«Ел гаиләсе» бәйгесендә җиңгән Хәлиуллиннар: «Туй көнебезгә бүләк булды»
Киров өлкәсеннән Хәлиуллиннар гаиләсе «Ел гаиләсе» Россиякүләм бәйгесендә җиңү яулаган. Моннан берничә ел элек «Интертат» бу матур гаиләнең хуҗабикәсе Айсинә белән бик җылы әңгәмә дә әзерләгән иде. Әлеге зур җиңүләре белән котлап, алар белән элемтәгә кердек.
«Мондый зур уңышка ирешербез дип уйламаган идек»
Айсинә һәм Ильяс Хәлиуллиннар Малмыж районы Иске Йөрек авылында чып-чын авыл тормышы белән яшәп ята, 3 бала тәрбиялиләр. Ильяс – «Зерновой» хуҗалыгында, Айсинә исә шушы ук хуҗалык төзеткән фитнес-клубта тренер булып эшли. Моннан тыш Айсинә – милли җанлы, милли бизәкле киемнәр брендын булдырган популяр блогер һәм җырлар авторы да әле. Кыскасы, бик тә күпкырлы шәхес.
Хәлиуллиннар инде быел унберенче тапкыр оештырылучы «Ел гаиләсе» бәйгесе хакында моннан өч ел элек ишеткәннәр. Ул вакытта район хакимияте аларны, төрле чараларда актив булуларын искәртеп, конкурста катнашырга чакырган. Әмма шушы бәйгедә көч сынап карарга, алай гына да түгел, җиңүче исеменә лаек булырга Хәлиуллиннарга быел гына насыйп булган.
Бу - ныклы әзерлек, тырышлык сорый, күп көч таләп итә торган дәрәҗәле бәйге. Беренче елны катнашырга җаебыз булмады. Узган ел да вакыт җиткерә алмадык, чөнки ул вакытта өченче кызыбызны көтә идем. Быел исә әлеге бәйгедә катнашырга барыбыз да алдан, әле кыш айларында ук әзерләнә башладык һәм ниятебезне чынга ашырдык, – ди Айсинә.
Айсинә һәм Ильяс Хәлиуллиннар Малмыж районы Иске Йөрек авылында чып-чын авыл тормышы белән яшәп ята, 3 бала тәрбиялиләр
Фото: © Айсинә Хәлиуллинаның шәхси архивыннан
Бәйгенең беренче этабы дистанцион рәвештә март-апрель айларында үткән. Хәлиуллиннар барлык диплом-грамоталарын барлап, тормыш кыйммәтләре, балаларны дөрес тәрбияләү һәм яшь гаиләнең авылда башкарган файдалы эшләре хакында видеоролик әзерләп җибәргәннәр. Гаризалар Киров шәһәрендә сайлау узган.
Киров өлкәсе буенча 6 номинациядә беренче, икенче һәм өченче урыннарны алучы гаиләләр билгеләнгән. Хәлиуллиннар исә «Авыл гаиләсе» номинациясендә беренче урынга лаек булган.
Ә инде һәр номинациядә беренче урын алучылар федераль дәрәҗәдә тикшерелгән. Һәр төбәктән бары тик бер генә җиңүчене сайлап алганнар. Киров өлкәсе буенча 6 гаилә арасыннан нәкъ менә Хәлиуллиннарны җиңүче дип танып, Мәскәүгә бүләкләү тантанасына чакырганнар.
Айсинә әлеге җиңүнең үзләре өчен һич тә көтелмәгән булуын да билгеләп үтте.
Дөресен әйткәндә, без мондый зур уңышка ирешербез, бәйгенең соңгы этабына кадәр барып җитәрбез дип өметләнмәгән дә идек. Үзебезнең өлкәдә икенче яки өченче урын алып булмасмы дип хыялланган идем. Ә инде беренче урынны алгач һәм җиңүче буларак Мәскәүгә чакырылгач, шаккаттык.
Хәтерлим: без ул мизгелдә ирем белән машинада бара идек. Каушап калдык, бер-беребезгә карадык та, ун-унбиш секундка сүзсез калдык. Бу – шатлык та, шул ук вакытта зур җаваплылык та, – ди Айсинә.
