Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Динә Латыйпова: «Буталчыклар булса да, гаиләне саклап кала алдык»

Татарстанның атказанган артисты Динә Латыйпованы мин чын хатын-кыз эталоны дип әйтер идем. Тәмле итеп сөйли, җырлый белә. Таланты, чибәрлеге, уңганлыгы, зирәклеге белән таң калдыра. Динә апа белән иҗат, сәнгать, гаилә темаларына аралаштык.

news_top_970_100
Динә Латыйпова: «Буталчыклар булса да, гаиләне саклап кала алдык»
Динә Латыйпованың шәхси архивыннан

«Китабымны сатам дигән максат белән чыгармадым»

Динә апа, күптән түгел беренче китабыгыз чыкты. Берәр кайчан үзегездә шулай язу сәләте ачылыр, китаплар чыгарырмын дип уйлый идегезме? 

Ул турыда гомердә дә уйлаганым булмады. Әмма мин мәктәптә укыганда сочинениеләрне бик яратып яза идем. Табигать күренешләрен күзәтеп, яратып сурәтләгәннәрем исемдә. 

Ә китапка килгәндә, берәү миңа үзенең тормыш юлын, язмышын сөйләде дә, туктале, инстаграмга берничә бүлек язып куйыйм әле мин моны дип кенә тотынган идем. Мәк чәчәкләре ачылып килгән матур вакытлар булгач, исемен дә озак уйлыйсы булмады. Хикәяне бик бирелеп укый башладылар да, минем күңелем үсеп, тагын иҗат ителде. Шулай инстаграмга языла-языла, зур әсәргә әйләнде ул. Халык кулга тотып укыйсы килә дип сорый башлагач, китап итеп чыгарырга булдык.

«Мәк чәчәге» ндә тормышыгыздан алынган урыннар да бармы? 

Әсәр язганда бөтен образларны үзең аша кичерергә кирәк.Үзең аша кичермичә, син ул образларны укучыңа җиткерә алмаячаксың. Монда да шулай ук, кайсыдыр урыннарны үзеңнең тормышыңнан да аласың, кайвакыт шушы геройның бер өлеше булып та кереп китәсең. Үз тормышыңдагы вакыйгалар, кичерешләр урын алмаса, әсәр ул кадәр үк уңышлы булмыйдыр дип уйлыйм. Ләкин бу сүзләрне мин — үзешчән, беренче тапкыр әсәр язган автор буларак әйтәм. Башка язучыларның ничек иҗат итүен әйтә алмыйм. Бу — минем күңел халәтем. 

Китап уку заманы түгел бит хәзер дигәннәргә нәрсә әйтер идегез?

Безнең татар халкы бик нык укый икән. Татар теле бетә дибез, бетми ул! Шәһәрләрдә яшәүчеләр укый, яшьләр китапны әти-әниләренә алып кайталар. Хәтта каян, ничек алып була дип русча язып сораучылар да булды. Инстаграмга куйганда да әсәрләргә уртача мең, мең ярым кеше лайк куеп бара. Әле ничәмә-ничә лайк куймаучысы да укый бит аның.

Мин «Мәк чәчәге»н куркып кына чыгарган идем. Ләкин аны берничә атна эчендә шыбырдатып алып бетерделәр. Хәзер китапны яңадан бастыру турында уйлый башладым, чөнки сораучылар күп, ул халыкка җитмәде.  

Мин бу китапны сатам дигән максат белән чыгармадым. Дөресен әйтеп сөйләшергә кирәк, татар китабын сатып акча эшли алмыйсың. Бастырулар кыйммәт, әле киткән чыгымнарыңны кайтара алсаң да бик әйбәт. Шуңа күрә, китап чыгаруны бизнеска кайтарып калдырып булмый. Китап чыгарып эшмәкәр була алмыйсың! Бу бары тик күңел өчен башкарылган эш. 

Сезнең эш графигы белән әсәрләр язарга ничек өлгерәсез?

Төнлә язам. Күп вакытта минем йокым туймый, яза-яза йоклап та киткәлим. Әмма язмыйча булмый, чөнки әсәрне көтеп торучы укучыларым бар. «Мәк чәчәге”ннән соң инстаграмда тагын өч хикәям чыкты. «Хәзер «Төйнәлмәгән төер”не язып ятам.

Әсәрне укып чыгып, үз фикерен әйткән язучылар булдымы?

