Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дубайга күченеп киткән блогерлар үзләреннән тур сатып алучыларга акчаларын кире кайтара

news_top_970_100
Дубайга күченеп киткән блогерлар үзләреннән тур сатып алучыларга акчаларын кире кайтара
Фото Илүсә Фәләхованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Дубайга күченеп киткән Татарстан блогеры Илүсә Фәләхова ире Рушан белән Дубайга арзанлы турлар оештыра иде. Халыкның күпчелеге блогерларның бу тәкъдименә шикләнеп караса, икенчеләре ял да итеп кайтты. Шулай ук алар тәкъдим иткән тур буенча татар эстрадасының танылган җырчылары Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем дә барып, шаккатып кайтты.

Хәзер халык Дубайдагы Татарстан блогерларына ышанып, бер шикләнмичә, Дубайга оча ала. Бу хакта Илүсә Фәләхова белән ире Рушан социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

«Безнең лицензия әзер. Хәзер без үзебезне чын туроператорлар дип әйтә алабыз. Хәзер без туры рейслар ясый һәм багажлар мәсьәләсен дә хәл итә алачакбыз. Әмма безгә барлык килешүләрне рәсмиләштерү өчен 2 атна вакыт кирәк. Шул сәбәпле, 15 августка кадәр Дубайга җыенучыларның турын 15 августка туры рейска әзерлибез. Ә кемнәр ялларын күчерә алмый, акчасын кире кайтарабыз», – дип шатлыклары белән бүлешкән ирле-хатынлы блогерлар.

Фото: © Илүсә Фәләхованың социаль челтәреннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100