Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльбрус тавында Россиянең биш төбәгеннән килгән альпинистлар һәлак булган

Дүрт хатын-кыз һәм бер ир-ат үлгән, исән калган 14 кешенең унберен хастаханәгә салганнар.

news_top_970_100
Эльбрус тавында Россиянең биш төбәгеннән килгән альпинистлар һәлак булган
07.mchs.gov.ru

Эльбрус тауларына менгәндә туристлар һәлак булган. Мәрхүмнәр Санкт-Петербург, Төмән, Якутск, Екатеринбург һәм Тольятти шәһәрләреннән килгән. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Һәлак булучыларның дүртесе хатын-кыз, берсе ир-ат.

23 сентябрьдә 5,4 мең метр биеклектә һава торышы бозылу аркасында 19 турист ярдәм сорый башлый. Биш кеше үлә. Коткаручылар 14 кешене табибларга тапшыралар, аларның унберен хастаханәгә салалар. Ике кеше реанимациядә, өч кеше терапиядә, өч кеше пешүләр бүлегендә, ике кеше травматологиядә, бер кеше күкрәк читлеге органнары хирургиясе бүлегендә ята.

Шулай ук ике гид һәм аларның ике ярдәмчесе дә зыян күргән, алар да хастаханәдә.

Бүген мәрхүмнәрнең мәетләрнең өчесен тау итәгенә алып төшәргә җыеналар. Ике мәетне тикшерүчеләргә тапшырганнар инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100