Алай тәнкыйтьләмәделәр. «Сеңлем, ярдәм кирәк булса мөрәҗәгать ит», — дип әйтүчеләр булды. Алга таба сүз булуы мөмкин, чөнки үзешчән каләмгә профессионал язучылар үз күзлегеннән чыгып, күбесенчә тәнкыйть белән карый. Әйткәнемчә, мин аны болай да куркып кына чыгардым. Чөнки бу тормышта һәр нәрсәнең үз кануннары бар. Бәлки мин хикәя язуның шул кануннарын үтәп бетермәгәнмендер. Чөнки мин бу иҗатка көтмәгәндә-уйламаганда килеп кергән кеше. 

Узган ел инстаграмым мошенниклар кулына эләгеп, әсәрләремнең күп өлеше юкка чыкты. Әмма мин барыбер язуымны ташламадым.

«Инстаграмымны эләктереп, акча таләп иттеләр»

Сәхифәгезне кире кайтаруның проблемалары күп булгандыр. Дошманнар тарафыннан эшләнгән эш түгел идеме икән? 

Сәхифәмне татар кешеләре бозды дип әйтә алмыйм. Төрекләр дип уйладык, чөнки кире кайтаргач, төрекчә язышканнарын күрдек. Алар минем язылучыларымны, әсәрләремнең күп өлешен юк итте. Бик кызганыч булды инде. Укучылар мине «взломать» иткәннәрен аңлагач та, кайбер бүлекләрнең скриннарын алганнар. Кире җибәргәләделәр, рәхмәт яусын инде үзләренә.

Бу мошенникларга миннән акча кирәк булган. Алар миллионлаган язылучысы булган кешеләрнең дә инстаграмнарын эләктереп, шулай акча сорап ятканнар. Мин алай алар белән элемтәләргә кермәдем. Үзебезнең Татарстан егетләре булышлыгы белән сәхифәне кире кайтара алдык. Үземә дә сиңа моны махсус эшләмәделәрме икән дип әйтүчеләр күп булды. Юк, чөнки аларның кармагына безнең өлкәдәге кешеләрнең күбесе эләкте. Шул корбаннарның берсе мин булдым. 

Үзегезнең популярлашып китүләрегез турында сөйләгез әле.

Кассеталар заманасы киткәч, Рафаэльнең барлык җырларын туплап, үзебезгә истәлек итеп калдырырлык альбом ясарга кирәк дигән фикергә килдек. Якташыбыз Раил абый Зыятдинов ул вакытта «Татплодовощпром”ның генераль директоры булып эшли иде. Бер бәйрәмнән соң ярдәм сорап аңа мөрәҗәгать иттек. Үтенечебезне кире какмады. Кулы да җиңел булган, күрәсең, студияләрдә ул кассета бик әйбәт сатылган. Акча сорамасыннар диптер инде, ул вакытта безгә аның бөтен серен әйтеп бетерүче дә булмады. Еллар узгач кына кассетаның популяр булуы турында шул өлкәдә эшләгән танышларыбыз сөйләде. 

 Шул кассета чыкканнан соң безне төрле районнардагы администраторлар үзләренә концертлар белән чакыра башладылар. Дөресен әйткәндә, без ул зур сәхнәгә чыгарга әзер дә түгел идек. Менә шул дулкын үзеннән-үзе килде дә, бөтереп алып кереп китте. Менә инде 30 елдан артык шул дулкында тирбәләбез. 

Мондый хәл минем белән ике тапкыр кабатланды. Берсе шушы сәнгать өлкәсендә. Югыйсә, җырлап та карамаган килеш, Рафаэльгә терәк булыйм дип кенә кереп киткән идем. Шулай ук уйламаганда иҗатка килеп кердем. 

Сезнең күтәрелеш чорындагы татар эстрадасының үзенчәлеге нәрсәдә иде, төп басым нәрсәгә ясалды?

Безнең вакытта сәхнәдә күбесенчә профессионаллар булды, үзешчәннәр юк дәрәҗәсендә иде. Хәзер ул бөтенебез дә, янабызмы, юкмы, «мин йолдыз» дибез дә, сәхнәгә менеп басабыз. Ул вакытта музыкаль белемең, тәҗрибәң булмаган килеш профессионаллар арасына сәхнәгә килеп керү бик кыен иде. Шул ук сәхнәнең дә без белмәгән үз кануннары булгандыр. 

