news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Джо Байден АКШ президентына сайлауда җиңүен белдерде

Байденның көндәше Трамп исә үзенең җиңүен әйтә.

news_top
Джо Байден АКШ президентына сайлауда җиңүен белдерде
Джо Байденның аккаунтыннан

РИА Новости хәбәр итүенчә, Джо Байден АКШ президентына сайлауда җиңүе хакында белдерү ясаган.

«Без сайлауда җиңәбез, без җиңдек. Без бу сайлауны яклаячакбыз» дигән штаб вәкиле Боб Бауэр.

Ул көндәше — Республика партиясеннән Дональд Трампның Югары судка мөрәҗәгать итүеннән курыкмавын әйткән.

Бүген иртән (безнең вакыт белән) Трамп, үзенең «феноменаль» җиңүен белдергән иде. Байден штабында бу белдерүне «ачу чыгаргыч» дип белдерделәр.

Тавыш бирү безнең вакыт белән 9 сәгатьтә, Аляскадагы сайлау участоклары ябылгач, тәмамланды.

Fox News телеканалы хәбәр итүенчә, Байденга 238 сайлаучы тавыш биргән, Трампныкы — 213. Җиңү өчен 279 тавыш кирәк. Нәтиҗәләр барлык штатларда да саналып бетмәү сәбәпле, әлегә кемнеңдер җиңүен фаразлау кыен.

Сәясәтче Руслан Айсин «Интертат» сайтына биргән интервьюсында АКШта сайлау җиңел узмаячагын, хәтта гражданнар сугышы да булуы ихтималын фаразлаган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар