Динә Латыйпова вафат булган Рәфәгать абыйсын социаль челтәрдәге сәхифәсендә искә алган.
«Бүген 61. Бар нәрсә дә үткәннәрдә кала. Хатирәләр истә, ә йөрәктә яра… Абый… Шаян, юмарт, киң күңелле, туган җанлы...», – дип яза ул.
Җырчының абыйсы арабыздан бик күп шәхесләрне алып киткән пандемия чорында, нибары 59 яшендә гүр иясе булды.
«Эх, жәл. Нинди чибәр, баһадир егет. Безнең яшьлек чорында гына шуный чын егетләр иде. Җан кисәгем, тыныч йокла»
«Эх, Рәфәгать! Әйбәт дус, әйбәт классташ, күрше, ирем өчен ышанычлы сердәш идең. Саубуллашмыйча гына киттең дә бардың»;
«Туганыбызның урыны оҗмах түрләрендә булсын. Бик иртә вафат булды. Бик кызганыч, беркайчан да онытмабыз», – дип яза Динә Латыйпованың дуслары һәм туганнары .
- Динә Латыйпова: «Буталчыклар булса да, гаиләне саклап кала алдык»