Тәнкыйтьләсәләр, дәшми кала белдек, мактаганда масаймадык. Үзебезнең тамашачыбыз булды, халык концертларга йөрде. Шуңа күрә бүгенгәчә шул агымда калганбыздыр. 

Сезнең чорда артистлар нинди юллар белән таныла иде?

Безнең чорда да бүгенге кебек үк тырышлык та, әрсезлек тә, акча да кирәк иде. Спонсорлык ярдәме дә кирәк булды. Әмма безгә ул вакытта студияләр үзләре акча биреп тордылар. Кассеталар әйбәт сатылгач, безгә гонорар түлиләр иде, ә хәзер җырны артист үзе акча түләп чыгарта. 

 Һәр чорның үз сынаулары буладыр. Ул заманда радио-телевидениедәге бик көчле, таләпчән худсоветлар аша үтүләрне генә алсаң да… Республика көнендә Рафаэль мәйданда чыгыш ясасын дип сөйләшергә студиябез җитәкчесе үзе барган иде. Ул вакытта да булган инде сөйләшүләр дә, танышлыклар да. Безгә, очраклы рәвештә сәхнәгә килеп менгән җырчыларга карата, таләпләр тагын да зуррак булгандыр. 

Әле бит үзешчән шагыйрьләр, көй язучылар иҗат иткән җырларны да кабул итмиләр иде. Сәләтле автор булса да, ул композиторлар, язучылар союзларында тормый икән — җырны алмыйлар. Бөтен нәрсә энә күзлегеннән үтә иде. 

«Сәхнәдән матур итеп китә белергә кирәк»

Рафаэль абый элек нык популяр иде, Динә апа. Ә хәзер?

Гөлназ, без сәхнәгә 18 яшьтә килеп кермәдек бит. Шуңа да хәзер Рафаэль анда катнашам, монда чыгыш ясыйм дип атлыгып тормый. Ул теләсә, хәзер дә рәхәтләнеп эшли ала әле, аның үз тамашачысы бар. Юк-юкта елына бер 3-4 җыр эшләп куя. Әмма яшьләр рәтендә чабарга теләми. 

Сәхнәдән үз вакытыңны белеп, матур итеп китә белергә кирәк. Чакыралар икән сине — катнаш, чакырмыйлар икән, үзең барма. Сәхнәгә яшьләр килде, сәхнә матурлыкны ярата. Анда мескен булып йөрергә кирәкми. 

Яшь барган саен кызыксынулар да үзгәрә бит. Хәзер икебез дә дингә якынайдык. Рафаэль җомга намазларын калдырмый. Аңа менә хәзер кайсы юнәлешне сайлар идең, сәхнәнеме, диннеме дисәләр, ул, әлбәттә, динне сайлаячак. Ләкин сәхнәне дә бөтенләй ташлап бетермәде әле. 

«Катлаулы сынаулар булганда, дәшми түздем»

Динә апа, яшь чакларга кайтыйк әле. Кем кемнең башын әйләндерде, сез Рафаэль абыйныкынмы? Әллә ул сезнекенме? 

Төгәл генә әйтә дә алмыйм. Без танышканда Рафаэль районда танылу алган шәхес иде инде. Чаңгы буенча спорт мастеры буларак та, артист буларак та аның турында район газетасында бик еш язалар иде. 

Мин Буада медучилищеда аларның авылы кызлары белән бергә укыдым. Җиңүнең 40 еллыгына багышланган бер бәйгегә әзерләнешергә алар авылда мәдәният йортында эшләп йөрүче Рафаэльне дә чакырдылар. Бәйгегә әзерләде дә: «Мин әле иртәгә дә киләм», — дигән була. Ә мин инде: «И, Рафаэль абый, көн дә йөри алмассыз, гаиләгез, хатыныгыз ачуланыр», —дидем. «Мин бит әле өйләнмәгән», — ди сузып кына. 

Бәйгедә алдынгы урын алдык та, шул җиңү хөрмәтенә дискотека ясап, бәйрәм иттек. Өйләнмәгән абыебыз да килде, шуннан соң безне озата кайтты. «Динә, мөмкинме сезнең белән сөйләшеп торырга?» — дигән була. Оялчан гына, шул хәтле итагатьле инде. Группаңа шулай булышып йөргән хөрмәтле абыеңа ничек «юк» дип әйтәсең инде. Сөйләшеп басып тордык, шигырь укып күрсәтте. Шул көннән безнең якка йөрүен ешайтты бу. Бераздан миңа үзенең мәхәббәтен аңлатты. Үз-үзен тотышы, мәгънәле булуы белән хөрмәт яулады, аннан шул хөрмәт мәхәббәткә әверелде.

