Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльбрус тавында исән калган альпинист: «Хатыным кочагымда килеш акрын гына өшеп үлде»

Гидларның берсе альпинист хатынны үлгән дип саный һәм башкаларга ярдәм итәргә китә.

news_top_970_100
Эльбрус тавында исән калган альпинист: «Хатыным кочагымда килеш акрын гына өшеп үлде»
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

23 сентябрьдә Эльбрус тавында буранга очраган альпинистлар арасында Нестеровлар гаиләсе дә була. Алар профессионал түгел, тауга менү өчен бик озак әзерләнәләр. Артем Нестеровның хатын биредә өшеп үлә. Хатын иренең кулларында җан бирә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

35 яшьлек Артем һәм аның хатыны Санкт-Петербургтан килә. Алар 19 кешедән һәм ике гидтан торган төркем составында Эльбрус тавын яуларга җыена. Тауда алар буранга очрый. 

Артем коткаручылар көтеп торган өч сәгатьне искә ала. Бу вакытта аның кулларында сөйгәне җан бирә. Гидларның берсе Артемның хатынын үлгән дип уйлый һәм башкаларны коткарырга китеп бара. Ләкин хатын исән, тик салкын булу сәбәпле, ул хәрәкәтләнә алмый. 

«Мин хатынымны ике тапкыр җирләдем. Антон (инструктор) үзен алла дип санады, ул кемне коткарасын үзе хәл итте. Минем хатынымны үлде дип ташлап киткән. Пульсын да тикшермәгән. Аннары мин хатынымны таптым, аның белән булдым», — ди Артем.

Артем хатынын җылытырга маташа, кулларын һәм аякларын ышкый. Хатын салкынга бик озак каршы торырга тырыша, ул авыртудан кычкыра. Артем аңа яратуын сөйли, коткаручыларны көтеп торырга кирәк дип аңлата.

23 сентябрьдә Эльбрус тавына менгәндә буранга очрап биш кеше һәлак булды. Аларга кырык яшь тә тулмаган булган. Тауга менүне оештырган «Elbrus.guide» компаниясе җитәкчесе Денис Алимов тоткарланды. Ул хокук саклаучыларга үзе килә һәм гаебен танып күрсәтмә бирә. Тикшерү эшләре бара.

  • Эльбрус тавында Россиянең биш төбәгеннән килгән альпинистлар һәлак булган
  • «Эшкә барасым бар». Эльбруста коточкыч буранда исән калган альпинистлар акылдан язган
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100