Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Эшкә барасым бар». Эльбруста коточкыч буранда исән калган альпинистлар акылдан язган

Психиатр сүзләренчә, тауларда галлюцинация кичерү аркасында кешеләр һәлак булырга да мөмкин.

news_top_970_100
«Эшкә барасым бар». Эльбруста коточкыч буранда исән калган альпинистлар акылдан язган
https://07.mchs.gov.ru

Эльбрус тавы түбәсендә буран капкынына очраган туристларга коткаручылар белән бергә альпинистлар да ярдәм иткән. Фаҗига булган көнне үзләре дә тауга менәргә дип килгән гади альпинистлар да бәлага очраган иптәшләренә булышырга маташкан. Алар арасында «Опора» ир-атлар клубы вәкилләре Евгений Мироненко, Янис Кайшев, Иван Григорьев, Василий Рахвалов һәм башкалар бар. Эльбруста фаҗигадә исән калган альпинистлар вакытлыча акылдан язган, дип хәбәр итте «Комсомольская правда».

«Опора» төркеме 3800 метр биеклектә Нацпарк приютында була. Алар акклиматизация уза, аннары Пастухов кыяларына һәм Эльбрус тавына менәргә җыена. Ләкин һава торышы бик тиз бозыла, буран котыра, берни күренми башлый. Шуңа күрә гид бу төркемне тауга алып менмәскә була.

«Тауда коткару эшләре баруын ишеттек. 22.00 сәгатьтән соң безнең гид Виктория Клименко башка гидлар белән бергә ратракка утырып 5100 метр биеклеккә менеп китте. Алар югалган альпинистларны эзләшергә теләде. 23.30 сәгатьтә исән калган алты кеше утырган ратрак килде. Без коткару операциясенә кушылдык, кешеләрне өйләргә илтү, аларны җылыту, коры киемнәр кидерү, җылы чәй эчертү, одеялларга төрү белән шөгыльләндек.

Урамда көчле җил иде, ул хәлне катлауландырды. Мин бер ир-атны кулыннан җитәкләп алып барганда, ул эшкә барасы бар икәнен, безнең белән йөри алмавын сөйләде. Без аңа өйгә алып кереп чыгабыз да, эшеңә илтеп куябыз дип әйтеп тынычландырдык. Шундый сөйләшүләрдән соң, үземә дә начар булды, бөтен тәнемә каз тәне чыкты», — дип сөйли «Опора» клубы вәкиле Евгений Мироненко социаль челтәрләрдә.

Коткарылган кешеләрне тынычландыралар, чәй эчертәләр. Алар шок халәтендә була. 

Бер кызны тау итәгенә алып төшүче тагын бер гид хисләре белән уртаклаша. Ул да иптәшләренең тавышын, кычкырганын ишетүен, үзе дә аларга кычкырып каравын әйтә. Аннары бераз вакыт узгач кына, ул тавышларның галлюцинация булуын аңлый. Бу гид бер кызны таба, тик кыз гидның кулында вафат була. 

«Бу күренешне психиатриядә «биеклек психозы» дип атыйлар. Ул «тау авыруы» дип аталган авыру билгесе булуы ихтимал. Мин моны үзем очратканым юк, тик китапларда укыганым бар. Психозның мондый формасын беренче тапкыр Австрия табиблары ачыклый. Алар альпинистларның сөйләгәннәрен анализлый. Альпинистлар биеклеккә менгәч таныш булмаган кешеләрне очратуларын, алар белән аралашуларын, салкынга зарлануларын сөйли. Кемдер тавышлар, машина гөрелтесе, музыка ишетә. Кемдер үз өенә кайтып барган итеп хис итә, икенчеләре эшкә барам дип уйлый.

Бу кислород ачлыгыннан — гипоксиядән барлыкка килә. Гадәттә мондый психоз диңгез өстеннән 4 мең метр биеклектә озак вакыт булганнан соң башлана. Кеше аска төшеп ял иткәч, ул бетә», — ди табиб-психиатр Вячеслав Андрейченко.

Бу хәләтнең төгәл сәбәпләре әлегә ачыкланмаган. Шуңа күрә тауга ялгыз гына менмиләр. Биеклектә кеше адекват булмаган халәткә килеп, ориентацияне югалтырга, маршруттан чыгарга, кыядан егылып төшәргә мөмкин. Табиблар фикеренчә, альпинистлар белән фаҗигаләр күп очракта шушы сәбәп аркасында килеп чыга, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100