Гаилә коргач кайда яшәдегез? Авыр чаклар да булмый калмагандыр.

Без башта Рафаэль абыегызның төп йортында, Толымбай авылында яшәдек. Районга йөреп эшләдек. Аннары районга күчендек, аякка бастык, фатир алдык. Ул арада дөнья нужасы белән көрәшү дә, сәламәтлек бик нык какшап алган вакыт та булды. Бөтен кешенеке кебек безнең тормыш та каршылыкларсыз гына бармады. Кайчак куян кебек посып торасың, кайчан җанварга әйләнәсең, усалланып теш күрсәтәсең. Шунсыз аларны җиңеп булмый. 

Гаиләдә буталчык вакытлар булдымы, Динә апа?

Булмады түгел, булды. Ләкин ничек булса даЮ без тормышны саклап кала алдык. 

Сезнең зирәклек хисабынамы? 

Бүгенге көндә гаиләнең бөтенлегенә Рафаэльнең дә аек акыл белән, үлчәмне дөрес итеп сала белүе йогынты ясамый калмагандыр. Кызу канлы булсам да, катлаулы сынаулар булганда мин дә дәшмичә түзеп кала белдем. 

Тормышны саклап калдык дип әйтергә яратабыз. Әмма бүгенге көн әле ул гомернең азагы дигән сүз түгел. Урамга чыгуга сине нинди текә борылыш көтеп торганын әйтеп булмый. Теләсә кайсы минутта таеп егылуың бар.  

Рафаэль абыйның начар гадәтләргә бирелгәне булдымы? 

Безнең гаиләдә бер гадәт бар — тормышта нинди генә авыр очрак булса да, без үткәннәрне айкап, кычкырышып, әрләшеп утырмадык. Кирәк булса, үз сүзебезне әйттек, әмма балалар алдында үзара проблемаларны күрсәтмәскә тырыштык. Хәзер дә үткәннәргә кайтмыйбыз. Битне яптың икән, аны кире ачарга кирәкми.

«Милли, дини юнәлештәге туйларга өстенлек бирәм»

Сез гаилә бәйрәмнәре, никахлар уздырасыз. Кай җирләрдә генә булмыйсыз. Гореф-гадәтләребезгә туры китереп, чын милли туйлар уздыручылар күпме? Кайсы төбәкләрдә миллилек күбрәк сакланып калган? 

Әгәр мин чит төбәкләрдә миллилек күбрәк саклана дип әйтсәм, ялгыш булмас дип уйлыйм. Мәсәлән, Пенза якларында элек-электән гореф-гадәтләребезгә игътибар көчле иде. Чит төбәкләрдә килен төшерү, су юлы күрсәтү, килен токмачлары кебек гореф-гадәтләребезгә нигезләнеп, милләтебезне саклап калырга тырышалар. 

Мәскәүгә чакырган вакытта мин һәрвакыт үземнең чиста татар телендә генә эшләүче тамада икәнемне әйтә идем. «Безгә русча кирәк тә түгел, бөтен кеше дә татар туена килгәнен белә», — дип, барыбер уйларыннан кире кайтмыйлар иде. Чөнки хәтта Мәскәүләрнең үзләрендә дә татарлык көчле. Бездәге туйларда башка милләт вәкилләре утыра икән, аларга хөрмәт йөзеннән, мәҗлесләрне ике телдә дә алып барырга тырышабыз. Ә мәскәүлеләр алай итми. Аларда телгә игътибар зуррак. Аларның телне, гореф-гадәтләрне югалтмаска дигән кыйбласы, максаты бер. Ә без шулар эчендә кайнап яшәгәнгә, барысы да үз кулыбызда булганга, кадерен белеп бетермибез. Шушы төбәктә яшәгәч, безгә эшләп бирәләр, әзергә өйрәнгәнбез. Ә чит төбәктәгеләр гореф-гадәтләребезне, телебезне үз көчләре белән саклап калырга тырышалар. Шулай да, соңгы вакытта килен токмачлары кисү, су юлы күрсәтү, киленне бирнәләре белән бал-май каптырып төшерү кебек гадәтләр безгә дә кире әйләнеп кайта башлады. 

Шундый зур конкуренция заманында сез алып баручылар арасында популярлыкны югалтмыйсыз. Бу нәрсә белән бәйле? 