«Бәйгенең соңгы этабына кадәр барып җитәрбез дип өметләнмәгән дә идек»
Фото: Айсинә Хәлиуллинаның шәхси архивыннан
«Без – чып-чын авыл гаиләсе»
Хәлиуллиннар гаиләсенең Россиякүләм бәйгедә җиңү яулаулары 24 июльдә билгеле булган. Ә 30 июль - Айсинә белән Ильясның туй көннәре. Быел аларның бербөтен булып яши башлауларына төгәл ун ел. Бу вакыйганы Хәлиуллиннар зур юбилейларына бүләк дип кабул иткәннәр.
Әлеге җиңү туй көнебезгә бүләк булды. Мин үзем тумышым белән Татарстаннан булсам да, кияүгә чыккач Киров өлкәсенә күченеп килдем. Безнең гаилә – чып-чын авыл гаиләсе. Үз йортыбыз, үз хуҗалыгыбыз белән яшибез. Ирем Ильяс әле очрашып йөргән вакытта ук үзенең авылда каласы килүен әйтеп куйган иде. Шуңа күрә, өйләнешкәч, авылда яшәргәме, шәһәрдәме дигән сорау тумады. Бик теләп Ильясның туган авылда төпләндек. Бүгенге көндә Раяна, Мәрьям һәм Мәдинә исемле 3 кыз үстерәбез.
Тормыш иптәшем «Зерновой» хуҗалыгында эшли. Бернинди арттыруларсыз әйтәм, бу – безнең Киров өлкәсендәге иң көчле, дәрәҗәле, алдынгы хуҗалыкларның берсе. Мин үзем – фитнес-тренер. Мин эшли торган фитнес-залны шулай ук хуҗалык төзетте. Гомумән, хуҗалык авылыбыз өчен күп эшләр башкара. Балаларга бушка хореографлар чакыра, көрәш түгәрәкләре оештыра. Хуҗалык авылның яшәеше, үсешенә зур өлеш кертә.
Авыл җирендә фитнес-зал булу үзе үк хуҗалыкның нинди көчле икәнен күрсәтә торган фактор. Безгә, хәтта, тирә-күрше авыллардан гына түгел, Малмыжның үзеннән йөреп шөгыльләнүчеләр дә бар, – дип үзләре белән таныштыра әңгәмәдәшем.
«Ильяс әле очрашып йөргән вакытта ук үзенең авылда каласы килүен әйтеп куйган иде»
Фото: © Айсинә Хәлиуллинаның шәхси архивыннан
«Башкаладан шатланып, канатланып кайттык»
Инде бәйгегә кире кайтсак, быел ил күләмендә узган әлеге бәйгедә рекордлы санда – 12 меңгә якын гаилә катнашкан. Шуларның 485е финалга узган һәм 89ы җиңүче дип табылган. Җиңүчеләрнең барысын да Мәскәүгә бүләкләү тантанасына чакырганнар. Барлык чыгымнар – яшәү, туклану, экскурсияләргә йөртү, самолет һәм поезд билетлары – тулысынча оештыручылар тарафыннан түләнгән.
Әлеге сәяхәт, тантана балалар һәм безнең күңелдә искиткеч матур тәэсирләр калдырды. 3 көн дәвамында Мәскәүдә кунак булдык. Үзебез сайлап, тәкъдим ителгән төрле экскурсияләргә йөрдек. Алардан тыш та бик күп чаралар, концертлар, фотосессияләр булды. Мәсәлән, гаиләләр арасында бүләкләр алышу киче оештырылды. Һәр төбәк бүләк әзерләп килгән иде. Шуларны бер-беребезгә бүләк иттек. Ә инде җиңүчеләрне бүләкләү бәйрәме Кремль залында, Россиянең дәрәҗәле артистлары катнашында узды. Шундый шатланып, канатланып кайттык башкаладан, – дип уртаклашты Айсинә.
Хәлиуллиннар гаиләсе – авылда да бәхетле, тату һәм тулы тормыш белән яшәп булуын исбатлаучы, шулай ук иң зур казанышларның туган җирдән башлануын раслаучы матур гаилә. Аларны чын күңелдән әлеге җиңүләре белән тәбрик итәбез!
«Әлеге сәяхәт, тантана балалар һәм безнең күңелдә искиткеч матур тәэсирләр калдырды»
Фото: © Айсинә Хәлиуллинаның шәхси архивыннан