсуга язгач, ул бу хәбәрнең дөрес икәнлеген әйтте.

Эльмира киткәч, баштарак, көнем – көн, төнем – төн булмады. Үз гомеремдә дә якын кешемне югалтканым юк иде. Шәхси сәбәпләр аркасында җирләргә дә бара алмадым. Шул да күңелемә төер булып утырды, хәзер дә әле ул мине тырнап тора.

Эльмираны җирләп берәр ай узгач, төш күрдем. Эльмира янәшәмдә утыра икән, ә мин аны күрү шатлыгыннан үксеп елыйм. «Эльмиркам, син кая булдың, сине үлгән дип әйтәләр бит», – дим. Улда мине кочаклый, үбә. Ул күрешүдән уянган хисләрне әйтеп бетерә торган түгел. «Юк-юк, ул бит театр гына иде. Минем барысы да яхшы, мин үлмәдем. Мин һәрвакыт сезнең белән», – ди. Үзе бәхетле елмая… Менә шушы төш кенә җаныма тынычлык бирде.

Бу көннәрдә нигәдер аеруча өзгәләнеп сагынып йөрдем аны. Нечкә күңелле кеше буларак, иң беренче җырларына гашыйк булып, яраткан идем мин Эльмираны. Үзе дә җырларындагыча садә күңелле, ачык кеше булып чыкты. Безнең яшь аермабыз 14 ел. Шуңа миңа гел «сеңлем» дип әйтә торган иде. Безне йөз белән дә охшаталар иде.

Гомергә позитивта иде Эльмира, тормышка зарланганын ишеткәнем булмады. Бәлки, олырак булгач, мин дә аның кебек яшәсен өчен шундый үрнәк күрсәткәндер ул миңа, – ди ул. 

Эльмира белән Айсинә соңгы тапкыр Әниләр көне алдыннан язышканнар. Эльмира аннан бәйрәмгә берәр матур видеоролик әзерләп бирүен үтенгән.

Дөнья, гаилә мәшәкатьләре, ремонт барышы, балалар… Гомуми темаларга сөйләштек. «Өйдә, балалар янында бик рәхәт», – дип сөйләде. Һәрвакыттагыча күтәренке кәефтә иде. Ул мине гел: «Бу проблема – проблемамыни, уйлама да», – дип тынычландыра иде. Бик авыр вакытларым булды, барысын да ачыктан-ачык сөйли алмыйм. Шул чакларда Эльмира минем терәгем булды. Аның «сеңлем», «канатым», «бәгърем» дигән җылы сүзләреннән үк җанга тынычлык иңә иде, – ди Айсинә.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

«Без хәзер бик кырыс җәмгыятьтә яшибез икән»

Эльмираның вафатыннан соң, администраторы Алсу белән Айсинә аның «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә, җырчының балаларына дип, акчалата ярдәм җыю оештырганнар иде. Баксаң, аларның бу игелекле гамәлен хуплап бетермәүчеләр дә булган икән. Эльмираның ятим балаларына сәдака җибәрергә теләүчеләргә ярдәм йөзеннән оештырылган эшне аңлап бетермәүчеләр, тәнкыйть утына тотучылар булганга Айсинә бик әрни.

Мин Эльмираның вафатыннан соң бер нәрсәне аңладым… Без хәзер бик кырыс җәмгыятьтә яшибез икән. Кеше исән кешедән генә түгел, үлгәннәрдән дә көнләшә… Әйе, яхшы күңелле кешеләр дә күп. «Эльмираның балалары ятим калды бит, ничек ярдәм итик икән?» – дип язган кешеләр өчен, Эльмираның рәсемен, әнисенең карта номерын куеп, соңгы афишамны ясадым… Аны төркемгә куйгач, без нинди генә смслар алмадык. «Мин дә 2 баланы ирсез үстерәм, нигә миңа акча җыймыйлар?», «Йолдыз» булгач, аның гаиләсенә җыясыз инде, гади кеше булса, исегез дә китмәс иде», – дип яздылар. Иң күңелгә тигәне – бездән андый ярдәм җыю оештыруны Эльмираның әнисе дә, ире дә, туганнары да сорамады бит. Эльмираның тыңлаучылары теләген искә алып эшләнде ул. Соңрак без ул афишаны алып куйдык. Миңа калса, Эльмираның якыннары да мондый эчтәлектәге смслар алмый калмагандыр.

Җырчыларның Эльмираны җирләргә килә алмавын тәнкыйтьләделәр. Үземә дә: «ВКонтакте»да постлар куеп утырган буласың, нигә күмәргә килмәдең соң «канатың»ны?» – дип, бик тупас итеп язылган смслар килде. Начар күңелле кешеләр бу заманда артык күп икән, дигән фикергә килдек без…

Нәрсә генә язсалар да, мин Эльмирамны даими искә алып, аның турында язып торачакмын. Мин аны онытуларын теләмим. Башкалар да аның җырларын тыңласыннар, рәсемнәрен булса да күреп торсыннар, догаларыннан калдырмасыннар иде. Үзенең җырындагыча: «Маңгайга язлыган язмыш сынауларын, булмый икән, булмый шул сайлап». Берни эшләп булмый, зур югалту.

Бәлки, туганнарына да авырдыр Эльмираның рәсемнәрен күрү, җырларын ишетү. Үзем дә баштарак җырларын тыңлый алмыйм, шундук күңелем тула иде. Әнә шул төш кергәннән соң гына тынычландым. Әнисе, гаиләсе белән таныш булмасам да, минем аларның кайгыларын уртаклашасым, юатасым килә… Әйтәсе сүзләрем бихисап күп. Җәйгә таба Эльмирамның каберен зиярат кылып кайту ниятем дә бар. Эльмирам һәркайсыбыз өчен сөенеп йокласын, урыннары оҗмахта булсын иде.

Комментарийлар (8)
Калган символлар:
  • 5 май 2023
    Исемсез
    Урыны
  • 30 апрель 2023
    Исемсез
    Мэнге онытылмаслык, аллахы бирса, жырларын бик яратам анын. Бик монлы жырчы иде. Э сез, чыннан да ошагансыз дер берегезгэ. 🤲🤲🤲🤲
  • 15 апрель 2023
    Исемсез
    Бик зур рәхмәтләр сезгә Айсинә. Эльмира турында гел язып торсагыз иде.
  • 11 апрель 2023
    Исемсез
    БИК дэрес язгансыз,Эльмирабызны бер кайчанда онытмабыз Алла телэсэ,догалар кылып торырбыз,,авылдашым урыннарын ожмахта жэннэт турлэрендя булырга насыйп итсен.Амиииин
  • 11 апрель 2023
    Исемсез
    Бик матур жырлый иде. Жырлары да, узе дэ бик матур жырчы иде. Хэзер дэ язмаларын тынлыйм.
  • 11 апрель 2023
    Исемсез
    Молодец дорес эшлисен
  • 11 апрель 2023
    Исемсез
    Минем дэ бик ярат кан жырчым иде,Эльмира.Айсинэ,сез молодец!!!
  • 11 апрель 2023
    Исемсез
    😥😥🔥🔥🙏🙏
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100