Мин үзебезне артык популяр дип әйтә алмыйм. Чөнки хәзер яшьләрне күрәм дә, ах, ничек булдыралар дип сокланып карап утырам. Аннан беләсезме, без бит күптәнге тамадалар. Без кемнәрнеңдер туйларын 90нчы елларда алып барган идек. Кайбер туйларда кунакларга элек без әти-әниләренең туйларын алып барган видеолардан өзекләр күрсәтәләр. Менә шулардан соң күпме вакыт узган. Алар үзләре олыгайган, хәзер инде балалары зур тормыш юлына аяк баса. 

Миңа хәзер яшьләр белән дискотекада «мин тамада» дип сикереп йөрүе кыен. Шуңа яшьләр туйларын алмаска тырышам. Миллирәк, динирәк юнәлештәгеләргә өстенлек бирәм. Аннан ул 25тә өйләнешкән парларның күбесе хәзер юбилей яшендә. Бер нәселләренә килеп керсәң, сине «О, Латыйповлар безнеке» дип үз итеп тора башлыйлар. Чылбырлар бер-берсенә бәйләнеп бара.

Бәлки безнең багажыбыз күбрәктер, әмма мин үзебезне алай артык популяр алып баручылар дип әйтмәс идем. Мин һәрвакытта да яшьләргә юл бирү яклы.

«Юлымда гел яхшы кешеләр генә очрап торды»

Сезнең тәвәккәл кеше икәнлегегезне беләм. Тәвәккәллек тормышта ярдәм иттеме?

Аның уңай яклары да, тискәре яклары да булгандыр. Әмма тәвәккәлләмичә генә нәрсәгәдер ирешеп булмый. Сәнгатькә килер алдыннан, рәхәтләнеп чиста эш хакы килеп торган эшемнән гариза язып киттем. Ул вакытта районда редакциядә һәм мәдәният бүлегендә эшли идем. Шул вакытта мөхәрриребез: «Башта эшләп кара, Динә, булдыра алачагыгызны аңлагач кына китәрсең. Үз хисабыңа ял ал», — диде. Мөхәррир кеше, вакытлыча эш урынымны саклап, миңа шундый мөмкинлекләр бирде. Минем янәшәмдә гомер буе менә шундый яхшы, мәрхәмәтле кешеләр булды. Мин Аллаһы Тәгаләгә моның өчен бик рәхмәтлемен. 

Аннан гомер буе күршеләрдән уңдым. Гастрольләргә чыгып киткәндә балаларны әни карашты. Әмма күршеләрдән дә ярдәм бик зур булды. Зур эшләргә тотынганда йорт-җиребезне алып калып, балаларны карап тордылар. Мин моны Аллаһы Тәгаләнең зур бүләге дим. 

Гөнаһларыгыз булдымы? Алар турында еш уйлыйсызмы?

Гөнаһсыз кеше булмыйдыр ул. Әмма мин хыянәттә гөнаһлы түгелмен. Мактанып та әйтмим, ләкин минем никахыма хыянәт иткәнем булмады. Ә болай Җир йөзендә гөнаһсыз кеше булмый. Нинди дә булса адымны эшләгәч, ничек килеп чыгасын беркайчан да алдан белмисең. Әгәр аның хаталы юл икәнен аңлап алсаң, башка юлдан киткән булыр идең. 

«Мин — заманча әби»

Балаларыгыз өметләрегезне акладымы, Динә апа?  

Аллаһка шөкер. Иң мөһиме — балаларыбыз мөэмин-мөселман, үз динебездә. Әти-әнинең кадерен беләләр, безгә оныклар бүләк иттеләр. Матур итеп үз туган телебездә сөйләшәләр, иртән шалтыратып хәлләребезне беләләр. 

Без бит балаларны шәхсән үзебез өчен тапмыйбыз, үзебезнең рәхәтлек өчен тудырмыйбыз. Шуңа күрә балалардан нәрсәдер таләп итәргә дә кирәкмидер. Әмма балалар оясында ни күреп үссә, шуны кабатлыйлар. Шуңа күрә балаларым мәрхәмәтле дип горурланып әйтә алам. 

Оныклар белән булырга, бабай-әби роленә вакытыгыз җитәме? 

