Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Һomay» җыры белән танылган «Ay Yola» төркеме артистларына мактаулы исемнәр биреләчәк

news_top_970_100
«Һomay» җыры белән танылган «Ay Yola» төркеме артистларына мактаулы исемнәр биреләчәк
bashinform.ru

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Ay Yola» төркеме музыкантларына мактаулы исемнәр бирү турындагы указга кул куйган. Бу хакта «Башинформ» яза.

Безнең республикабыз мәдәни тормышында мөһим вакыйга булды. Уфадагы «Ay Yola» этномузыкаль төркеме «Һomay» хиты белән дөньякүләм чартларның иң югары баскычына менде, – дигән Радий Хәбиров. – Булдыралар, миңа да шулай дигән хәбәрләр килеп тора. Бу җырны язган артистларның күпьеллык эш тәҗрибәсе бар. Башкортстан мәдәниятен үстерүгә керткән өлешләре өчен котлыйм һәм рәхмәт белдерәм, – дигән ул дүшәмбе киңәшмәсендә.

Иҗади казанышлары өчен, төркемнең музыканты Ринат Рамазановка – «Башкортстан Республикасының халык артисты», әтиле-кызлы Адель һәм Руслан Шәйхетдиновларга «Башкортстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исемнәр биреләчәк.

« Ay Yola» төркеменең дөньякүләмендә танылган җыры «Урал батыр» башкорт халык эпосына нигезләнеп язылган. Миллионлаган караулар җыйган җыр мифик зат – Һомай кошы турында. Ул төп геройга явыз көчләр белән көрәшергә ярдәм итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100