Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сәхнәләрдә балкып нурың калды...» – Эльмира Сөләймановага багышлап шигырь язганнар

news_top_970_100
«Сәхнәләрдә балкып нурың калды...» – Эльмира Сөләймановага багышлап шигырь язганнар
"Татар-информ" архивы

Азнакайдан Халидә Галимованың җырчы Эльмира Сөләймановага багышлап язган шигыре Ватсап төркемнәрдә таралды. 

Эльмира Сөләйманованың якты истәлегенә

Күзләр тияме соң әллә сезгә,

Берәм-берәм китеп барасыз.

Җырларыгыз, моңнарыгыз белән

Йөрәкләрдә мәңге каласыз.

Вәсиләкәй, Хәния, инде килеп,

Эльмираны бүген югалттык.

Ятим бала, ятим, ялгыз ирне

Нинди сүзләр белән юатыйк?

Балан ачылары бүген күздә,

Түзеп булмый әче яшьләргә.

Гүзәл хатын, әни, җырчы булып

Яшәргә дә иде яшәргә.

Әллә инде оҗмахларда бүген

Хур кызлары кимеп калганмы?

Шулар урынына Раббым сезне

Үз хозурларына алганмы?

Ышанмыйча әле югалтуга

Әрнеп сыкрый күңел кыллары.

Сәхнәләрдә балкып нурың калды,

Калды онытылмас җырларың.

Халидә Галимова, Азнакай

Эльмира Сөләйманованың ире Дмитрий җырчының соңгы минутлары турында сөйләгән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100