Әй, әле беркөнне кызыма да: «Кызым, миңа оят та инде кайчагында. Эшләгән эшем дә күренми, рәхәтләнеп оныклар да үстерешә алмыйм», — дип утырдым. Хәзер бит әбиләр ике төрле була. Тәмле пирожкилар пешереп, оныкларын сыйлап, әби булудан тәм табып яшәүчеләр. Һәм минем кебекләр. Беркөнне концерттан кайтышлый «Макдональдс»ка кереп картошка-фри белән чизбургер алдым да: «Йокламый торыгыз, хәзер кайтып җитәбез», — дип шалтыратам. Менә рәтле әби булса, оныкларга үзе пешереп ашатыр иде бит инде.

Әни минем яшемдә оныклар карап, безгә булышып яши иде. Ә мин һаман дөнья куам…

Игезәк кызлар үстерү дә җиңел булмагандыр, Динә апа. 

Мин кайвакыт бер генә баланы үстерү ничек була икән ул дип уйлый идем. Игезәкләрнең берсен йоклатасың гына, икенчесе уяна, анысын ашатканчы беренчесе торып утыра… Рафаэль балаларны бик нык карашты. Мин баланың берсен имезгәндә, икенчесен электр миченең җылысында оетып, елатмыйча тотып тора иде. Кайвакыт мин эш эшләгәндә Рафаэль ике бала арасында трикодан калып чаба иде.

Аннан соң, әйткәнемчә, күршеләрем бик ярдәм итте. Өлкән яшьтә булса да, кайнанам ничек тә булышырга тырышты. Пенсиягә чыккач, үземнең әни үстереште.

Малай алып кайтасыгыз килеп калмадымы? 

Башта үзалдыңа аякка басам, тегене-моны эшлим дип план куясың. Ә ул планнар тормышка ашкач, артка борылып карыйсың да, соңга калганыңны аңлыйсың. 

35 яшемдә бик каты авырып алдым. Язмыш ул яктан да сынарга булды. Шуңа күрә башка бала алып кайту турында уйламадым. Яшь тә бара торды. 

Һәр нәрсәнең үз вакыты бар бу тормышта. Бала табуның да, аларны үстерүнең дә үз чоры була, соңыннан дияргә кирәкми. 

«Балаларым ялгыз калыр дип курыктым»

Динә апа, гел матур күренүнең сере бармы? Матурлык салоннарын үз итәсездер.

Мин 56 яшемә кадәр салонга йөреп караган кеше түгел. Мин аны кирәк дип тә санамадым. Менә кызлы булуның шунысы рәхәт, алар миңа хәзер «әни, әйдә» дип торалар. Салонннарга сертификатлар бүләк итә башладылар. Шул карта янмасын дип барасың инде. Әле Казандагы иң популяр матурлык салонына карта биргәннәр иде, шунда җыенам. Салоннар белән артыгын да мавыгырга ярамый. Алайса каш ясыйм дип күз чыгаруың бар. Дин дә бик кабул итеп бетерми андый әйберләрне. Мәсәлән, мөселман хатын-кызларына татуаж ясатырга, тырнак үстерергә ярамый икән. 

Спортзалларга барып, рәхәтләнеп шөгыльләнеп кайтырга яратсам да, бу ковид белән аны да туктаттык. 

Хатын-кыз үзенең яшен кабул итәргә, вакыт белән килешергә тиеш, диләр. Сез бу хакта нәрсә уйлыйсыз? 

Мин сөенеп, шатланып кабул итәм. Чөнки мин 35 яшемдә үлем кичергән кеше. Балаларым ялгыз калырлар дигән куркулар да булды. Сынаулар алдыма килеп-килеп бастылар. Шуңа күрә мин бүген гомернең кадерен беләм, аның һәр мизгелен яратып кабул итәм. Картаю — ул бик зур бәхет. Бүгенге көндә адәм баласы ковидтан кырыла. Картая алу, йөзеңдә җыерчыклар барлыкка килүне тормышның бизәге итеп кабул итәргә кирәк. Мин сөенем, беркайчан да үз яшемне яшермим. Бу гомер гөлләмәсе, аның сөенеп кабул итәргә кирәк. Яшәү — бик зур бәхет.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 26 апрель 2022
    Исемсез
    Динә ханымның, сезнең белән әңгәмәсен бер тында укыдым тормышның, хактан да шулай барганын үзе аша үткәреп безне дә кайгыртып дөрес итеп аңлата алганы өчен рәхмәт диясе килә! Алда да яңа урләр яулап яшәргә язссын!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100