Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яулыксыз, яланаяк намаз укучы блогер Илүсә Фәләхованы динне мәсхәрәләүдә гаепләгәннәр

Блогер Илүсә Фәләхова егете Раушан һәм абыйсы белән намаз укырга өйрәнергә ниятләгән. Яшьләрнең инстаграмдагы беренче намазларын укыган видеосы халыкта күп сораулар тудырган.

news_top_970_100
Яулыксыз, яланаяк намаз укучы блогер Илүсә Фәләхованы динне мәсхәрәләүдә гаепләгәннәр

Блогер «бомба кыз» Илүсә Фәләхова намаз укыганын видеога төшереп инстаграмга куйган. Намаз укырга өйрәнү нияте булуы, аның тәртипләре турында Илүсә сторисларында сөйли. «Иртәнге намаз бик мөһим. Кемнең намаз укый башлау нияте бар иде, сузып йөрмәгез», — дип подписчикларын да үзе артыннан чакырган. Ләкин блогерның беренче намазы инстачыларда бик күп сораулар тудырган. Чөнки Илүсә намазның бөтен тәртипләрен дә үтәмәгән. Ул аны ике ир-ат арасына басып, өйдә йөри торган пижама киеп, яланаяк, яланбаш укыган. Инстаграм дуслары блогерга тәнкыйть сүзләрен яудырганнар гына.

Илүсә сторисларында директка килгән берничә хатны күрсәтә.

«Шәрә басып укы тагын»;

«Нигә яулыксыз?»;

 «Мин аңлап бетерә алмадым. Бу намаз прикол булдымы ул? Ике ир-ат арасына басып укымыйлар бит. Ирең булса да, аерым кирәк. Яланаяк, яланбаш»;

«Болай укыганчы, укымавың. Пиар өчен булды бугай. Раушанның әти-әнисенә бик уңайсыз булыр инде», — дип язганнар аңа. 

«Менә мондый сүзләрдән соң укыйсы килеп, намазга баскан кешеләр дә кире ташлый инде», — дип җавап юллаган аларга блогер. «Мин мондый комментарийлар булачагын белеп тордым. Ниятнең ихлас булуы мөһимрәк. Әле минем керфекләрем дә үстерелгән, әйе мин намазны да ирләр белән бергә укыйм. Күпме хата тапкансыз. Үзегез дә аңлап бетермәгән нәрсәләр турында язасыз, гөнаһысы үзегезгә булачак», — дип тә акланган Илүсә.

Блогерны намаз укырга өйрәтүче остазы да якларга алынган. «Акыл ияләре. Аларны намаз укырга мин өйрәтәм. Миңа языгыз, бу турыда туры эфир да ясарга әзермен», — дип язган ул. 

Илүсәнең сүзләренчә, аның әлеге адымы, намазга басарга, дингә тулысынча кереп китәргә кыймый икеләнеп йөргән кешеләргә ярдәм итү өчен дә.

Әмма танылган блогер тәнкыйть сүзләреннән барыбер качып котыла алмаган. Халык Илүсәнең социаль челтәрләрдәге әлеге видеосын лайклар җыю өчен кәмит уйнау, хәтта динебезне мыскыл итү дип тә кабул иткән. 

«Мин үзем баштан ук җиренә җиткереп укырга өйрәндем. Күңелең ихлас булса да, намаз уку кагыйдәләре бар кешегә дә сөннәт»;

«Бу динне мыскыл итү. Алай ярамый»;

«Намаз — синең бурычың. Әмма бу бурычны үтәү түгел, үзеңнән көлдерү, тәрбиясезлек»;

«Өйрәнгәндә үк дөрес итеп өйрәнергә кирәк»;

«Күрәстеп, мактанып йөри торган гамәл түгел. Үзең өчен укыйсың. Аның белән кеше гаҗәпләндереп булмый. Намаздан мода ясап бетердегез»;

«Намаз уку тәртибе дигән китап бүләк итик»;

«Контент диләр түгелме соң, көндә сторис төшерергә кирәк. Әти-әниләрен дә сата болар. Намазлары бармактан суырылган»;

«Болай мыскыл итмиләр бит инде. Бу бит бер кысага да сыя торган хәл түгел. Аллаһ Тәгаләм сакласын, бәндәдән оялмасагыз да Аллаһтан куркыгыз инде. Бер кеше дә мондый әйбергә юл куярга тиеш түгел»;

«Бу бернинди әхлакый һәм дини калыпларга да сыймый»;

«Чынлап намаз укыган кешене мыскыл итү инде бу! Акча эшлим, подписчик жыям диеп динне мәсхәрәләргә дә оялмый. Үзенең кеше көлкесе икәнен аңламый. авызын кеше йотарлык итеп акырып кешнәп көлүе генә ни тора шуның», — дигәннәр. Тагын әллә ниләр язып бетергәннәр. 

«Дөрес юлдан барасың. Әле аракы эчеп йөрсәң бу кадәр күп начар сүз язучы булмас иде. Молодец Илүсә!» -

«Өйрәнер, иншәАллаһ. Яулыгын да бәйләр, ирләр артына да басар, әкренләп барысы да булыр. Иң мөһиме сез Аллаһка бер адым ясагансыз»;

Ә сез намаз укый беләсезме? Менә шушы кыз кебек утырып бармак бөккәнегез бармы? Профессор булып, өйрәтеп утырырга кирәкми. Күпме кеше шуннан соң намаз укырга, яулык ябарга, мәчеткә керергә курка. Син молодец», — дип Илүсәне мактаучылар да бар. 

Дуслар, ә сез ничек уйлыйсыз, Илүсә хаклымы, халыкмы?


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100