news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Динара Рәхимова иҗатында яңа борылыш: «Башкортча җырларга өйрәнү җиңел булмады»

news_top
Динара Рәхимова иҗатында яңа борылыш: «Башкортча җырларга өйрәнү җиңел булмады»
Фото: Динара Рәхимованың шәхси архивыннан

Татар эстрадасының яшь җырчысы Динара Рәхимова соңгы вакытта яңа проектлар белән игътибарны җәлеп итә. Узган ел ахырында җырчы «Фактор-2» төркеме солисты Владимир Панченко белән «Улетали журавли» җырын яңа яңгырашта, дуэт итеп яздырганнар иде. Бу юлы Динараның репертуарын «Җиде кыз» дигән башкорт халык җыры тулыландырган. Бу хакта Динара «Интертат»ка үзе хәбәр итте.

Әлеге җыр – иҗатымда яңа сулыш. Моңа кадәр минем башкортча җырлап караганым булмады, – ди ул. – Күптән халык җырларында тукталасым килә иде. Бу җырны яздыру миңа бик зур кәнәгатьлек бирде. Милли гореф-гадәтләрне тагын да ныграк аңлар өчен бер баскыч булды.

Җырны тыңлый башлаганда ук күзләремә яшь тулды. Аның эчтәлегенә дә, көенә дә битараф калып булмый. Чөнки бу җыр – хатын-кыз батырлыгы, үз халкыңа, гореф-гадәтләреңә тугры булу турында. Бу вакыйганың ерак тарихта калуы мөһим түгел, чөнки ул бүгенге көндә дә актуаль. Шушы 7 кыздагы сыйфатлар безнең һәрберебездә яши.


Тыңлаучыларыма «кешелек кыйммәтләре», «принциплары», «патриотизм» кебек төшенчәләрне искә төшерәсем килде. Алар барысы да әлеге композициядә чагыла. Дөньяга карашын киңәйтү юлы белән җырчы үзен үстерә һәм иҗаты өчен яңа тармаклар таба. Өстәвенә, илебез халыкларының мәдәнияте бик матур, һәм мин, аны бөтен дөньяга җиткерергә кирәк, дип саныйм. Халык җырларында һәркем үзенең чагылышын күрә ала. Безнең һәрберебездә үз халкыбызга, мәдәниятебезгә мәхәббәт һәм тугрылык яши.

Әлеге легенда – фаҗига, шуңа да җырны башкарганда үзем аша үткәреп, зур кызгану хисе белән башкарырга туры килде. Шул ук вакытта хатын-кызның шундый зур батырлыкка бара алуы сокландыра. Минем максатым – мондый легенда-тарихларны һәркемгә җиткерү.

Әлбәттә, башкортча җырларга өйрәнүе җиңелләрдән булмады. Шуңа да карамастан, әлеге зур тарихи мәгълүмат салынган, моңлы җырны башкару миңа эстетик яктан бик нык тәэсир итте. Җырлар бит алар – халыкның рухы. Һәрвакыт үсешкә, яңалыкка омтылучы кеше буларак, бу – минем өчен зур тәҗрибә булды.

Җыр тыңлаучыларыма да ошар дип ышанам. Бөтен проектларыма да, шул исәптән телләр өйрәнүгә дә, мин зур тырышлык белән алынам, максималь рәвештә оригиналына якын килергә тырышам, – дип билгеләп үтте ул.

– Башкортча җыр башкарырга «Ay Yola» төркеменең «Хомай» җыры хит дәрәҗәсенә күтәрелү сәбәпче булмадымы? – дип тә кызыксындым Динарадан.

Әлбәттә, мин бу моментны кире кага алмыйм: аларның уңышы бик шатландыра һәм илһамландыра. Алар милли көйләренең ни дәрәҗәдә матур булуын бөтен дөньяга исбатлый алды. Әмма минем башкортча җыр яздыруым моның белән бәйле түгел. Күршебездәге тугандаш халыкка хөрмәтемне белдерәсем килү ниятеннән эшләнде бу проект. Ә инде «Ay Yola»ның уңышы яшьләргә телне өйрәнү өчен өстәмә стимул һәм мотивация булып тора, – ди ул.

Динара фикеренчә, татар халык җырлары да дөнья күләмендә югары дәрәҗәгә җитәргә мөмкин.

Безнең татар халык җырлары күңелгә үтеп керерлек хисле, моңлы. Алар чит ил кешеләренең дә йөрәкләрен эретә алырлык. Аларда безнең зур, кабатланмас тарихыбыз, гореф-гадәтләребез чагыла. Хәзерге интернет заманында иҗатыбызның бөеклеген бөтен планетага җиткерү мөмкинлеге бар. Мәдәният – халыкны популярлаштыруның иң популяр инструментларының берсе. Мин татар теленең көченә ышанам. Безнең мәдәниятнең киләчәге һичшиксез зур.

Минем үземнең репетуарымда бик матур татар халык җыры бар инде. Мине балачагыма алып кайта торган җыр. Аны бабаем янында кунак булганда бик еш тыңлый идем. Аны башкарасы килү хыялым чынга ашты. Менә инде 2 ел бу җыр минем репепртуарымда. Алга таба да халык җырларын яздырасым, шул ук вакытта ретро җырларга да мөрәҗәгать итәсем килә. Минем өчен чын күңелдән чыккан, сыйфатлы продукт җитештерү мөһим. Шулай ук җыр телне белмәгән башка халыклар өчен дә аңлаешлы булырга тиеш, – дип билгеләп үтте Динара.

Фото: © Динара Рәхимованың шәхси архивыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар